Радиоалгычтан күңелем түренә үтеп җанымны телгәләп таныш моң агыла.

Җырның җыртыгы юк дисәләрдә, һәр заманның үз җыры, үз моңы, үз тамашачысы бар. Әлеге җыр минем яшьлегемдә күп тапкырлар кабатланып, халык теленнән төшми җырланса да, күптән инде ретро җырга әйләнеп, сирәк башкарыла. Хисләремә бирелеп җырчыга ияреп сүзләрен кабатлыйм: «Әйткән идең, әгәр сөя калсаң….”

…Укуымның соңгы елы, дипломымны яклап, туган ягыма эшкә кайтып китәргә тиешмен. Күнегелгән шәһәр тормышын, тулай торагымны, иптәшләремне, дус егетемне калдырып кайтып китү читен тоелса да, алда көткән планнар, туган туфрагым ниндидер өмет өстәп тора кебек.

Буш вакытыбызда икәү очрашып серләшергә яраткан тулай торакның кызыл почмагына чакырып алдың син мине. Бик нык дулкынланганга күрәме, мине күрүгә ялкыннар чәчә торган коңгырт күзләрең никтер күзләремә туры карамады бу юлы. «Матурым!» — әйе, син миңа бервакытта да исемем белән эндәшмәдең, гел «матурым» дия идең.

— Аңларга тырыш мине, матурым, аңларга тырыш. Булдыра алсаң, гафу ит, кыскасы, миңа өйләнергә кирәк икән…. Мин читтән торып укырга күчеп, авылга кайтып китәм. Мин сине яратам, сине генә яратачакмын, матурым! Минем, безнең балабыз булачак икән — авылдан хат алдым. Беренче майга кайткач класташларым белән яланга ял итәргә чыккан идек, шунда сабакташ кыз белән очраштык, кыскасы, үзең аңлагансыңдыр инде. Ачуланма мине яме, булдыра алсаң, гафу ит!

Синең яшь тулы коңгырт күзләреңә карап, бер ни аңламаган хәлдә: «Ә мин?”- дия алдым. Көчле кулларың белән кочып алдың да, назлы итеп сыйпап битләремнән үптең.

— Синең белән шундый рәхәт миңа.Телисеңме, бәби тугач, мин аерылышам да синең белән кабат кавышабыз, — дидең, назлавыңны дәвам итеп. Кайдан килгәндер ул көч, җылы кочагыңнан аерылып, сине этеп җибәрдем.

— Юк, кеше бәхете белән бәхетле булып булмый, башта уйларга кирәк иде! — дип күз яшьләремә төелдем.

Икебез ике почмакта бик озак елашып утырдык без. Олылар тормышына аяк баскан ике яшь йөрәк язмыш сынаулары каршында көчсез иде шул. Без үскән чакта бәхет өчен көрәшү дигән төшенчә дә юк иде булса кирәк, бәлки без, ваемсыз авыл балалары, аны аңлап та бетермәгән без. Үзеңдә көч табып, син минем яныма килдең. — Әйдә дусларча аерылышыйк булмаса, хәзер бер ни үзгәртеп булмый инде. Мин сиңа фотомны алып килдем, син дә миңа бирерсең, сагынганда карап юанырмын. Әгәрдә син үзегезнең районга кайтып урнашсаң, аралар ерак, бәлки без башка күрешмәбез дә. Истәлеккә бер-беребезгә яратып тыңлаган җырларыбызны бүләк итик, ул җырларны тыңлаган саен бер-беребезне искә төшереп, яшьлек мәхәббәтебезне искә алырбыз, — дидең.

Елый-елый, язмышыма буйсынып, син истәлеккә бүләк итеп калдырган җырдагы кебек «нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә, әйтерсең дә синең дәвамга» дигән кешегә тормышка чыгып өч бала үстердем мин. Ачы язмыш җилләреннән, гайбәт сүзләрдән киң күкрәгенә кысып “минем матурым” дип саклады хәләлем мине. Бик бәхетле булдым мин синең җыр белән юраган язмышымда: сөйдем-сөелдем, кирәк булдым, терәк булдым. Бөреләнеп кенә килгән саф сөю хисләремне җиргә салып таптасаң да, туачак сабыең хакынадыр, мин сиңа үпкә саклый алмадым. Киресенчә, рәнҗетелгән мәхәббәтем минем язмышымда маяк булды. Сикәлтәле сукмаклардан узганда, туры юл якын булса да, аннан үтми, урап үтәр идем. Якыннарымны хәсрәт, борчылу, яисә мәңгелек югалтулардан сакладым. Фотолар актарганда синең сурәтең килеп чыкса, ихлас елмаеп рәхмәт әйттем сиңа.

Күпме сулар акты, олы язмыш юллары үтеп, дәү әни, дәү әти булдык хәзер. Син юраган язмыш юлымда бер генә тапкыр да очратмадым үзеңне. Шунысы үкенечле, үзем сиңа истәлеккә бүләк иткән җырымны хәтерләмим. Мин яраткан җырым бел юралган язмыш сиңа бәхет китерә алдымы икән? Ә моң агыла да агыла…

Рәфисә САЛИХҖАНОВА

Фото: https://pixabay.com/

«Мәйдан» №2, 2020 ел.

Комментарий язарга