Логотип «Мәйдан» журналы

Кабак (хикәя)

Маһи белән Мәлихә – ике карчык, нигез күршеләре – тату гына гомер кичерәләр иде.

Узган җәйне аларның аралары бозылды. Бөтенләй юк нәрсәдән, бер баш кабактан бозылышып киттеләр алар. Әле, җитмәсә, үзләре «ахирәт дуслары» иделәр. Шундый дуслар иделәр: бер кабарлык нәрсәне, икегә бүлеп, икәү кабалар иде. Ә бит бөтенләй юктан гына бозылышып киттеләр.
Байтак кына җәйләрне күргәнем  бар  минем,  кабак уңган җәйләрне дә күргәнем бар. Тик берсе турында да болай сөйләгәнем юк иде, ә менә бусы турында болай сөйләмичә булдыра  алмыйм.
Бервакытны шулай, кызы Нисаны кырга, колхоз эшенә озатканнан соң, Маһи әби, кабакларын карап керергә дип, бакчага чыкты. Кабаклары бик уңганнар, чүлмәк-чүлмәк булып тәгәрәшеп яталар,  Маһи  әби  үзе дә төшеп калганнардан түгел, кабаклары тирәсендә бөтерелеп йөри. Куллары белән аларны капшап карый, авыз эченнән генә, «бар икән бәрәкәт» дип, әледән-әле сөйләнгәләп ала, аннары читән араларындагы ачыклыкларга чыбык-чабыклар тутыра башлый, читәнне «кош та борын тыга алмаслык» итеп ныгыта. Ни өчен дисәң, күрше Мәлихәләрнең тавыклары бик юньсезләр, кереп, кабакларны чукып чыкмагайлары.
Инде тәмам ныгыттым, инде күрше тавыклары керә алмаслар дип тынычланып бакчадан чыгып барганда, Маһи әбинең күзләре икенче бер әкәмәт нәрсәгә төште: күрше тавыклары керерме-кермәсме, ә менә бер кабак үзе Мәлихәләр ягына таба чыгып бара. Кай арада болай чорналган, кай арада читән өстенә үрмәләгән, кай арада Мәлихәләр ягына төшкән, кай арада үсеп өлгергән диярсең, шаккатарсың менә – Мәлихәләрнең бакчасында, кычыткан арасында сыра чүлмәге чаклы булып, тик үсеп ята. Үз күзләренә үзе ышанмады Маһи әби. Үрмәләп барган кабак сабагы буенча арлы-бирле йөгереп йөрде. Тик ничек кенә йөгермәсен – барыбер аның кабагы теге якта – Мәлихәләр ягында. Әле, җитмәсә, нинди генә кабак, сыра чүлмәге чаклысы!
«Монысына инде авыз йомып калып булмас, ахирәт», – дип пышылдап куйды Маһи әби, аны-моны карап тормыйча, күршесе Мәлихә янына йөгереп кереп китте.
– Берәр ырымың бардыр синең, ахирәт, тикмәдән генә мондый хәл булмас. Җәй булса, тавыкларым синнән кайтып керми, юньләп күкәй күрмим, инде хәзер әнә кабакны кара, – дип, кызып-кызып тезеп китте ул.
Мәлихә келәт алдында казларга ашарга болгатып йөри иде, башта ул ахирәтен аңламыйчарак маташты, аннары әкренләп аңлый башлады, аннары бик шәп итеп җавап бирергә теләп авызын ачты. Тик ул нәрсә дип тә әйтеп өлгермәде, Маһи әби, аның чабуыннан тартып, җилтерәтеп, бакчага алып чыгып китте. Келәт алдындагы казлар үзара каңгылдашып калдылар, күрәсең, ике ахирәт арасында кинәт килеп чыккан бу аңлашылмау аларга да бик үк ошап җитмәде булса кирәк.
Бакчага чыккач, Маһи әби, бармагы белән төртеп, кабакка күрсәтте:
– Әнә, минеке түгел, диген, йә? Мәлихә шулай ук авыз йомып калмады:
– Синеке булса, синең бакчаңда булыр иде, ә бу, күрмисеңмени, минем бакчада ич, – дип чатылдатып җавап кайтарды.
Алар бик аз гына вакыт эчендә тынып, бер-берсенә карашып тордылар. Маһи әби: «Мәлихә юри үчекли торгандыр мине, кеше кабагын алып нишләсен соң ул?» – дип уйлады; ә Мәлихә исә: «Ризык булса, тешне сындырып керә дигәннәре дөрес икән, югыйсә бу каруннан болай артасы юк иде», – дип, күңеленнән тиз генә кабак бәлеше пешерергә кереште. Аннары алар тагын әйткәләшергә тотындылар:
