Логотип «Мәйдан» журналы

Кабак кәнфитләре

Кабак кәнфитләре, цукаты дигән тәмлүшкә ясау рецептын тәкъдим итәм. Эше озак, шулай да нәтиҗәсе тәмле булгач эшләргә була.Кабакны бармак буе кисәкләргә турадым, 1 л суга 1 бал калагы сода исәбеннән эр...

Кабак кәнфитләре, цукаты дигән тәмлүшкә ясау рецептын тәкъдим итәм. Эше озак, шулай да нәтиҗәсе тәмле булгач эшләргә була.



Кабакны бармак буе кисәкләргә турадым, 1 л суга 1 бал калагы сода исәбеннән эремәгә күмелгәнче салып төнгелеккә калдырдым. Иртән суын түгеп, салкын суда әйбәтләп юдым.

1,2 кг шикәр комын 300 г су кушып ширбәт кайнаттым, кабак өстенә коеп 6-8 сәгать тоттым. Кабактан сок аерылып чыга. Артык сыекчасын сөзеп, лимон кислотасы салып 10 минут пешереп алдым да суында тагын төн чыкты.


Кабагын сөзеп пергамент җәелгән калайга җәеп 4 сәгать 100 градуста тоттым. Суынгач шикәр онында әвәләдем.


6 кг кабакка 3 өлеш шикәр комы, 50 г лимон кислотасы кулландым. Кислота урынына лимон, әфлисун куллансаң да яхшы.


Шушы ук рецепт белән алма кәнфитләре дә ясап була.


Автор: Рәдифә НОГМАНОВА

Фото: Рәдифә Ногманова

https://intertat.tatar/ash-su/kabak-k-nfitl-re/

Комментарийлар