Логотип «Мәйдан» журналы

Кабак белән хөрмәдән җылы салат рецепты

Әлмәт районында яшәүче биш бала әнисе Рәдифә Ногмановадан кабак белән хөрмәдән җылы салат рецептын тәкъдим итәбез.Салат өчен: 2 каты хөрмә, 300 грамм кабак, 150 грамм ак күгәрекле сыр ("Камамбер"), ка...

Әлмәт районында яшәүче биш бала әнисе Рәдифә Ногмановадан кабак белән хөрмәдән җылы салат рецептын тәкъдим итәбез.



Салат өчен: 2 каты хөрмә, 300 грамм кабак, 150 грамм ак күгәрекле сыр ("Камамбер"), каты сыр, 3 аш кашыгы кабак орлыгы, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, кардамон, тмин, берничә хуш исле һәм кара борыч.
Кабакны эре итеп турарга, тәмләткечләр сибәргә, үсемлек мае салып яхшылап болгатырга һәм 20 минут духовкада пешерергә.
Хөрмәне эре итеп турарга, кызган коры табада кыздырырга. Ул бераз татлы су бүлеп чыгара һәм шулай итеп карамельле була.
Үсемлек маенда кабак орлыкларын кыздырырга, табаның өстен ябарга мөмкин. Аннары орлыкларның артык мае саркысын өчен салфеткага куярга.
Әзер кабакны тигез тәлинкәгә салырга, өстенә вак итеп туралган "Камамбер" сыры, аннары - хөрмә, өстенә кабак орлыклары. Бу массаны акрын гына болгатырга. Өстенә бераз каты сыр уарга.
Табынга җылы килеш бирергә.

 
Фото: Рәдифә Ногманова

https://intertat.tatar/ash-su/kabak-bel-n-kh-rm-d-n-yly-salat-retsepty/

Комментарийлар