Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы ХИРАЙ

Чал түбәләрен күккә чөйгән Тянь-Шань тауларын болытлар урап уза.

Әнә, фантастик романнарда гына тасвирларга мөмкин булган гаять зур һава шарын хәтерләтеп, тагын бер болыт килә. Менә ул Хиразетдиннең нәкъ баш очыннан үтә башлый. Егет тиен җитезлеге белән штольня янындагы кыя өстенә күтәрелә. Кызык күреп, баш әйләндергеч тизлектә агучы болыт эченә кулын суза. Кулы шунда ук терсәгенә кадәр лычма су була. Хиразетдин елмаеп куя, тирә-ягына күз ташлый. Иксез-чиксез тау тезмәләре, урманнар. Үзән буйлап томан ага... Тау сукмагында егетнең кулдашы, ишәгенә атланган карт күренде. Әнә, аңардан куркып, тау кәҗәсе читкә сикерде.
Шахтада барысы да көндәгечә, күптән көйләнгән тәртип буенча барды. Башта, бораулап, егерме дүрт тишек тиштеләр. Шуннан соң Хиразетдин һәр тишеккә шартлаткыч салып чыкты. Яшеренү урынына кадәр үткәргеч чыбык сузып, шартлатты. Төтен һәм тузан болытын суыртып алганнан соң, ишелеп төшкән руданы транспортёрга төйи башладылар. Каскаларга беркетелгән ике фонарь яктысында ике көрәк, алардан калышмаска тырышкан дүрт күләгә тегендә-монда тирбәлергә тотынды.
Руда төялеп бетеп килә иде инде. Шулчак каскасы өстенә төшкән таш бөртеге Хиразетдиннең көрәген ярты юлда туктатты.
– Дядя Костя... – диде ул, фонарен түшәмгә юнәлтеп.
– Нәрсә?.. – дип көрәгенә таянды карт та.
Транспортерның тонык кына гүелдәвеннән башка тавыш юк иде. Тик җәнлек сизгерлегенә ия мускуллар гына, пружинадай кысылып, нидер көтә башладылар. Күңелгә шом, сәбәбе дә аңлашылып бетмәгән сагыш кереп урнашты. Кайдадыр ниндидер хәрәкәтләр бара, нәрсәдер якынлаша иде кебек.
Икесен дә сискәндереп, берничә адымда гына шыбырдап ком коелды. Монысының инде нәрсә белән бетәсе көн кебек ачык иде. Ләкин, сихерләнгән аякларын кымшата да алмыйча, баскан урыннарында тора бирделәр. Ә вакыйгалар яшен тизлегендә ага башлады. Җан өшеткеч шартлап, түшәмне терәп торучы багана ярылды.
– Олактык моннан! – дип кычкырды карт, көрәген читкә бәреп.
– Тукта, өлгермибез, – диде Хиразетдин. Йөгереп китәргә җыенган картны корычтай бармаклары белән беләгеннән эләктерде һәм артка атты. «Син нәрсә, маңка малай!» дип торып баскан иде карт, шул ук мизгелдә, ныгытма бүрәнәләрен чыра урынына сындырып, транспортерны йомычка урынына сытып, йөзләгән тонна тау токымы ишелеп тә төште.
Бөтен гәүдәсен йодрыкка йомарлап, өстенә төшәчәк язмышын кабул итәргә әзерләнеп беткән иде инде Хиразетдин. Үзенең тузан эчендә утыруын һәм уйлау сәләтен әле югалтмавын тоеп, аптырабрак калды. Моны ничек аңларга?
Фонаре белән яктыртып, тирә-ягын тикшерә башлады. Алар кечкенә куышта бикләнеп калган икән. Димәк, үлем берничә минутка кичектерелә генә, һава шуннан да артыкка җитмәячәк. Фонарь яктысы тузан эчен капшавын дәвам итте. Менә зенитка көпшәсе сыман үрә торган транспортёр очы, менә көрәкләр... Тукта, монда Константин карт булырга тиеш иде бит.
Карт инде ишелеп төшкән өем янында икән. Әнә, тузан болыты аша аның тонык кына фонарь уты күренә. Ул, шаша башлаган кеше сыман өемгә ташланып:
– Юк! – дип үкерә иде. – Мин үләргә тиеш түгел! Минем әле пенсиягә чыгасым, яшисем бар...
Карт, нәрсә эшләгәнен белештермичә, таш кисәкләрен алып-алып бәрә, тузан өстенә тузан өсти иде. Хиразетдин ике генә сикерде. Картны җилкәсеннән эләктереп тә алды, чик сакчысы буларак үзләштерелгән алымнарның иң тупасын кулланып, бәреп тә екты. Янында яткан балтаны баш очына күтәрде һәм, тешен кысып:
– Тик кенә ят! – диде. – Кымшанасы булма! Син инде яшәгән, мин әле яши дә башламаган. Мондый вакытта нәрсә эшләргә икәнен белмәскә инде син...
Карт, куллары белән башын каплады да тынып калды. Ник бер сүз, ник бер хәрәкәт. Иптәшенең шулай кинәт кенә җебеп төшүеннән шикләнеп, егет:
– Тын ал син, мин сиңа тын алма, димим бит, – диде.
