Логотип «Мәйдан» журналы

Кадер хисе

– Түбән Кама татар дәүләт драма театры –  тамашачыга хисләр бөтенлеген җиткерә алу осталыгы белән дан тоткан театр. Ә бит ул әле чагыштырмача яшь, дәүләт театры статусы алганына да әллә ни күп вакыт у...

Түбән Кама татар дәүләт драма театры –  тамашачыга хисләр бөтенлеген җиткерә алу осталыгы белән дан тоткан театр. Ә бит ул әле чагыштырмача яшь, дәүләт театры статусы алганына да әллә ни күп вакыт узмаган... Рөстәм абый, аның нигез ташларын салучы да сез үзегез бит. Пәрдә читен бераз гына күтәреп, шул елларга күз салсак... 
– Әлмәт театрында эшләгән чакта Түбән Камага гастрольгә килгән идек. Элек бит түрәләр дә спектакльләргә йөри иде, менә шунда “Түбән Каманефтехим” ААҖнең генераль директоры Гаяз Сәхапов, партия райкомының беренче секретаре Чулпан Шәрәфетдинов, элек Минзәлә театрында эшләгән, ул вакытта Халык иҗаты йорты җитәкчесе Анатолий Степанович Богатырев бар иде. Безнең уенны карагач, алар Түбән Камада театр ачу турында сүз кузгаттылар. Миндә шулкадәр дәрт уянды. Азарт дип кенә дә булмый аны. Әйтерсең, якты бер нур ачылды... Тик ничек?
Җитәкчеләр дә, җыелып, төрле формалар уйлап карадылар. Ахыр чиктә безне завод эченә театр студиясе итеп билгеләделәр, 1989 ел иде бу. Гаяз Җәмикъ улы Сәхәпов элек ЖКУныкы булган бинаның бер почмагын бирде. Бинаны карарга килдек – печәнлеккә менгәндәй, тимер баскычтан күтәрелергә кирәк. Кемнәрдер менә дә алмый калды, хәтерлим әле. Алдыбызда – дүрт ташландык бүлмә. Җитәкчеләр билләренә таянганнар, карап торалар. Берсе әйтеп куйды: "Әй, монда театр  булмый инде". Мин – арада иң яше, телемә каян иңгәндер: "Монда театр була!" – дип каршы төштем.  Каян килде ул сүз – хәзер дә торып-торып уйлап алам әле... Тегеләр бөтенесе миңа гаҗәпсенеп карап куйдылар. Янәсе, бер малай, нәрсә дип тора ул монда?.. Шулчак кызардым мин, артык  сүз ычкындырдым бугай дип, кыенсынып куйдым... Гомер үтте. Бинаның элек кафе-ресторан булган өлешен дә соңыннан безгә бирделәр, ремонтлар ясадылар. Зур коллективы, сәхнәсе булган матур бер театр барлыкка килде анда. Менә хәзер инде мин кызармыйм да, оялмыйм да.
Беренче карлыгачлар, беренче адымнар турында да әйтеп узыгыз инде.
– Эшне үземнең курсташлардан башладым. Гөлгенә Зәйнуллинаны чакырдым, ул башта икеләнеп торады. Олег Фазылҗанов бөтенләй авылда завклуб булып эшләп ята иде – аны алып килдем. Берсе дә ышанмады театр  буласына, шулай да килделәр. Илшат Мостафин, Фарил Вафиев, Илдус Әхмәтҗанов, Гөлчәчәк Габдрахманова килде. Гөлнур Галиева, Илдар Закиров, Разил Сибгатуллин да – беренче артистларыбыз. Тәүге спектакльне –Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә"сен шулай бергәләп чыгардык. Адәм баласының тәүбәдән язган  вакыты иде ул. Мин беркайчан да репертуарны болай гына сайламыйм, бүгенге заман, бүгенге герой кызыксындыра. Театр ул үз сүзен бүген әйтергә тиеш. Туксанынчы еллар – кешеләрнең бер төрле уйлап, икенче төрле сөйләп, өченче төрле эшли торган чоры. Спектакль дә шул хакта иде. Бик уңышлы булды ул, кая барсак та шау итеп уйнадык, халык бик яратты. Үзебезнең репетицияләр өчен мөмкинлекләребез дә юк. Әлеге дә баягы, "монда театр булмый" дигән бүлмәләрдә кабатладык та, беренче спектакльне дә шул бинаның иллеләп кеше сыя торган кызыл почмагында уйнадык. Әле костюмнар да юк, үзебезнең киемнәр белән чыгып уйнадык. Премьерага Марсель Сәлимҗанов, Шамил Закировлар килде, "Сәйяр" труппасы төшкән бик зур картина бүләк иттеләр үзебезгә. Ул бүләк бүген дә театрда эленеп тора.