– Анысы мин бер кабакка калган кеше түгел, минем кабакларым болай да җитәрлек, шулай да, ахирәт, күзләре сукыр түгел кешегә күренеп тора: минем бакчадан үрмәләп чыгып үскән ич.
–Чыкса соң? Мин өстерәп чыгармадым ич аны, үзе чыккан. Безгә ризык булганга күрә чыккандыр. Ходай шулай үрмәләргә кушкан аңа. Әллә син Ходай биргәнне кешенең авызыннан тартып алыр идеңме? Хәер, алсаң тагын, бик исем китеп тормый, мин дә синең бер кабагыңа калмаган.
– Авыздан тартып алырга җыенганым юк ич әле, ахирәт, бигрәк тагын син, кәкрене кыекка сапларга гына торасың. Әле тик сүз иярә сүз чыкканнан гына әйткән сүз.
Моннан соң алар тагын тындылар, тагын бер-берсенә карашып тордылар. Маһи әби: «Алам дисәм алам инде дә, ничә әйтсәң дә бер сүз, үзенең мәне җитмәгәч, кеше белән сугышып торып булмый», – дип уйлады, ә Мәлихәнең башында исә: «Ул карунның яхшылык белән әйткәнне аңлыйсы юк, күп лыгырдап торса, кабагын өзеп алып башына атып бәрермен әле», – дигән уйлар йөрделәр.
Шулай да кабак урынында калды. Ни өчен дисәң, Маһи әбинең башына икенче бер уй килеп төште. Кызы Ниса кырдан кайткач, бу турыда аның белән киңәшергә, бергә кереп алып чыгарга карар кылды ул. Хәзергә бер дә исе китмәгәнлек күрсәтеп, үз бакчасына таба атлады. Мәлихә аның артыннан:
– Ник алып чыкмыйсың, алып чык, синең кабак ич, – дип кычкырып калды.
Кич белән, Ниса кырдан эштән кайткач, Маһи әби аңа бу хәлне инәсеннән җебенә чаклы сөйләп бирде. Аннан соң ул, бер авызы ачылгач, кабак белән генә дә чикләнеп калмады. Мәлихәләрнең элек-электән үк шук куллы кешеләр булуларын, Мәлихәнең ире мәрхүм Биктаһирның кырдан көлтә урлаганда тотылып урам йөртелүен, хәзер дә, совет заманасында да, шуны куарга теләүләрен барысын да, барысын да тезеп китте.
Ниса клубка барырга җыена иде, ул әнисе сөйләгәннәрнең бөтенесен дә җүпләп бетерә алмады.
– Бер кабак өчен күрше белән талашып торып булмас инде, – диде дә ашыгып чыгып та китте.
«Анысы шулаен шулай инде дә, кабагы бик әйбәт шул, бер дә аларга калдырасым килми», – дип уйлады Маһи әби. Кичке караңгылык төшкәч, кеше-карага күренмәскә тырышып кына, кабакны тагын бер кат карап керде. Иртә белән иртә үк торды да, бүтән бернәрсәгә дә карамыйча, тагын бакчага йөгереп чыгып китте. Кабак һаман шунда, үз урынында. Бу юлы инде ул Маһи әбинең күзенә бал мичкәсе хәтле булып күренә иде. Бу нәрсә карчыкны гаҗәпләндерде дә, шиккә дә төшерде. «Ничек инде бу болай? Әллә югыйсә Мәлихә шайтан берәр нәрсә эшләргә җыена микән?» – дип куркынып уйлады ул. Кабакларын барысын да бер кат куллары белән капшап, барлап чыкканнан соң, тынычланып өйгә кереп бара иде, аның бакчада чуалып йөрүен күреп, кабаланып чыгып килүче Мәлихә аңа каршы очрады.
– Кабакларымны саклап йөрим, диген, ахирәт.
– Йөрим шул. Көч куеп үстергәч, кешегә ашатасым килеп тормый.
Алар бу юлы озак әйткәләшеп тора алмадылар, берсе бакчада калды, икенчесе өйгә таба атлады.
