Туган авылым – Күҗәкәм

Инсаф Хәбибуллин көе

Синдә тәү кат ачтым күзем,
Синдә тәүге эзләрем.
Син өйрәттең үз халкыма
Әйтер, сөйләр сүзләрем.

Кушымта:
Әй, Күҗәкәм! Йөрәк җырым,
Куанычым, шатлыгым.
Синдә бәхет, мәхәббәтнең
Тәмен, ямен татыдым.

Туган авылым, Күҗәкәм!
Исемең яши йөрәктә.
Кайтып чишмә суын эчәм,
Җанга дәва кирәктә.

Кушымта.

Синдә генә таңым якты,
Ай-йолдызлы кичләрем.
Син бит җырга әйләндердең
Моңга тулы хисләрем.

Кушымта.

w0qnadgr1ms

 

Балан

Фәрит Миңнебаев көе

Алып кайтты язмыш кабат мине
Яшьлек язым калган аланга.
Карап торам исем китеп уттай
Янып пешкән кызыл баланга.

Балан тәлгәшләре сыгылып-сыгылып,
Әйтерсең лә, түгә күз яшен.
– Ниләр булды, канлы яшьләр түгеп,
Ник елыйсың? – диеп эндәштем.

Минем кебек түзем җанлы балан,
Хәсрәтләрен җыйган тәлгәшкә.
– Түз! – дигәнгә башын аска иеп,
Колак салып калды киңәшкә.

 

Ак болытлар

Айдар Сәфәргалин көе

Болытлар да күңел кошы сыман,
Арадашчы итик аларны.
Көн дә күкне гизгән хәбәрчеләр
Якынайтсын безнең араны.

Кушымта:
Ак болытлар елмаюым булса,
Күксел болыт – сагыну-сагышым.
Тып-тып тамса яңгыр, хәтерләтер
Ярсу йөрәгемнең тавышын.

Мин сагынсам, болытларга карыйм,
Сәлам юллап синең тарафка.
Синнән килгән болыт эленеп калган
Өй янында үскән наратка.

Кушымта.

 

Кайтам сиңа, Актаныш!

Факил Сафин көе

Туган җирем – чып-чын татар иле,
Исеменә аклык кушылган.
Актаныштай иркен күңелемә
Ак чишмәләр койган шушыннан.

Кушымта:
Туган җирдән аерылган мәлдән
Күңелемдә яши ак сагыш.
Ак күңелле якташларны сагынып,
Кайтам сиңа, кайтам, Актаныш!

Ана теле – минем сөйләм телем,
«Әннә» диеп телем ачылган.
Җанда яши ямьле Актанышым,
Ялантәпи йөргән чагымнан.

Кушымта.

Чирәмнәргә төшкән көмеш чыклар,
Алтын төсле иген кырлары.
Бүләк булып калсын балаларга
Туган җирнең газиз җырлары.

 

 

Яратасым килә

Айдар Тимербаев көе

Җилләр булып сиңа пышылдыйм мин,
Ишетәсең микән сүземне?!
Бар дөньяңны онытырлык итеп
Яратасым килә үзеңне.

Кушымта:
Уттан алып суга сала торган
Мизгелләр дә була гомердә.
Синең җанда учак кабызырга
Әйләнимме утлы күмергә?!

Гөлләр булып үсәм юлларыңда,
Күзләп үтәр микән карашың?!
Гөл керфеге ачар серләреңне,
Кушып ике йөрәк арасын.

Кушымта.

Былбыл булып кунып алларыңа,
Сайрыйм микән әллә, таң тугач?!
Танырмын да җыр сузармын мин дә,
Йөрәгемә татлы моң тулгач.

Кушымта.

 

Әлфия Ситдыйкованың иҗаты белән тулырак журналның июль (№7, 2017) санында таныша аласыз.

 


Комментарий язарга