Бу урында үз шәхесегез турында сүз кузгатасы килә. Иҗат дөньясын сайлаган кешенең балачагы да, омтылышлары да беркадәр сәеррәк булу табигый хәл. Сездә дә андый "сәерлекләр" бар идеме, артист, режиссер булам дигән теләк ни рәвешле кабынды, әткәй-әнкәй дигән кадерледән-кадерле төшенчәләр... Гомумән, сорауларның тәртибен саклап тормастан, җавапларга күчик.
– Нурлат районының бик матур Көекле авылыннан мин. Әтиебез Вәлиәхмәт бик иртә, 55 яшендә китеп барды. Аңлы, белемле кеше иде. Сугышта разведчик булган, немец телен бик чиста белә иде. Русча искиткеч яхшы сөйләшә, чуваш телен дә чиста белә, докладлар сөйли иде чувашча. Матур гына шигырьләр дә яза иде, авылның бөтен кешесенә багышлаган шигырьләре бар иде... Әниебез Фатыйма сиксән өчне узып бакыйлыкка күчте.  Әнкәйләр бар кешегә дә якын, әмма безнең әни кебек кеше юк дим мин. Аның  кебек тапкыр, җор, үзенчә  фәлсәфи телле, матур җырлаучы кеше юк.  Колхоз эшендә йөреп тә, биш вакыт намазын ташламады. Нәселләре көчле, муллалар нәселе, дүрт мәхәллә генә тотканнар. Репрессия елларында юк итеп бетергәннәр күбесен. Әнинең әтисе исән калган булган. Үзе үстергән сарыкларны колхозга биреп, шунда каравылга урнашкан. "Фермага ут төрткән" дигән нахак гаеп ягып, аны да алып китәннәр. Әни гаҗәеп кеше иде, аны аңлатып булмый. Бер сүзен, бер җөмләсен болай гына, юкка гына әйтмәс, юкка гына бер сүзне дә һавага чәчмәс. Ун бала үстереп, беркайчан тавыш күтәрмәс.
Артист булу теләгенә килсәк... үзем белән бергә тугандыр ул... Балачакта "Кабак" хикәясеннән пьеса ясап, безнең урам малайларын җыеп, өйдә шуны куйдым мин. Хатын-кызлар ролен дә үзебез уйнадык... Мәктәптә дә спектакльләр куя башладык. Ана теле укытучысы драмтүгәрәк оештырды, аннан,  6-7 класларда, ул түгәрәк миңа калды. "Үги кыз"ны, М. Әмирнең "Тун ачуы"н куйдык. Муса Җәлил турындагы "Үлмәс җыр"да унтер-офицер Грабены уйнаганымны хәтерлим әле... Мин инде авылда, мәктәптә галәмәт  популярлык кичергән кеше, артист. Укытучылар үзләренең драмтүгәрәкләрендә дә катнаштыра, "Зәңгәр шәл", "Галиябану"ларны  куябыз... Ул вакытта әле режиссер дигән кеше барлыгын беребез дә белми. Хәер, режиссер дигәнне мин әле хәзер дә аңлап бетермим анысы. Әллә бу уйлап чыгарылган, табигый булмаган профессия микән дип уйлап йөрим. "Минем вакыт-вакыт режиссер буласым килми", – дигәнмен бер әңгәмәдә, чөнки гомер буе бу профессиягә шикләнеп карадым. Тик бүген замана театры режиссерсыз була алмый. Бәлки режиссерсыз заман иреклерәк тә булгандыр, рухи дөреслек белән, ирек белән баргандыр. Кешене ирегеннән мәхрүм итүнең бер төре бит ул режиссерлык, хәзер шул күңелгә кереп бара. Бу – үземнең фикер, беркемнеке дә түгел. Киләчәк театры бәлки бөтенләй башка форматта булыр, кем белә... Хәзер бит хәтта сабантуйның да режиссеры бар. Элек казанын асалар иде, сарыгын суялар – бөтен урам шаулый,  кичкә тотына иде бәйрәмнәр, бернинди режиссер юк иде...
Ишле бала булгач, мин көтү көтеп үстем. Иртүк торасың, икедә, өчтә куалар бит малларны. Табигатьнең һәр күзәнәге уянганга тиклем тоя идем. Дөньяның  уянган чагы. Кошлар сайрый. Суда балык уйный, таң ата. Ә кешеләр шуны күрми йоклап яталар – эх дисең, шул матурлыкны бөтенесенә күрсәтәсе килә...