Алар икенче көнне дә, аның икенчесендә дә шулай каршы очраштылар, ләкин инде аларның арасында нә яхшысы, нә яманы бер сүз дә  кузгалмады.  Әйтеләсе сүзләр әйтелеп беткән, хәзер инде ике ахирәтнең арасын бозарга сәбәпче булган теге кабак кына аунап калган иде. Кайчандыр бик тату булып гомер иткән, берсенең  ашыннан икенчесе  калмаган бу ике күршенең арасы шулчаклы бозылды – берсеннән-берсе шикләнүдән хәтта аларның төн йокылары качты. Маһи әби, төнлә белән торып, үз кабакларын һәм ләгънәт төшкән теге кабакны карап керә торган булып китте.
Шулай ук Мәлихә карчык та йоклап калырга теләми иде. Кайчакларда алар төннәрен бакчада кара-каршы очрашып куйгалыйлар һәм, шомлы күләгәләр төсле, берсе икенчесеннән куркып, тиз генә югалалар иде.
Көз җиткәч, Маһи әби үз бакчасындагы кабакларны җыеп алды, ә читәннең теге ягындагы кабакка кагылырга аның йөрәге җитмәде. Шулай ук Мәлихә карчык та ул кабакка кул тидерергә батырчылык итмәде. Кабак һаман шунда, читән буенда аунап ята бирде. Ике ахирәт икесе дә, берсеннән-берсе яшереп, аны һаман күзәтәләр, кабакны һаман берсеннән-берсе саклыйлар иде.
Шулай да көннәрдән бер көнне ул кабак юкка чыкты. Ике ахирәт, кабакның мондый серле югалу белән югалуын төшенә алмыйча, берсеннән-берсе тагын да ныграк шикләнергә тотындылар. «Теге карун тәки эләктереп киткән икән», – дип сукранып куйды Мәлихә әби. Ә Маһи әби исә: «Мәлихә шайтан җәй буе нәфесен сузып йөргән иде, ахырында килеп ирешкән икән», – дип уйлады. Шик бик зур талашка әйләнеп китә язды, тик шулай да талашка әйләнеп китмәде. Чөнки монда берсен берсе күралмаучы ике ахирәтнең арасына берсен берсе якын итүче ике яшь кеше килеп керде. Боларның берсе Маһи әбинең бердән-бер кызы Ниса булып, икенчесе Мәлихә әбинең бердәнбер улы Зиннур иде. Зиннурны Кызыл армия сафына яраклы табып кайтардылар. Зиннур, бары тик өй эшләрен караштыргалау өчен дип, бер-ике көнгә генә җибәрелгән иде. Әнә шул бер-ике көндә Ниса Зиннурны кабак бәлеше белән сыйларга теләде һәм ике ахирәтне җәй буе тыныч-сызлаган теге кабакны, аларның берсенә дә сиздермичә, өзеп алып керде дә аннан бәлеш пешерде.
Кичен, бәлеш бик тәмле булып пешеп өлгергәч, Ниса, үзе кереп, Мәлихә карчык белән аның улы Зиннурны үзләренә кунакка алып чыкты. Кабак бәлеше табынга килеп утыргач, теләр-теләмәс кенә булса да,  Маһи әби дә табынга килеп утырды. Ике ахирәт бернинди сүзсез әледән-әле бер-берсенә карашып алгалыйлар иде. Ниса, Зиннурга ымлап, бәлешнең капкачын ачарга кушты, ә үзе, сүзсез утыра торган карчыкларга карап, ярым шелтә, ярым шаяру белән сөйләп китте:
– Сезне җәй буенча талаштырган теге кабак менә шушы бәлеш эчендә инде ул. Күрәсез, ул хәзер синеке дә түгел, әни, шулай ук Мәлихә әбинеке дә түгел, ул безнең барыбызныкы да булып чыкты. Без бүген аның белән Зиннурны сыйлыйбыз, ә Зиннур, безнең барыбызга да хезмәт итү өчен, Кызыл армиягә китә. Шулай булгач, ахирәтләр, бүгеннән башлап сугышып йөрүне ташлагыз инде.
– Сугышып дигәч тә, сугышканыбыз юк ич безнең, әйеме, ахирәт, – дип, ачык бер караш белән Мәлихәгә күтәрелеп карады Маһи әби.
Ә Мәлихә исә борынгыча җылы кеткелдәү белән кет-келдәде:
– Мин дә шулай дим шул, ахирәт.
Аннан соң алар – ике ахирәт – берсен берсе борынгыча кысташа-кысташа, кабак бәлеше ашарга тотындылар.
 

Фатих ХӨСНИ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

Комментарийлар