Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Гөлнара Габидуллинадан баклажан икрасы

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Габидуллина инстаграмында баклажан рецепты белән бүлешкән.8-9 уртача баклажан3 баш суган7 татлы борыч4 кишер7 помидор2 зур баш сарымсакПешерү:Баклажанны,...

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Габидуллина инстаграмында баклажан рецепты белән бүлешкән.


8-9 уртача баклажан
3 баш суган
7 татлы борыч
4 кишер
7 помидор
2 зур баш сарымсак


Пешерү:


Баклажанны, суганны озынчага яисә шакмаклап турап, үсемлек маен казанга салып парландырып  пешерәбез. Бер 20 минут баклажан пешсен, әзрәк тозлап алабыз, болгатып алырга онытмыйбыз.


Аннары татлы борыч hәм кишер салабыз. Үсемлек маен әз-әзләп салырга онытмыйбыз. 20 минут шушы масса кайнасын.


Аннары шуңа помидор кушабыз. Изелгәнче 20 минут пешсен. Иң ахырдан сарымсак салабыз, 5 минут кайнап алсын.


Стерилизацияләнгән банкаларга тутырабыз, 9 процентлы аш серкәсе салабыз


1 литрлы банкага -1-2 аш кашыгы аш серкәсе, 700 граммлы банкага - 1 аш кашыгы аш серкәсе.

Фото: instagram.com/gulbescheker1977/

https://intertat.tatar/ash-su/yrchy-g-lnara-gabidullinadan-baklazhan-ikrasy/

Комментарийлар