Авылда унны бетердем. "Телең мишәр, сине театр училищесына алмыйлар",  – диделәр. Ул чорда театр училищесына 4 елга бер курс җыялар иде, чиста татар теле кирәк, конкурс зур. Мин укырга түгел, Минзәлә театрына качып  киттем... Өйдән берсенең дә артистлыкка җибәрәсе килми! Әти дә, абый да лесник иде, мине дә урманчы итеп күрәселәре килә. Ә минем театрга китүгә әйләнеп кайтсам... Минзәлә театры авылга гастрольгә килә иде. Кич балаларны кертмиләр бит. Көндез үк әзерлек күрәбез: кесәгә ипи салып киләбез дә, җыештыручы идән юган арада, иптәш малайлар белән идән астына качып калабыз. Апа китә, без калабыз. Чыга торган юлыбыз бар –спектакль башлангач кына чыгабыз, иң алгы рәткә  килеп утырабыз. Тамаша башланып киткәч,  укытучылар тавыш күтәрми инде. Сәхнә алдына беркем дә килә алмый, апалар, әбиләр арасына кереп утырасың... Минзәләләрнең "Язлар моңы" спектаклен мәңге онытмыйм, искиткеч иде! Аннан  Әлмәт театры килде, "Минем улым Мирас" дигән гаҗәеп спектакль белән. Аннан – "Ай булмаса, йолдыз бар".... Авылга Туфан Миңнуллин дигән исем килеп керде.  Бу спектакль мине тәмам саташтырды, берни күрмәскә әйләндем – минем өчен бары тик сәнгать кенә бар иде...
Шул рәвешле "саташтырган" Әлмәт театрына сез соңрак, инде кулга диплом тотып, профессиональ артист булып аяк басачаксыз. Әлегә сукмаклар ни өчендер ерак Минзәләгә алып китә...
– Минзәлә театры кабат  килгәч, сорашып, сөйләшеп калган идем.  "Килегез, үзегезне күрсәтегез", – диделәр. Өйдән җибәрмәселәрен белгәч, качтым... Яхшы итеп киенеп барырга кием дә юк әле. Колхозга Камил исемле врач кайткан иде, безнең күрше әбигә фатирга урнашты, аның белән дус идек. Камилгә серемне ачтым: шулай-шулай, Минзәләгә китәргә телим... Камил әйтә: "Әйдә мин сиңа акча бирәм, бер яхшы свитерым бар, аны да ал", – ди. Ул мине киендереп, акчалар биреп озатты, төнге поезд белән Бөгелмәгә китеп бардым. Әниләргә хат та калдырмадым. "Лениногорскидан документлар аласым бар", – дидем дә... Анда шоферлыкка укыталар иде... 79 нчы еллар  бу. Минзәләгә килдем, театрны таптым. Директор Анатолий Степанович Богатырев үзе каршылады. Имтихан алдылар, җырлаттылар, биеттеләр. Театрда бүлмә биреп, сәхнә эшчесе итеп алдылар. "Эшкә алынды" дип язу биргәч, авылга кайттым. Артык сүз булмады, зур абый: "Нәрсә эшлисең инде, хәзер нәрсә эшләп була... Ярар, булган", – дигәч, әтиләр сүз әйтмәде... Минзәләне искә төшерсәң, күзгә яшьләр килә. Андагы тарих, анда әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык шәхесләр... Миңа да кечкенә-кечкенә генә рольләр бирделәр. Аяз Гыйләҗевның "Син минеке, мин синеке" дигән әсәрендә ике-өч сүзем генә бар. Искиткеч тырышлык белән гримны салам.  Тәрәзәдән башны тыгып: "Гололобыйлар кая? Әхми хәшәпне кая куйдыгыз?" – дияргә кирәк, бөтен роль шушы. Ә мин... Гамлетны уйнау берни түгел, шушы роль әллә ни... Бригадаларга бүленеп, айлар буе гастрольләргә дә йөрдек әле. "Сиңа тагын мин бер киләм әле..." дигән җырны кабызалар, мин авылны сагынып елыйм... Бермәлне Илүсә апа Бәдретдинова күреп алды. "Сагындыңмы?" – ди. "Бар, кайтып кил", – дип, бүләкләр алып, акча җыешып, кайтарып җибәрделәр...
Укырга керү теләгем көчле иде, театр училищесына кердем. Ул заманда анда эләгү космоска очу белән бер, чөнки  конкурс бик зур. Марсель абый курсында укыдым, шул елларда Камал театрында ут куючы булып та эшләдем. Илдар Хәйруллин, Наил Дунаев, Асия Хәйруллина кебек шәхесләр иде укытучыларыбыз. Аннан инде – Әлмәт театры, соңрак – Түбән Кама...
