ГАЗИЗ ӘНКӘМ КЕБЕК!..* 

«Туган нигез – космодром кебек:
Кайтабыз да, тагын китәбез…
Өзелеп ут йоткан Әнкәйләрнең
Чәчкәйләрен ап-ак иткәнбез!

Гомер буе, факел кебек янып,
Нур сибәләр газиз аналар –
Шул балкышка гел тартыла күңел,
Аңарда мең шифа-дәва бар!

Туган нигез – космодром кебек! –
Әнкәй көтеп торгач, күңелле…
Мең яшәсен иде балкып шулай –
Сөендерсен иде гел безне!..»

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

* * *
…Шулай диеп язган идем элек –
Газиз Әнкәм исән чагында…
Вафатына инде өч ел тулды –
Күңелем Аны бик тә сагына!

Мамадышта бакыйлыкка күчте –
Илбаш бүләк иткән фатирда…
Арташыма алып кайттык үзен –
Әткәм Рухы шунда чакыра!

Алар – бергә хәзер!! Мәңгелектән
Аваз килә: «Матур яшәгез!
Газиз Туган җирне онытмагыз –
Шулчак Сезгә сөеп дәшәрбез!..»

Әткәм-Әнкәм васыятен үтәп,
Гел игелек кылып, Яктылык
Бүләк итү – безнең бурычыбыз,
Тормышыбыз китсен яхшырып!

Мамадышым – Илем йөрәгендә,
Республикамда – без нәкъ үзәктә!
Шатлыкларны бергә уртаклашыйк,
Кыен чакта – булыйк терәк тә!

Мамадышым – газиз Әнкәм кебек! –
Изге дога кебек яңгырый…
Мамадышым, Синдә туганга мин –
Бик бәхетле, Рәхмәт яугыры!

Якташларым минем, җандашларым,
Сезне һәрчак саг(ы)нып кайтамын…
Эшләрегез Сезнең һәрчак уңсын,
Исән генә булсын Ватаным!

Яшәү ямен бергә уртаклашыйк,
Нурлы-җырлы булсын бу хәят!
Мамадышым балкып яшәсен гел,
Телим Сезгә сөю-сәгадәт!

…Туган як ул – космодром кебек,
Кайтабыз да, тагын китәбез…
«Мамадышым!» дигән тансык сүзне
Йөрәк түрендә гел йөртәбез!..

(*Үткән елның август аенда Мамадыш каласының мактаулы гражданнары исемлегенә тагын ике кеше өстәлде. Аларның беренчесе – районыбызның Иске Завод авылында туып-үсеп, шәһәребезне төзекләндерүгә-матурлауга үзеннән зур өлеш керткән тынгысыз җанлы фидакарь шәхес Салих Гасыйм улы Сәлахов булса, икенчесе – шушы юлларның авторы. Муниципаль район хакимияте башлыгы Анатолий Петрович Иванов кулыннан истәлекле медальне һәм таныклыкны кабул итеп алгач, күңелемдәге ихлас рәхмәт хисләре әлеге шигыремә күчте. – Авт.)

 

КУКМАРА
(җыр)

Нинди тылсым көче бардыр Синдә?! –
Китүгә үк сагынам өзелеп…
Шашкын хисләремне тыя алмый
Кайтыр кебек булам йөгереп!

Кушымта:
Чап син, поезд, алга, һич тукталма! –
Юлларыңда яшел ут яна…
Яшь наратлар үскән тавы белән
Дәшеп тора безне Кукмара!

Сөю гөлем Синдә чәчәк атты
Ташкыннарың ташкан язларда…
Шул язларның дәртен, сихрилеген
Йөрәгемдә йөртәм һаман да!

Кушымта:
Чап син, поезд, алга, һич тукталма! –
Юлларыңда яшел ут яна…
Көмеш сулы Нурминкәсе белән
Дәшеп тора безне Кукмара!

Кайткан чакта Синең яннарыңа,
Гүя, канатланып очам мин! –
Бик кадерле газиз туфрагыңны
Кайнар күкрәгемә кысам мин…

Кушымта:
Чап син, поезд, алга, һич тукталма! –
Юлларыңда яшел ут яна…
Эшчән, хисчән кешеләре белән
Дәшеп тора безне Кукмара!
Колачын киң җәеп, шат елмаеп
Каршы ала һәрчак Кукмара!..

 

МЕҢ РӘХМӘТЛЕМЕН!..

Батырларга балачактан гашыйк,
Эзтабарлык күптән канымда.
Бабам белән Әткәм әманәтен
Онытмыйм һич – алар җанымда!

Җиденче дистәмне тутырып киләм,
Чал булсам да, күңелем яшь әле! –
Яңа батырларны тапкан саен,
Йөрәккәем кат-кат яшәрде!

Эзләп таптым! Каһарманнар шуңа
Миңа да бит гомер бүләк итте:
Ничә тапкыр үлем янаганда,
Алар саклап: «Яшә!» – диеп китте…

Мең рәхмәтле шәһит җаннарга мин,
Тарихта да үз өлешем калды…
Йөрәгемдә Хәтер Уты дөрләп,
Тынгы бирми көне-төне янды!

Бабам, Әткәм васыятен үтәп,
Уздым бик күп илләр аркылы…
Эзләп тапкан яңа каһарманнар:
«Яшибез!» – дип, сөенеп балкыды.

Гел балкырга тиеш гаярь затлар –
Алар безгә Җиңү бүләк иткән!
…Еллар үткән саен, каһарманнар
Кадерлерәк була бара икән!..

 

 

СОРАМЫЙМЫН СИННӘН БАШКА БЕРНИ…

(Җыр)
Сорамыймын синнән
башка берни:
Чәчләремнән генә
сыйпа бары…
Тетрәнеп тора һәр күзәнәк –
Күңел гүя очкын көткән
дары!..
Чәчләремнән генә
сыйпа бары!..
Сорамыймын синнән
башка берни:
Күзләремә генә тутырып
бер кара…
Син кабызган гыйшык уты
анда
Сүнми бер дә –
һәрчак дөрләп яна!..
Күзләремә генә тутырып
бер кара!..
Сорамыймын синнән
башка берни:
Җырларымны гына бакчы
тыңлап…
Алар сиңа һич тә тынгы
бирмәс,
Колагыңда көне-төне чыңлап…
Җырларымны гына бакчы
тыңлап!

 

СЕЗНЕҢ АРАГЫЗДА ