Логотип «Мәйдан» журналы

Йөрәк атым

Ирләр йөрәгендә иярләнгәнАтлар ятыр...Әй ул атларны! –Ир-егетнең газиз башкайларынКая гына алып чапмадым?!Бәйгеләрдә,юлда,көрәшләрдәИрләр бергә ат булды,Уттан-судан алып чыкты атлар...Халык әйткән икә...

Ирләр йөрәгендә иярләнгән
Атлар ятыр...
Әй ул атларны! –
Ир-егетнең газиз башкайларын
Кая гына алып чапмадым?!
Бәйгеләрдә,
юлда,
көрәшләрдә
Ирләр бергә ат булды,
Уттан-судан алып чыкты атлар...
Халык әйткән икән – хак булды:
Гасырларны бергә кичкән чакта
Йөрәкләргә күчкән атлардыр;
Атсыз калмасыннар –
Ул атларга
Улларыңны инде атландыр,
Ялларына ныграк ябышсыннар –
Ир намусы табыла иярдә...
...Атлы йөрәк белән яшәр өчен
Ныклык бирә күрсен ирләргә!..
 

Харрас ӘЮП


Фото: https://pixabay.com/

 
«Мәйдан» №6, 2020 ел.

Комментарийлар