Режиссер Рөстәм Галиев куйган һәр спектакльдә күзгә күренмәс бер моң яши... Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Яра" спектаклен күптән карасам да, бүгенгәчә онытмыйм, геройларның күз карашына тиклем искә төшеп, җан сулкылдап куя... Артистларның табигый уены, осталыгы, сез әйтмешли, тәмам саташтырган, үзенә гашыйк иттергән иде... Сугыш гарипләгән, хәтта ата-анасы танымаслык кыяфәткә кергән Габдулланың туган йорты бусагасында басып торулары, әнкәсенең нидер сизенүле, әрнү тулы карашы, әткәсенең агач урындыкта утыру рәвеше – барысы-барысы моң белән сугарылган иде. Сүз дә юк, ул моң әсәрнең үзендә дә, артистларның гаҗәеп уенында да, режиссерның җанында да.
– Ул моң авылда туган бер малайның рухыдыр дип уйлыйм. Ул режиссерның, иҗат кешесенең эчендә яшидер, бөтен коллективка биреләдер. Бик күп тамашачы әйтә бу фикерне. Бер залда «Яра» спектаклен уйнап бетердек – алгы рәткә тезелеп утырган ханымнар берсе дә чыгарга ашыкмый. «Күпме спектакль караган бар, күбесендә фальш . Ә сездә ниндидер моң бар, ничек алай ул?» – диләр. Бу инде тамашачының да эчке моң белән тоташуы дигән сүз. Хәзер бит яңа ысул дигән булып, бик күп изге әйберләрне таптап китәбез. Ә бит иң кадерлесе – моң, менә шуны югалтмаска иде. Әйтик, Әмирхан Еникине кабат-кабат укыйбыз, шулкадәр моң, матурлык!... Режиссерга автор язган мизгелләрнең чын тавышын, һәрбер чыңын ишетергә кирәк. Алай итеп куярга тырышсаң да, тулысынча шулай ук килеп чыкмый әле ул. Спектакльнең җаны, моңы булса – спектакль бар дигән сүз.
"Анам кыры" да нәкъ менә җаны булган, сине тетрәндерә, уттан алып суга сала, җаныңны айкый торган әсәр бит.
– Балачактан ук мин искиткеч күп китап укый идем. Фонарьларны алдан ук көйләп куеш, чөнки унбердә ут сүнә, төнлә юрган астында, фонарь яктысында укыйсың. Аяз Гыйләҗев, Чыңгыз Айтматов китаплары... «Анам кыры» шул чакта ук әсир иткән иде. Театрда эшли башлагач, әллә кайчан хыялланып йөрдем шуны куярга. Ул бит Айтматовның «анасы»  кына түгел, ул бит – әни, минем әни... Монда сүз кыр – поле турында бармый, әнкәй кыры, әнкәй җаны, әнкәй рухы. Тормыш бу. «Эх, барасы иде, күрәсе иде шул ана йөргән урыннарны», – дип тә уйлый идем элек. Ходай Тәгалә миңа андый мөмкинлекне бирде: Кыргызстанга бардым, Айтматов каберлегендә булдым, туганнары белән аралаштым. Иң мөһиме – аның җирлегенә «Анам кыры»н алып бардым. Бишкекта узган VI Халыкара  театр фестивалендә Гүзәл Шәмәрданова Тулганай роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулады. "Без күргән Аналар арасында иң гүзәл Ана роле бу", – диделәр жюридагылар.
Н.Гыйматдинованың “Бүре каны” повесте буенча сәхнәләштергән драма Түбән Кама театрын тагын бер баскычка күтәргән уңышлы спектакль булды, бик күп фестивальләрнең иң яхшы спектакле дип тә бәяләнде. Тормыш фәлсәфәсен бөтен тирәнлеге белән чагылдырып, гомумкешелек драматизмы югарылыгына күтәргән бу әсәрдән соң, язучының "Сихерче" әсәрен дә сәхнәләштердегез. Әлеге драма турында төрле фикерләр яңгырады, "автор язган белән туры килеп бетми" диючеләр дә табылды.
