Яз белән җәй кавышкан июнь ае да үтте. Колхоз болынга печән әзерләргә җибәрде.

31574971

Кайда икәнен белмим, юл хәерләре биреп киткәнемне генә хәтерлим. Зур елга аркылы чыктык. Безнең авылдан илле-алтмыш чакрымнар бардыр. Ундүрт ир кеше һәм мин – унсигез яшьлек бала. Авылдашларга ашарга пешерергә дип җибәрделәр. Болынчыларга печән бирәбез, дигәч, әти-әни мине тәкъдим иткән.
Хәзер үзем дә карт кеше инде, әле бүген дә гаҗәпләнәм: газиз әти-әни ничекләр җибәрде икән шулкадәр ирләр арасына берүземне? Әшәкелектән генә түгел әле, анысы да бар инде аның, япь-яшь кыз бала бит, йә Аллам! Өйдә ашарга пешерә идем микәнни соң мин?! Пешекче түгел бит инде, барыбер.
Тамак тәмугка кертә торган еллар иде. Шәхси хуҗалык малына бер уч салам да бирелми торган Алла каргаган заман.
Шулкадәр кешене өч тапкыр ашатырга кирәк. Өйдә түгел, учак ягып, казан асып бит. Белмим, ничек пешергәнмендер инде.
Өлкән, җаваплы кеше Әгъзам абый иде. Вафа, Галәү, Мансур абыйларны искә алам. Куян Вакыйфы белән Куян Кәримулласы онытылмый. Дәүләтханны хәтерлим. Болынга килеп җиттек. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән чәчәкләр дулкыны йөгерә, чыңлый, җиләкле әләмен болгый. Бер кочак үлән табуга нишләргә белми сөенә торган унсигез яшьлек кыз балага шашарлык печәнлек һәм гүзәллек! Күз карашы җитмәс әкияти серле дөнья!
Шалашлар кора башладылар. Мин уйлыйм: көне булгач, төне дә була бит, мин кайда, кем белән йоклармын? Монда бары да әйбәт кешеләр инде, ә шулай да Вакыйф абыйдан нишләптер күңел шикләнә. Аның да яшь вакыты бит, аннан ераграк йөрергә кирәк булыр.
Уйлап кына бетердем, Вакыйф абый яныма килеп тә җитте.
– Кәкә (бездә шулай эндәшәләр), шалашта бергә булырбыз, башка кеше белән кермә, – диде.
Коелып иңдем инде, ә каршы килергә кыюлык җитми генә бит. Кем белән керәм дип әйтәсең инде, башка кеше чакырмый да бит әле.
Кичкә кадәр ни үле, ни тере йөрдем. Кич белән ашаттым, эчерттем. Эшемне бетергәч, Вакыйф абый әйтә: «Кәкә, бар кереп ят, мин анда тәмәке төтене белән черкиләрне кудым әзрәк», ди.
Кереп яттым. Кая анда йоклау, дер калтырап ятам. Вакыйф абый әкрен генә керде, әкрен генә килеп ятты. Миңа кагылмады да.
– Кәкә, комарыйлар тешлидер инде.
– Тешли.
– Син тешләгән җирне кашымаска тырыш, әзрәк түзсәң, бетә ул.
Һәм йокыга да китте.
Без шулай Вакыйф абый белән күп төннәр бергә йокладык. Бер генә тапкыр да уйнап-көлеп кенә дә кулын да салганы булмады. Ул да яшьнәп торган ир солтаны иде бит ул вакытта! Мин өреп кабарткан шикелле унсигез яшьлек кыз идем!
Галәү абзый кич белән учак янында төрле мәзәкләр сөйли торган иде, ярамас сүзләр белән. Вакыйф абый аңа кисәтү ясап: «Шалашта кыз бала, әкренрәк сөйлә андый сүзләрне», – диде.
Хәтсез вакытлар узды. Вакыйф абыйның хатыны чирләгән икән, аны алырга килделәр. Ул Кәримулла абыйны чакырып китерде дә:
– Кәримулла абый, Венера янына син күч инде, мин кайтам. – Ә син курыкма, кәкә, дип минем иңгә кулын куеп алды.
Аннары Кәримулла абый белән кундык. Ул да Вакыйф абый шикелле тумыштан акыл белән дөньяга килеп, Ходай насыйбы белән әллә ничә буынга мәрхәмәт калдырырлык кеше икән.
