Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Юлия Началова - ясалма комада

Бу хакта Юлиянең PR-менеджеры Анна Исаева хәбәр итте. "Ул реанимациядә, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Әле аны дәвалыйлар, бу хәлдән чыгарга ярдәм итәләр", - дип сөйли Исаева   РЕН ТВ каналы журн...

Бу хакта Юлиянең PR-менеджеры Анна Исаева хәбәр итте. "Ул реанимациядә, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Әле аны дәвалыйлар, бу хәлдән чыгарга ярдәм итәләр", - дип сөйли Исаева   РЕН ТВ каналы журналистларына.  
Анна Исаева Юлия Началованың якыннары яхшыга өмет итүен әйтте.
11 мартта Началова авыр хәлдә реанимацяигә эләккән дигән хәбәр таралды. Якынча мәгълүматлар буенча, җырчының шулай кисәк кенә авырып китүе аның  канында шикәр микъдаре күтәрелү һәм башка җитди авырулар белән бәйле.
Икенче көнне  табиблар Началованы ясалма сулыш алу аппаратына тоташтыра. Тәүдә җырчының вәкиле Анна Исаева Началованың хастаханәгә эләгүен инкарь иткән иде. Ул бар да яхшы, ә җырчы нибары Мәскәүнең бер  клиникасында гомум  тикшеренү үтә дигән иде.
Соңрак ул Юлия Началованың хастаханәгә ятуын шундый җитди хәлгә китерүен күз алдына да китермәвен  әйтә, чөнки тикшеренү үтәр өчен генә клиникага мөрәҗәгать иткәндә җырчы гомеренә берни дә янамый.
Фото ачык чыганактан алынды.

http://omet-rb.ru

Комментарийлар