– Автор белән тәңгәл түгел дигәнгә ризалаша алмыйм. «Бүре каны»н куйгач, аның белән дә килешмәүчеләр булган иде. Ә нинди спектакль чыкты! Тамашачы агылды, бик күп фестивальләрдә катнашты. «Сихерче»дә мин авылның караңгы почмаклы әбисен өскәрәк, яктырак, чистарак биеклеккә чыгардым. Сихерче, багучы әбиләр дип кенә яшәтәсем килмәде. Ни өчен әле без татарны һаман чабаталы итеп күрсәтәбез? Минем үз татарымны баерак итеп күрсәтәсем килә. «Сихерче»дә, карагыз, нинди костюмнар! Әхсән Фәсхетдиновның композицияләре! Мәҗүсилек белән бүгенгене чагыштырып, контраст күрсәтәсем килде. Кешеләрдә төрле фикер туган икән, бик яхшы, фикер каршылыклы булырга тиеш. Спектакльнең җитешкән, җитешмәгән җире бардыр. Мин аны, әйткәнемчә, чиста итеп куярга тырыштым. Чиста чишмә агып тора. Чишмәдән бөтен тереклек дөньясына чисталык китә... Аны аңларга, тоярга кирәк...
Бүген күп кенә театрларда, "фестиваль спектакле" дип, төрле формаларга, еш кына рус, чит ил драматургиясенә мөрәҗәгать итәләр. Аларда нинди генә эффектлар, нинди генә яңа алымнар кулланылмый! Башта сокланып утырасың: театр бер урында гына таптана алмый бит инде, яңалыкка, заманчалыкка омтылу мактауга гына лаек кебек. Татар сәхнәсендә гел-гел чигүле мендәрләр, тәрәз төбендәге гөлләр, бизәкле читекләр генә  булырга димәгән... Ләкин бермәлне, шундый шәп, бөтен яктан килгән, режиссерларның "яңача кулы" кәнфит ясаган спектакльдә утырган җиреңнән, җаныңа салкынлык үрмәләгәнен тоясың. Нидер җитми, монда нәрсәдер синеке түгел, нидер ят, күңелнең бер генә кылы да спектакльнең җанына тоташырга җыенмый... Акыл белән хис бәрелеше башлана: уян, тышта 21 гасыр, Фәтхулла хәзрәт кебек, кирегә сукалап утырма; ә җанның үз таләбе – ул сәхнәдән үзенә таба агылган моң, җылылык, рәхәтлек көтә... Сезнең театр репертуарындагы спектакльләргә күз салсаң, аларның шушы "рәхәтлек"кә ия булуын күреп сөенәсең. Алар – үзебезнеке, аларда – безнең милләтнең теле, гореф-гадәте, рухы.
– Болай дип мине гаепләүчеләр дә бар... Мине бит «татар җанлы» руслар бер дә куймый, чөнки алар мине аңламый. Ә ни өчен мин аларны аңларга тиеш? Үзебезнең татар әсәрләрен фестивальләргә алып бардым – аңлыйлар, яраталар. Халыкка да аның үз бәгыреннән өзелгән әсәр кирәк. Башка юлдан китсәк, без бит һәлакәткә барачакбыз. Театрның эчен аңлаучы җаннар кирәк, татарның тарихын, язучыларын, җырларын, халкыңны аңлау кирәк. Шул чагында гына театр милли рухны тота ала.... Ә башкача... Трагедияне күрми калуыбыз бар, без трагедия килгәнне кул чабып каршы алачакбыз. Яңа алымнар дип кирәгеннән артык мавыгу милли театрлар өчен куркыныч.
– Сез бит әле режиссер гына түгел, үзегез дә матур-матур әсәрләр иҗат итәсез. Шундыйлардан аеруча тирән фәлсәфәгә ия "Кадер кичәсе" дигән драманы Түбән Камага махсус барып караган идем. Уйга сала, тетрәндерә, җаныңны мунча кертә торган спектакль. Бер генә репликаны да, актерларның бер генә хәрәкәтен дә, мизгелгә дә күз уңыннан ычкындырмыйча, сулыш алмый караганым хәтердә. Иске авылның зиратында яшьләре билгесез булган ике җан иясе көн күрә. Аларның берсе мәхлук Хәсрәт, икенчесе — Карга. Бераз акылы авыша башлаган ир, җир йөзеннән югалган авылның зиратын тәрбияләп, мәрхүм авылдашлары рухына дога кылып яши.Үзе кебек үк ятим, дөньялыкта япа-ялгыз калган Зират каргасы белән әңгәмә кора, бәхәсләшә. Инде күптән вафат булган якыннары — әнисе, сөекле Зариясе, туып та яши алмыйча калган сабые Мирас, авылдашлары белән очрашу өчен Кадер кичәсен көтә.
