Логотип «Мәйдан» журналы

Кабыгы чатнаган йомырканы ашарга ярыймы?

Кабыгы чатнаган чи йомырканы кулланырга киңәш ителми, чөнки кабыкта инфекция булырга мөмкин. Әгәр йомырка свежий һәм кабыгы чатнамаган икән, кискен эчәк инфекциясе куркынычы кими. Шулай ук термик эшкә...

Кабыгы чатнаган чи йомырканы кулланырга киңәш ителми, чөнки кабыкта инфекция булырга мөмкин. Әгәр йомырка свежий һәм кабыгы чатнамаган икән, кискен эчәк инфекциясе куркынычы кими. Шулай ук термик эшкәрткән вакытта да инфекция йоктыру куркынычы кими. Бу хакта "АиФ" басмасы яза. 

“Әгәр кабыгы чатнаган йомырка термик эшкәртү уза икән, аны ашарга ярый. Термик эшкәртүдә барлык микроблар да үлеп бетә. Мәсәлән, сальмонелла 70 градуста ук үлә. Эшкәртмичә, чи йомырка ашарга киңәш ителми, чөнки пычрак һәм төрле микроблар нәкъ тә кабыкта була. Гомумән, кулланыр алдыннан йомыркаларны юарга кирәк. Чөнки йомырканы ватканда аның кабыгындагы эчәк таякчыгы ризыкка эләгергә мөмкин”, - диде техник фәннәр докторы, балалар һәм диетик туклану ризыклары технологиясе лабораториясе мөдире Изабелла Стефанова.
Сальмонелла йомырка кабыгында 3 атна үрчи ала. Шуны да истә тотарга кирәк: 30 көннән артык суыткычта сакланганда бу бактерия кабык аркылы йомырканың эченә керергә һәм сарысында үрчергә мөмкин. Шуңа күрә озак сакланган йомыркаларын чи килеш ашарга ярамый. Хәтта кабыгы зарарланмаган булса да мондый йомырканы бары тик каты итеп пешерергә һәм кимендә 15 минут кайнатырга кирәк. Мондый йомыркадан тәбә  дә ясап ашарга була. Тик йомырканың бер ягы кызгач, икенче ягына да әйләндереп кыздырырга кирәк
Йомырка сатып алганда аның сортировкасының көнен һәм төргәгенең бөтен булуын да карарга кирәк. Йомырка свежий, чатнамаган булса авыру эләктерү куркынычы да аз. Роспотребнадзор киңәшләре буенча, йомырканы кулланыр алдыннан гына юарга кирәк. Һәм су тулысынча кайнап чыккач ким дигәндә 10 минут кайнатырга кирәк. Әгәр йомыркаларны сатып алганнан соң ук юып куясыз икән, бу кабыгындагы саклагыч элпәне генә бетерә. Ә шушы элпәдән башка бактерияләр кабык аркылы йомырканың эченә бик җиңел үтеп керә.
Йомырканы күпме сакларга була?

Йомырканы саклау вакыты төргәктә күрсәтелгән сортировка көненә түгел, ә аның салынган көненнән башлана. Әмма йомыркалар бөтен, чатнамаган кабыклы булырга тиеш. Иң яхшысы йомырканы суыткычта саклау, бу патоген микроорганизмнар үрчүеннән саклый. Диетик йомыркаларны саклау вакыты – 7 көнгә кадәр, азык йомыркалары – 8-25 көн саклана. Юылган йомыркаларны 12 көннән дә озак сакламыйлар. Роспотребнадзор йомырканы очлы башы белән аска каратып куярга кирәк дип киңәш итә. Бу сарысы үзәгендә калсын һәм тупас башын тутырган һава катламына тиеп тормасын өчен эшләнә. Мондый халәттә алар яхшырак саклана.
 
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/kabygy-chatnagan-yomyrkany-asharga-yaryymy/

Комментарийлар