Юк, юк, дәшмә! Бер сүз әйтми генә

Тыңла минем йөрәк тибешен.

Йөрәгемдә хисләр дулаганын

Синең йөрәгең дә ишетсен.

 

Тып-тын калып йөрәгемне тыңла,

Тоярсың яратып типкәнен.

Һәр тибеше саен җырга салып,

Синең исемеңне әйткәнен.

 

Юк,юк, дәшмә! Сүзләр артык бүген,

Күзләребез генә серләшсен.

Йөрәк белән йөрәк арасына,

Зинһар өчен, берни кермәсен.

 

Йөрәкләргә сүзләр кирәк түгел,

Сүзсез аңлый алар бер-берсен.

Күзләремә генә төбәп кара,

Ихлас яратуым күрерсең.

 

Кадрия НАИЛ

Фото: https://www.facebook.com/

«Мәйдан» №9, 2020 ел.


Комментарий язарга