– Әни әйтә торган иде: «Җаннар кайта, улым, кадер сорап», – ди торган иде... Ә минем әйтәсе килде: нигә кайтасыз, кайда кадерегез? Әниләр, әбиләр, бабайлар, нәрсә калдырдыгыз безгә? – Хәсрәт калдырдыгыз... Бик күп авыллар бетеп бара, безнең тирәдә генә дә җиде авыл бетте. Бу бит бик зур  югалту. Ул авылларның элек зиратлары бар иде, күбесенең инде зираты да бетте. Анда хәсрәт кенә калды. Безнең киләчәгебез дә шулай булачакмы?.. Карагыз, кеше табигатьтән ничек ерак китте бүген. Үзенең кая киткәнен дә аңламый. Бу хакта мин зиратта карылдап утырган Каргадан әйттердем: кайта алырлармы?.. Карга агач башында утыра, аңа өстән бөтенесе күренә. Нинди һаләкәткә бара бу ил...
– Сез символларга мөрәҗәгать итәргә яратасыз. Беренче карашка гади, әмма тирән символик мәгънә салынган сәхнә бизәлеше тамашачыны үз артыннан ияртә, вакыйгалар эченә бөтереп ала.
– Символикада яшим мин. Үзем уйлап чыгарган әйбер түгел, балачактан салынган, ул символлар миндә яши, мин алар белән яшим. Эшкә  тотынганда, үзләре каяндыр килеп чыгалар... «Мәдинә гөлкәем»не куйганда,  каен агачы керттем, Мәдинә шуның «эченнән» барлыкка килә. Бер тәнкыйтьче әйтә: «Причем монда береза?» – ди. Мин әйтәм, каен безнең татарда зур символга ия. Каен һәрчак кайгылы була. Аны йорт тирәсенә утыртырга да кушмыйлар. Ә Мәдинә йорты янында каен үсеп утыра... Символларны аңлау өчен дә халыкның җанын тоярга, гореф-гадәтләрен, рухын белергә кирәк шул... «Җилкәнсезләр»не куйдым – батып барган корабта итеп. Рокыя җилкән тегеп утыра, ә шул җилкәнне өскә кадап куярга берәүнең дә башына килми... Бу спектакльне чыгарганда, халыкның ыгы-зыгы белән төрле якка чапкан чагы иде. Җилкәнсез чагы...
Театрның Туфан Миңнуллин исемен йөртүе тикмәгә генә түгел,  беренче адымнар ук аның комедиясе белән башланган. Еллар дәвамында драматургның "Яшьлек белән очрашу", "Шулай булды шул", "Гөргери кызын бирә", "Син мине күрәсеңме?", "Алпамыш алпавыты", "Нәзер"  кебек әсәрләре репертуарның умыртка сөяген тәшкил итеп килә.
– Туфан милләтне шул чорда яшәтте, аның әсәрләре белән халык матурлык эчендә яшәде. Туфан милләтнең бөтен нәрсәсен – гореф-гадәтен, телен, моңын белә иде.
Яшермим, "Нәзер"не кәгазь вариантында укыган мәлемдә мин әллә нинди тетрәнүләр кичермәдем. Тормышта булуы шактый шикле тоелган сәер вакыйга – сугышта үлем белән күзгә күз очрашкан ике авылдашның "исән кайтсак, бер атнага хатыннарыбызны алышып торырбыз" дип нәзер әйтешүе гайре табигый тоелды. Хәер, якаңнан әҗәл каптырырга торганда әллә ниләр әйтеп ташлавың да бар анысы. Геройларның репликасы да гап-гади, хәтта кирәгеннән артык гади кебек... Менә шушы гадилек артында яткан галилекне күрсәтү өчен Туфан абый булырга һәм аны тамашачыга җиткерү өчен режиссер булырга кирәк икән шул... Мин үзем пәрдә ачылган мәлдә сәхнә бизәлешен карап, нәрсә, ни өчен куелган икән дип уйланырга гадәтләнгәнмен. Җавап тапкан, тапмаган чаклар була... Сәхнәнең бер почмагында – җәйрәп, колач җәеп утыручы агач, пар сыерчык оясы; бербөтенне тәшкил иткән олы сәке. Икенче почмакта исә –  ялгызлыгыннан бөрешеп, сулып калган агачта ялгыз сыерчык оясы, кыл урталай бүленгән как сәке. Шушы гадәти генә җиһазлар әле спектакль башланганчы ук аның рухын тоярга ярдәм итә. Хисмәтулланың (Рафил Зәйнуллин) да, аның хатыны Маһирәнең дә (Гүзәл