Логотип «Мәйдан» журналы

Кабак белән әфлисун согы

Интернетта төрле рецептлар бар, мин менә шулай эшләдем, әйбәт чыга.Биш килограмм кабактан ясадым. Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлдем. Шуның өстенә 11 литр салкын су салдым, кайнап чыкка...

Интернетта төрле рецептлар бар, мин менә шулай эшләдем, әйбәт чыга.



Биш килограмм кабактан ясадым. Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлдем. Шуның өстенә 11 литр салкын су салдым, кайнап чыкканда 6 әфлисунны иттарткычтан үткәреп салдым. Кайнады.

Кабаклар пешкәч, изелә башлагач 1,1 кг шикәр комы салдым, кайнаттым. Сүндереп вак дуршлаг аркылы сөздем дә 2 аш калагы тулыр-тулмас лимон кислотасы салып кайнатып чыгардым, күбеген җыйдым.


Әзер сокны стериль банкаларга тутырдым.


Автор: Мәрьям МИҢНЕГУЛОВА

Фото: Мәрьям Миңнегулова

https://intertat.tatar/ash-su/kabak-bel-n-apelsin-sogy/

Комментарийлар