Шаяртырга тырышып әйтелгән бу сүзләр дә җавапсыз калды. Ләкин хисләр турында уйлап торырга вакыт та юк, урыны да ул түгел иде. Хиразетдин, кулындагы балта белән транспортерны капшап тапты да, акрын гына аның тимеренә сугып ята башлады. Бер кулын шулай да картның җилкәсеннән алмады. Үзенең фонарен дә, картныкын да сүндерде. Кабердәге шикелле булып калды. Соңгы минутларны санаучы метрономга охшап, балта тукылдавы гына ишетелә иде.
Тыныч кына ятуларына карамастан, озакламый һава җитмәү үзен сиздерә дә башлады. Күкрәк өстенә, әйтерсең, гаять зур таш салдылар. Күтәрәсең, күтәрәсең, ә һава үпкәгә керми.
Нәкъ читлектәге кенәри сыман... Әй талпына кеше, әй бәргәләнә. Баксаң, бу дөнья киң икән бит, күкләр биек икән ләбаса! Шуны ничек белмәгән, аңламаган ул?.. Хиразетдиннең сүнеп баручы мие шундыйрак уйлар тыкрыгына кереп китте. Нәрсә генә майтарып өлгерде соң ул бу дөньяда? Кичке мәктәп директоры Фазыл абыйсы әйткән сүзләр исенә төште. «Татар халкын хурлап йөрмә, укы, белем ал, кеше бул! Гомер буе уран актармассың бит», – дигән иде ул. Шахта табибы да: «Балаларым булсын дисәң, өч елдан да артык эшләмә монда», – дип кисәткән иде. Надан булып үләме инде? Менә хәзер, шушы минутта, тумаган балалары да буылып үләчәкме? Армиядән соң кием-салым юнәтеп кайта, имеш. Солдат гимнастеркасында авылга кертмәсләр идеме?
Бераздан тау токымын тишеп, торба керде, һава бирә башладылар. Ләкин бу гына ярдәм итә алырлык түгел иде инде...
– Эх, авылым урамнары буйлап бер җырлап узарга... – диде Хиразетдин. Дидеме, уйлады гынамы?
Һәм аңа шундый җиңел булып китте. Күкрәк өстендәге таш тузганакка, куллары канатка, үзе кыр казына әйләнде. Һәм менә ул туган авылына таба оча. «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек»... Таудан тауга бәрелеп, болыттан болытка сугылып, җыр яңгырый. Җырлаганнанмы, хисләр ташуыннанмы, тыны кысыла егетнең.
...Менә аның туган авылы. Нинди генә караңгы төн булмасын, аны танымау мөмкинме соң? Ул үзләренең бакча башына төшә һәм кырда кунып калган йорт казларына кушыла.
Таң ата. Казлар тыкрык буйлап елга буена төшә. Басмада ике кыз кер чайкый. Хиразетдингә кызларның берсе күптәнге танышы, бик якын кешесе кебек тоела. «Әлфия!» – дип кычкырасы килә аның, тик тавышы чыкмый.
– Җырчы Хирай кайткан икән, – ди әлеге кызның иптәше.
– Кит инде-е!.. Кайтса, минем янга кермәс идеме? – ди Әлфия.
– Ишетмәдеңмени, төне буе җырлап йөрде бит. Җырлары бигрәк моңлы, чит илләрдә бәхет юк, күрәсең.
Әлфия тураеп баса, кулындагы тастымалдан басма өстенә су ага. Өянке күләгәсендә йөзеп йөрүче казлар төркеменә карап тора да:
– Хирай! Хирай! – дип, кул болгый башлый.
Кызга таба йөзеп киттем, дигәндә генә, егетнең күзләре ачыла. Кыш та җиттемени инде? Елга өсте ап-ак кар. Кар өстендә казлар... Казлармы, кызлармы?..
– Хирай! Хирай! Ишетәсеңме мине? – диде ак халатлы шәфкать туташы. – Куркыттың да соң безне. Син әле генә кайлардан йөреп килдең?..
Каршы койкада ятучы Константин карт та егеткә таба борылды. Нәрсәдер әйтмәкче иде, яңаклары буйлап болганчык суны хәтерләткән соры күз яшьләре ага башлады. Аларны тыярга да, алардан оялырга да уйламый иде ул... Икәүдән-икәү генә калгач, карт:
– Хирай, син инде кешегә сөйләп йөрмә тегендә булганнарны, – диде.
– Дядя Костя, син нәрсә, төш күрдеңме әллә?
Егет шунда ук үз уйларына чумды. Аңа шундый якын, үз кеше булып тоелган Әлфия исемле кыз кем соң?
Озакламый бу төш онытыла. Ул кичке мәктәпне бетерә, читтән торып агрономлыкка укый башлый. Чираттагы сессиясен бирер өчен Казанга кайткан вакытында, бер авыл мәктәбе директоры очрап, аны үзенә укытучы итеп ала. Укуын экстерн белән тәмамлаганнан соң, көннәрдән бер көнне Хиразетдинне башка бер авылга агроном итеп тәгаенлиләр.
Яңа авылда беренче эш көне. Таң атып килә. Хиразетдин тыкрык буйлап су буена төшә. Нәкъ төшендә күргән басма, басмада ике кыз кер чайкый. Берсе икенчесенә әйтә: «Әлфия, теге егет шундый текәлеп карый сиңа...»
 

Марс ЯҺУДИН

 

Фото: Николай Туганов 

 

 

 

Комментарийлар