Шәмәрданова) бәхетләре түп-түгәрәк кебек: ир сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан, өй тутырып балалар үсеп килә. Күршедә яшәүче Заһирәдән генә (Физалия Гыйниятуллина) бәхет дигәннәре ерак йөри: Хикмәтулласыннан (Юрий Павлов) уч  төбе кадәр дә хәбәр юк; төсе итеп сөярлек бала да насыйп итмәгән Ходай. Ничә еллар үткәч, шушы капма-каршы тормыш агышын кырт үзгәртеп, Хикмәтулла кайтып төшмәсә... Аның пәйда булуы, Хисмәтулланың кинәт авырып урынга егылуы сугышта әйтелгән нәзерне искә төшерә дә инде. Туфан абый бу әсәрендәге ике ир-егет ролен Түбән Кама театрының шушы артистларын күздә тотып язган диярсең. Р.Зәйнуллинның Хисмәтулласы шулкадәр самими, шулкадәр ихлас,  аның мутлыгына, җай туры килгәндә, хатын-кыз халкы яныннан тыныч кына узып китә алмавына хатыны гына түгел, залда утырган тамашачы да күз йомарга әзер. Артистның уен осталыгы спектакль башлануга ук һәркемдә бу геройга аерым симпатия уята, әйткәнемчә, тамашачы аның теләсә нинди гөнаһын кичерергә әзер...  Сугыш беткән, исән кайткан ир затлары бармак белән генә санарлык. Шуңа да үз кадерләрен үзләре белеп, колач җәебрәк яшәүләре, бер караганда, гаҗәп тә түгел... Хисмәтулла янәшәсендә аның Маһирәсе – дәрте ташып торган, әмма акыллы, сабыр хатын итеп бирелә. Гаилә учагын саклап калу өчен кайчагында ирен җитәкләп йөрергә дә, кайчагында телен аркылы тешләп дәшми түзәргә дә әзер ул. Гаилә нинди булырга тиеш, аның дилбегәсе кем кулында – Хисмәтулла белән Маһирәнең һәр әңгәмәсендә шушы сорауга гап-гади җавап ярылып ята. Хикмәтулла белән Заһирә гаиләсенең бәхетсезлегендә кем гаепле? Меңнәргә, миллионнарга кайгы алып килгән сугышмы? Хикмәтулла әсирлектә интеккән фашист лагерьларымы?  Әллә, туган илгә кайткач, Магадан төрмәсенә илтеп япкан Сталин кануннарымы? Саулыгын, үз-үзен җуеп авылга кайтып егылган ир затының күңелендә беркемгә, бернигә ышаныч калмаган. Ул үзен кеше түгел, кешенең күләгәсе дип саный. Юрий Павловның Хикмәтулласы – төрмәдә өйрәнергә мөмкин булган бөтен жаргонга, хәрәкәткә ия зат. Бар карап торганы – аракы, аракы... Әмма артист үз героен шулкадәр югары биеклеккә – әйе, әйе, биеклеккә күтәреп уйный – Хикмәтулланың сәләмә киемнәре, ямьсез теле, бертуктамый ютәлләве, куркыныч карашы күзалдыннан югалып, сәхнәдә аның җаны пәйда була. Бу алама киемнәр астында кайчандыр тормышны, күрше хатыны Маһирәне өзелеп сөйгән, шушы мәхәббәте хакына бөтен авырлыкны җиңеп исән калган йөрәк сулкылдый. Әйтелгән нәзер буенча, бер атнага хатыннарын алышкач, инде нидер үзгәрер кебек. Тик ирлеге җуелса да, кешелеге җуелмаган Хикмәтулла тормышка аек күз белән карарга, айнырга курка. Иң аянычлысы – ул тирә-якка гына  түгел, үзенә дә ышанычын югалткан, берәүне дә бәхетле итә алмаячагына инанган. Өметне югалту – җирдә кеше булып яшәүдән баш тарту дигән сүз. Шушы көчсезлек Хикмәтулланы үзе артыннан ияртә, ул беркемгә әйтми-нитми китеп югала... "Нәзер"нең башыннан ахырына кадәр диярлек артистлар уеныннан, драматургның җор теленнән ләззәтләнеп, бертуктамый көлеп утырган тамашачы кинәт кенә күз яшьләренә күмелә. Хикмәтулланы юксынып, аны сагынып елый тамашачы. Бүтәннәр кебек үк, аның да бәхетле булырга хакы бар иде дәбаса! Кеше кадәр кешенең рухын сындырырлык нинди ысуллар идарә итә соң бу дөньяда? Сынмас, сыгылмас өчен кайлардан көч алырга?..
