Логотип «Мәйдан» журналы

Йөрәгең яшереп күлмәгең астына

Дөньяга эз булып салынсынКулыңның җылысы аз гына.Әй рәхәт йөрәкне яшерепЙөрүе күлмәгең астына. Бик рәхәт сиздерми кешегәЙөрәктән изгелек тарату.Кирәкми, башкалар күрмәсен,Аллаһтан киләдер ярату.&...

Дөньяга эз булып салынсын
Кулыңның җылысы аз гына.
Әй рәхәт йөрәкне яшереп
Йөрүе күлмәгең астына.
 
Бик рәхәт сиздерми кешегә
Йөрәктән изгелек тарату.
Кирәкми, башкалар күрмәсен,
Аллаһтан киләдер ярату.
 
Күлмәкләр астына яшергән
Йөрәкләр дөньяга таралсын.
Мактанчык кешенең йөрәге
Аягы астында тапталсын.
 

Алмаз МАНСУРОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock 


«Мәйдан» № 5, 2021 ел

Комментарийлар