Логотип «Мәйдан» журналы

Кабак белән әфлисун кайнатмасы

Рецепт.

Кабак белән әфлисун кайнатмасы рецепты киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат»та чыкты.varene-iz-tykvy-s-apelsinom-2
500 г кабак, 1 әфлисун, 600 г шикәр комы, 100 мл су алырга кирәк.
Кабакның кабыгын чистартып, вак шакмаклап турарга.
Әфлисунны кайнар су белән юарга. Аның кабыгын кырып алырга. Барлыкка килгән әфлисун кабыгы вакларын (цедра) кайнатма өчен кулланырга.
Әфлисунның үзен ваклап турарга һәм кабак, шикәр комы, су белән кушарга. Бу массаны кайнатып чыгарырга. Кайнатманы 35-45 минут кайнатырга. Кабак йомшап пешеп бетәргә тиеш.
Аннары банкаларга тутырып куярга. Кайнатманы идән астында яки башка салкынча урында сакларга.
Әфлисун урынына лимон яки лайм да алырга була. Тәмләп карагыз, балы җитмәсә, шикәр комы өстәрсез.
Кайнатмага корица да кушып җибәрергә ярый, диелә хәбәрдә.
 
Фото: https://ok.ru/

Комментарийлар