 "Нәзер"нең көче шунда: ул кеше җанының асылы, яшәү мәгънәсе турында уйландыра, ашыгып хөкем чыгарудан тыеп тора. Шулай булмаса, Заһирәнең – һәрбер хатын-кыз шикелле үк, бала сөяргә хыялланган, ләкин бу якты хыялын сугыш урлаган хатынның – адымын хуплап, аңа теләктәшлек белдереп утырмас иде зал. Хисмәтулла янында бер атна яшәү Заһирәгә ана булу бәхетен бүләк итә. Хәер, бәхетме бу, гөнаһмы, сынаумы – әлеге сорауга һәркем үзенчә җавап эзли ала... Маһирәнең олы йөрәкле, акыллы хатын булуы, дөньяга яшь аралаш елмаеп карый белүе, башкаларның да бәхеткә хакы барлыгын аңлавы килеп туган хәлне киеренкелектән арындыра. Шулай да аның: "Җылама, Заһирә, мин җыламыйм бит әле. Әллә миңа җиңелме?" – дигән сүзләренә никадәр моң сыйганын күрми мөмкин түгел...
Спектакльнең буеннан буена көлеп утырган, ә иң ахырда керфекләре яшькә чыланган тамашачыны мин "Әлдермештән Әлмәндәр"не карагач күргән идем. Бу ике әсәрне чагыштырырга, янәшә куярга җыенуым түгел, әмма бернәрсә бәхәссез: Туфан Миңнуллин драматургиясен, аның көчен, феноменын әле кайта-кайта, еллар үткәч тә өйрәнерләр, сокланырлар, серенә төшенергә теләрләр... Соңгы сезонда сез Әлмәндәрне дә кабат сәхнәгә кайтардыгыз. Шәүкәт Биктимеровның данлыклы Әлмәндәреннән соң бу әсәргә, бу рольгә тотыну куркытмадымы?  
– Әлмәндәрне куюдан нигә куркырга? Киресенчә, аны бертуктаусыз куярга кирәк. Ул – халык герое. Театрда спектакль турында сүз алып бармыйбыз,  татар дөньясында милли рух турында сүз алып барабыз. Менә «Идиот» язылганга күпме вакыт үткән, анда уйнаган Смоктоновскийдан соң да туктаганнары юк – бөтен театр куя... Әсәр бит Әлмәндәрнең Әҗәл белән сугышы турында түгел, аңлаган кешегә аңларлык.  1550 нче номерлы Әҗәлне чакыра, игътибар итегез... Спектакльне Фиргать Гарипов куйды, ул Башкортостаннан, бик талантлы яшь режиссер. Әлмәндәр куелырга тиеш, ул бит безнең байлыгыбыз, аны бикләп ятарга ярамый.
Сез – театрның режиссеры да, директоры да. Бөтен авырлык үз җилкәгезгә генә төшмиме?
– Безнең театр бик җылы театрларның берсе. Үзеңнеке үз дигәннән генә әйтүем түгел. Театрда эшләгән бер генә кешене дә бу болай, бу тегеләй дип аера алмыйм. Эшне оештыра белсәң, авырлыгы юк. Ничек атларга икәнен беләсең, урынбасарларың бар. Бер юлга салынгач, күз карашыннан аңлашасың ул. Гадәттә, театрда техник состав аерым, артистлар аерым була, ә бездә барысы да бер йодрык.
– Сүз соңындагы сорау бәлки бераз пафослырак яңгырагандай тоелыр... Сезнеңчә, татар театрының киләчәге булсын өчен нәрсә кирәк?
– Бүген чын татар гаиләсе булуы мөһим. Гаилә эчендә туган тел мөнәсәбәте сәяси форма алуга шаккатам, андый мәсьәлә кузгалырга да тиеш түгел бит югыйсә. Без татар балалары – нинди тел проблемасы булырга мөмкин?.. Милли рух, милли акыл гына безне коткарып кала ала. Милли театрлар, милли моңнар, милли гаиләләр саклап кала ала. Гаиләдә татарча сөйләшү, татарча тәрбия кирәк. Безнең бөтен проблемабыз – милли рухны гаиләдә саклый алмыйбыз. Шуңа күрә өстә карга кычкыра, аста хәсрәт утыра, ә без үзебезгә дога кылабыз... Болай булмасын өчен үзебезнең кадеребез турында уйларга тиешбез. Безне йотмасыннар өчен, югалмас өчен, үз кадереңне белергә кирәк, башкача кем синең кадереңне  аңласын... Шушы хакта борчылган, уйланган, язган драматурглар кирәк бүген.
 
Әңгәмәдәш – Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.

«Мәйдан» №6 (июнь, 2019)

Комментарийлар