Логотип «Мәйдан» журналы

Кабат челлә һәм аз яңгырлар: Татарстанда август аенда нинди һава торышы булачак?

Җәйнең соңгы аена һава торышы фаразларын КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде. Температура рекордларына карамастан, июль аенда һава торыш...

Җәйнең соңгы аена һава торышы фаразларын КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде. 

Температура рекордларына карамастан, июль аенда һава торышы нормада булды


Эксперт сүзләренчә, бөтен дөньяда глобаль җылыну бара һәм алар гел кабатлый торган сүз - «климатның көйсезләнүе». Татарстан халкында июль аеннан нинди хисләр калган? Күпләр эссе булуын хәтерли.



«Бу эссе июль дәвамына булмады. Июль башында салкын, 2сеннән температура 8 градус иде. Шуңа күрә июль ае нормадан 2 градуска гына югары булган аномалия белән узды дияргә мөмкин», — диде КФУның метеорология, климатология һәм экология атмосферасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Казанда 8 июльдә 66 ел элек булган температура рекорды куелды — 35,7 градус җылы күрсәтте. Эссе һава торышы аркасында Татарстанда шул ук көнне шторм кисәтүе игълан ителде. Республикада урыны белән һава торышы 35-37 градус җылылыкка җитте.
Фаразлар буенча, июль коры булырга тиеш булган, әмма, нәтиҗәдә яңгырлар аркасында урамнарны берничә мәртәбә су басты. Шуңа күрә явым-төшемнәр буенча июль ае нормада булды, диде ул.
Казанда норма буенча явым-төшемнәрнең гомуми күләме 68 ммны тәшкил итә. 145 еллык метеокүзәтүләр дәверендә Казанда иң юеш июль ае 2008 елда булган, ул елны 190 мм явым-төшем яуган.

Августта рекордлы эсселәр булачакмы?


Метеоролог августта да эссе һәм температура рекордлары булырга мөмкин дип фаразлый.

«Бу температура рекордлары антициклон һава торышы урнашу белән бәйле. Августта да мондый хәл булырга мөмкин. Кайбер районнарда һава температурасы нормадан югары икән, һава торышына антициклон характер хас булачак. Ә моның күпмегә рекорд булачагы әлегә сорау астында. Аның өчен кайбер факторларның туры килүе кирәк», — диде Тимур Әүхәдиев.
Россия Гидрометеорология үзәгенең озак вакытка ясалган фаразларына караганда, Татарстанда август ае нормага якын һәм нормадан югарырак, ә явым-төшемнәр кимрәк булачак.
Өстәвенә, «нормадан югары булган» категориядә республиканың көнбатышы калачак, ә Татарстан территориясенең күпчелек өлеше «нормага якын» зонада калачак дип фаразлана.
Август өчен температура нормасы — 17,4 градус җылы һәм явым-төшемнәр күләме — 61 мм.
Метеоролог хәбәр иткәнчә, архив мәгълүматлары буенча, соңгы унъеллыкта (2010 - 2019 еллар) ике тапкыр гына август бик нык эссе булган.

Көз башында нинди һава торышы булачак?


Метеорологлар сентябрьдә аномаль җылылык көтәргә киңәш итми. Һава торышы нормага якын булачак.

«Температура һәм явым-төшемнәр күләме буенча сентябрь нормага якын булачак. Күпьеллык күрсәткечләр буенча сентябрьдә уртача температура — 11,5 градус, явым-төшемнәрнең уртача суммасы — 53,7 мм», — диде доцент.
КФУ доценты искәрткәнчә, бу 30 ел дәвамында исәпләнгән температура нормалары. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, озак вакытка ясалган фаразлар бары тик 6-70 процентка гына аклана.
«Эш шунда ки, норма 1981 - 2010 еллар аралыгына карап исәпләнә. Андагы узган гасырда калган ике дистә ел бар. Ә безнең климат җылына, шуңа күрә уңай аномалия өстенлек итүе нормаль күренеш», — диде Тимур Әүхәдиев.
 
Фотолар «Татар-информ»нан

«Интертат»тан алынды

Комментарийлар