Мин бу хәлне балаларыма, оныкларыма сөйләдем. Хәзерге заман белән чагыштырсаң, безнең чор кешеләре әйбәтрәк булган, ахрысы. Хәзерге көндә мин баламны, бигрәк тә кызларны, ир-ат арасына җибәрүне күз алдыма да китерә алмыйм. Элек әти-әни дә ышанган инде.
Менә шулай, болында бер ай чамасы йөреп кайттык. Кыерсыткан, бер авыр сүз әйткән кеше булса икән, хәтта тәмсез пешергәнсең, диюче дә табылмады, югыйсә, төрле чаклар булгандыр.
Болыннан кайтып бер ай уздымы, юкмы, күкрәк шешә башлады. Әллә суык тиде, әллә учак янында кызу бәрде, әллә күз дә тиде инде? Бер күкрәк кап-кара булып шеште, аның авыртуына чыдый торган түгел. Ул вакытта колхоз сепаратында эшли башлаган чагым. Кичен сөт өстен Бакырчы чишмәсенә ат белән төшереп куешлы иде. Арба селкетә, күздән яшьләр тама. Тешне кысып чыдыйм.
– Авыртасыңмы әллә син, кәкә, – ди Габдулла абый.
Әйтмим, оялам. Ничек әйтергә кирәк инде, ирләр белән болында торып кайткач, әллә нәрсәләр уйларлар дип читенсенәм. Болай да артык оялчан идем шул. Күкрәк үсә башлагач, җәйге эссе көндә дә пиджакны салмыйча оялып йөргән кеше бит мин. Үземнең кыз булып җитлегүемнән оялып, юләркәй.
Инде бер дә чыдар әмәл калмагач, мин моны Муки Хөсәененә әйттем, ул колхозда бухгалтер иде. Нишләп аңа ачылдым, хәзер дә әйтә алмыйм, якын күрдем микәнни соң? Ул әтигә әйткән.
Ул көнне мин, хәзер яшәгән өебез ул чакта буралган гына иде, шул бура почмагына салам җәеп яткан идем, аңымны югалтканмын. Аңыма килсәм, күкрәктән дегет шикелле кара үлек ага. Фельдшер Рая апа минем өскә иелгән, янында әни белән әти. Әтине күргәч (күкрәк ачык бит), оялуымнан тагын каядыр төшеп киткәндәй булдым.
Күкрәгем дүрт җирдән тишелеп акты. Хәзерге заман булса, күкрәкне алып атырлар иде. Минем, Аллам рәхмәте беләндер, күкрәк төзәлде бит.
Ничек чыдадым икән ул авыртуларга?! Дару да юк, ичмасам.
Балалар табып, урта яшьләргә җиткәч, табибларга барырга туры килде. Күп еллар онкология шифаханәләрендә тикшереп тордылар. Шешкән вакытта күрсен иде алар! Хәзер инде алтмышны узып киттем, Аллага шөкер, яшим бит.
Ләкин авырткан вакыт гомер буе онытылмый. Ул сепараттан дерелдәвек арбага утырып сөт өсте төшерүләре… Сөт өстен шулай еракка төшереп куй инде.
Шунда минем җитмәүчелек булды бит. Хәзер, күп еллар үткәч, сөйләшәләр: төнлә ярты чиләк су өсти идек тә ярты чиләк каймакны алып китә идек, дип. Ә мине аздан гына төрмәгә утыртмадылар. Андый кешеләр дә бар шул, дөнья булгач.
Мин хәзер еракта, Урал тауларына сыенган шәһәрдә яшим. Салкын яңгырлар, үзәккә үтә торган бураннар шәһәребезне өшетә башлаганда, башкалар нәрсә эшлиләрдер, белмим, ә мин туңмыйм. Безнең шәһәрдән мең чакрымда морҗаларыннан төтен яулыгы болгап утыручы җыйнак өйле туган авылымны, шул җыйнак өйләрдә яшәүче авылдашларымны, Вакыйф һәм Кәримулла абыйларны хәтерләү җанымны җылыта. Бу җылылык өчен ярты гасыр вакыт арасы гына бик аз икән. Ул балаларга, оныкларга, килер буыннарга күчеп яшәячәк җылылык булса икән…


Комментарий язарга