* * *    

Мин йолдызлы күктән җиргә төштем…

Күрәсезме, мин бит җир кызы!

Күзләремә нурын алып төштем

Күктәге иң якты йолдызның.

 

Мин күкләрдә калган булыр идем,

Төштә күреп җирдә чагымны.

Күккә карап миңа күзен кыскан

Җир егетен өзелеп сагындым!

 

Мин сыендым аның куенына,

Кайнар кочагында эредем…

Йөрәгендә олы сөю йөрткән

Йолдызы мин хәзер җиремнең!

 

Күктә йолдыз булу җиңелрәк,

Һәр төн ява йолдыз яңгыры…

Башкаларны кабатламый гына

Җирдә йолдыз булу – авыры!

 

 

* * *

Йоклыйсыңдыр… Мин йокламыйм.

Көтәм төннең узышын.

Теләгем шул: миннән башка

Төннәрең тыныч булсын!

 

Мәхәббәткә аралар юк, –

Йөз, мең чакрымнар торсын!

Икәү бергә булмасак та,

Тоям синең сулышың.

 

Йоклыйсыңдыр… Телим сиңа

Төшләрнең тылсымлысын.

Кем кочагында булсаң да,

Төннәрең тыныч узсын!

 

Мин йокламыйм. Синнән башка

Ала алмыйм сулышым…

Минем сулыш өзелсә дә,

Гомерең озын булсын!

 

 

* * *

Соң очраштык. Күнеп беткәч

Парсызлык, ялгызлыкка…

Тиз генә өйрәнеп булмас

Әле синең барлыкка.

 

Ялгыз чактан килә булыр

Аклана торган гадәт.

Сораштыра башласалар,

Эзлим мең төрле сәбәп.

 

Кемнәргәдер ошап җитми

Безнең яшь аермасы.

Кемдер, туры килмиләр, дип

Күптәннән аермакчы.

 

«Аның бит бернәрсәсе юк –

Ни байлыгы, ни малы…

Булгач-булгач, министрга

Чыгарга иде аны…

 

Унҗиде яшьлек кызмыни,

Күреп күзең тонмаса?!

Берәр бизнесмен-мазарга

Чыгар идең, булмаса…

 

Акылың җитеп бетмәсә,

Сорарга идең киңәш…» –

Гайбәтләргә, «киңәш»ләргә

Түзәрбез инде, түзгәч…

 

Кеше акылына мохтаҗ

Түгел идек моңарчы…

Ярар әйдә, «чәйнәсеннәр»

Күңелләре булганчы.

 

Без белеп бетермәгәнне

Беләләр барысы да…

Миңа җитә! Кемнәрнеңдер

Юк әле анысы да…

 

 

* * *    

Чынлап әйтәм: юкка-барга

Син миңа үпкәләмә.

Онытма: яныма килеп,

«Пәп» итеп үткәләргә.

 

Мин − хатын-кыз. Табыйм дисәң

Ансат кына «көем»не,

Жәлләмә, җай чыккан саен

Бит очымнан үбүне.

 

Бер сәбәпсез, юри генә

Кагылып кит билемә…

Гел алданып тору кирәк

Минем кебек тилегә.

 

Чәчемне дә сыйпаган бул,

Кирәксә-кирәкмәсә…

Хатын-кыз усаллана ул

Мәхәббәт эләкмәсә.

 

Мактый-мактый ашаган бул

Ни куйсам да өстәлгә…

Онытма, сүз арасында

«Яратам!» дип өстәргә.

 

Ашыкма, уйлап бетерми,

«Булмас!» дип әйтергә син,

Тиз арада бу хәлләрнең

Күрерсең нәтиҗәсен.

 

…Ачуың нык килгәндә дә

Гел алдың белән борыл, –

Шулай булса, өебездә

Кояш гел балкып торыр!

 

 

* * *

Күк йөзенә яздым исемеңне,

Меңәрләгән йолдыз кабызып.

Бер Аллага гына табына кеше,

Ә мин сөйдем сине табынып.

 

Бер гаебең тапмадым мин синең…

Һәм аларны эзләмәдем дә.

Синнән артык беркемне күрмәдем,

Чагыштырып, йөзләгәненнән.

 

Кеше шулай сөя ала микән –

Бар дөньясын онытып, бирелеп?!

Күккә багып, изге дога сыман,

Исемеңне дәштем илереп.

 

…Күкләр сәерсенеп карап торды,

«Кайчан айныр икән бу бала?!»

Сине аннан артык сөйгән өчен

Ярлыкармы мине бер Алла?!

 

Гаеп миндә. Синең иңнәреңә

Күтәралмас сөю такканмын.

Ә үземне, җәннәтләрдән алып,

Тәмуг утларына атканмын…

 

 

 

Килсен иде көткәндә

Аны көтәм. Көткән кешең

Килсен иде, көткәндә…

Килә шул ул, көтми башлап,

Тәмам түзем беткәндә.

 

Берни булмаган шикелле

Килә дә керә менә!

Көтә-көтә көтек булып,

Сүрелгәч күңел генә.

 

«Көтмәгәнсең син мине!» дип,

Теңкәңә тия белә…

Көткәнеңне аңлар иде,

Белми шул ул синең кебек

Өзелеп сөя генә!

 

Фото: https://pixabay.com/

 

 

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВАның башка шигырьләрен журналыбызның февраль (№2, 2020 ел) санында укый аласыз.


Комментарий язарга