Логотип «Мәйдан» журналы

Кабак коймагы рецепты

“Тәтеш таңнары” газетасы укучыларына кабак коймагы рецептын тәкъдим итә.Зур булмаган кабак кисәгенең кабыгын чистартырга, угычтан уарга, бүленеп чыккан суын сыгарга кирәк. Шулай ук уртача зурлыктагы а...

“Тәтеш таңнары” газетасы укучыларына кабак коймагы рецептын тәкъдим итә.
b02c941005b99f34631ff8947364e3e6_l1
Зур булмаган кабак кисәгенең кабыгын чистартырга, угычтан уарга, бүленеп чыккан суын сыгарга кирәк. Шулай ук уртача зурлыктагы алманың кабыгын әрчергә, нәзек итеп турарга. 4 аш кашыгы карабодай яки бодай онын 2-3 аш кашыгы су белән болгатырга, ярты стакан суда 0,5 чәй кашыгы соданы эретергә һәм он белән бутарга, шул катнашмага кабак белән алманы кушарга. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.
Табаны кыздырып үсемлек мае салырга, кашык белән камыр салып, коймакның ике ягын да 2-3 шәр минут әйләндереп пешерергә.
Тәмле дә, файдалы да, туклыклы да.

Комментарийлар