Логотип «Мәйдан» журналы

Кабаклы-дөгеле ботка

Иртәнге ашка файдалы да, туклыклы да ризыклар әзерлик.Моның өчен кирәк: 400 грамм туралган кабак, ярты стакан дөге, ярты стакан су, 0,5 литр сөт, 1 кашык шикәр комы, тәменчә тоз, акмай.Кабакка су салы...

Иртәнге ашка файдалы да, туклыклы да ризыклар әзерлик.kabak-botkasy
Моның өчен кирәк: 400 грамм туралган кабак, ярты стакан дөге, ярты стакан су, 0,5 литр сөт, 1 кашык шикәр комы, тәменчә тоз, акмай.
Кабакка су салып, 10 минут пешереп алыгыз. Аннары сөт, шикәр комы, тоз салып, кайнатып чыгарыгыз да өстенә юылган дөге салыгыз. Талгын утта 30 минутлап пешерегез. Ботканы дөге пешеп чыкканчы бутамагыз.
Кабакның аста калуы аны көеп китүдән саклаячак.
Пешеп чыккач, кабакны чәнечке белән изгәләргә дә була. Кайнар ботканың өстенә акмай да салып җибәрсәң, ул искиткеч тәмле булачак.
 
Фото: olimpikfood.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kabakli-d-gele-botka-491279/

Комментарийлар