Логотип «Мәйдан» журналы

«Йөрәгемнән моңнар тама»

Ак яулыклы әнкәйМөнир Шәрәфетдинов көе.Һәр тәрәзә төбе гөлле безнең;Син утырткан гөлләр чәчәктә.Ак яулыгың, гөлле тәрәзләреңОныта алмам күпме яшәп тә. Кушымта.Еллар үтеп чәчләр агарса да,Күңел, ә...

Ак яулыклы әнкәй


Мөнир Шәрәфетдинов көе.
Һәр тәрәзә төбе гөлле безнең;
Син утырткан гөлләр чәчәктә.
Ак яулыгың, гөлле тәрәзләрең
Оныта алмам күпме яшәп тә.
 
Кушымта.
Еллар үтеп чәчләр агарса да,
Күңел, әнкәй, сиңа сыена.
Ак яулыкка төреп җан җылыңны
Саклармын мин гомер буена.
Башка кара кайгы килгәндә дә
Ак яулыгың, әнкәй, салмадың.
Ялгыз яндың, ятка сиздермәдең
Нинди утлар белән янганың.
Шатлыкларың синең булгандырмы,
Кайгыларың булган җитәрлек.
Ак яулыклы әнкәй,
Синең сынны
Сабырлыкка Һәйкәл итәрлек.
 

Татар камзулы


Вәсим Әхмәтшин көе.
Күргәнегез бармы сылу кызлар
Кия торган татар камзулын?
Бизәгенә гүя сыйдырган ул
Бар тарихын илнең, бар моңын.
Буыннардан күчә-күчә килгән
Халкымның ул асыл киеме.
Билдәмәсен эләктереп куйсам,
Бигрәк нечкә итә билемне.
Чулпылы чәч толымнары төшкән
Шушы камзул буйлап билемә.
Йортка бизәк, дус Һәм терәк була
Камзуллы кыз үзенең тиңенә.
Кушымта.
Эх, татар камзуллары
Килешәдер кызларга.
Камзуллы кыз, сылу кызның
Исемен кушыйк җырларга.
 
 

Мин синең ярты җаның


Ринат Гобәйдуллин көе.
«Ярат мине...» – дип ялынмыйм,
«Ташлама...» – дип үтенмим.
Бергә яшәгән гомерем
Бәхет булды, үкенмим.
Кушымта.
Нишлисең, ярат-яратма,
Мин синең ярты җаның.
Тик исән бул!
Шуннан башка
Миңа ни кирәк тагын.
Туйдыргандыр тыныч бәхет
«Китмә?!» – диеп эндәшмим.
Бер кайтырсың,
Йөрәгеңнең
Яртысында мин яшим.
Кушымта.
Нишлисең, ярат-яратма,
Мин синең ярты җаның.
Тик исән бул!
Шуннан башка
Миңа ни кирәк тагын.
Кайнарсың, янарсың бераз,
Читтә йөреп арырсың.
Җаныңа бары минем янда
Тыныч урын табырсың.
Кушымта.
Нишлисең, ярат-яратма,
Мин синең ярты җаның.
Тик исән бул!
Шуннан башка
Миңа ни кирәк тагын.
 

Адашкан мәхәббәт


Ринат Гобәйдуллин көе.
Айдан төшкән нурлы күпер
Моңлыларга юл булып.
Шул күпердән, шул күпердән
Адашкан мәхәббәт бара,
Адашкан мәхәббәт бара
Язмыш буйлап куылып.
Карлы яңгыр үксеп елый
Тәрәзәгә сузылып.
Яңгыр түгел, яңгыр түгел –
Адашкан мәхәббәт елый,
Адашкан мәхәббәт елый
Тыелып кына, сулыгып.
Гайбәт җыеп җилләр йөри
Ысылдап, йә сызгырып.
Җилләр түгел, җилләр түгел,
Адашкан мәхәббәт йөри,
Адашкан мәхәббәт йөри
Бәрелеп лә сугылып.
 

Айлы юллар


Виталий Агапов көе.
Бир кулыңны, әйдә айга меник,
Күрәсеңме, айдан юл төшкән.
Без барасы якты айлы юлда
Гөлләр кебек йолдызлар үскән.
Бир кулыңны, куллар-кулда булсын,
Көчле кулларыңа тотынып,
Юллар узыйк, без узган юлларда
Сөю калсын якты ут булып.
Бир кулыңны, әйдә бергә уйныйк,
Җир җырлаган көйгә әйләник.
Мәңге, мәңге бергә булыр өчен
Язмышларны бергә бәйләдек.
 

Оялмале, яле!


Ринат Гобәйдуллин көе.
Кояш үпкән битләреңнән
Сипкелләрең саныйм әле;
Бик сөйкемле күренәсең,
Туйганчы бер карыйм әле.
Үпкән-кочкан, җилгә очкан –
Иренеңнән үбим әле.
Оялганда йөзең кояш,
Кызарганың күрим әле.
Искән җилдәй үтәр яшьлек,
Үкенмәслек булсын әле.
Җитәкләшеп таңга барыйк –
Күңелгә нур тулсын әле.
Күзләремә карале бер,
Оялмале, яле, яле;
Синең күзләргә җыелган
Бу дөньяның барлык яме.
Кил әле, бер үбим әле,
Оялмале, яле, яле.
Исләремдә калсын әле
Иренеңнең татлы тәме.
 

Син мине хәтерлә


Вәсим Әхмәтшин көе.
Кайсы мәл булмасын,
Көз, яз, җәй һәм кышын
Син мине хәтерлә,
Шул сиңа каргышым.
Узганнар шатлыгын
Үзеңнән яшермә.
Яратма, сагынма,
Бары тик хәтерлә!
Бары тик хәтерлә
Син мине, онытма...
Моңардан берни дә
Үзгәрмәс, курыкма...
Син йөргән юллардан,
Юк, йөрмәм кабаттан...
Ләкин син белеп тор,
«Мин һаман яратам!»
Бары син, элекке,
Мин белгән булып кал
Һәм, сирәк булса да,\
Мине дә искә ал.
Кайсы мәл булмасын,
Көз, яз, җәй һәм кышын
Син мине хәтерлә!
Шул сиңа каргышым.
 

Кыр чәчәкләре кебек


Зөлфия Җиһан көе.
Безнең тормышта хатын-кыз
Кыр чәчәкләре кебек.
Ничә тапкыр карасаң да,
Туя алмассың күреп.
Кыр чәчәге, кыр чәчәге,
Җәйләрнең яме икән.
Табигать тә хатын-кызны
Чәчәкләргә тиң иткән.
Һәрбер чәчәк үзгә матур,
Үз төсе һәм үз исе.
Үз кадере, үз урыны,
Нәкъ хатын-кызлар төсле.
Буй-сыннары төрле-төрле,
Холык-фигыльләр төрле.
Һәркайсы үзенчә матур
Һәм үзенчә сөйкемле.
Хатын-кызның матурлыгы
Күренә күргәннәргә.
Серде дөнья ача алар
Ярата белгәннәргә.

Комментарийлар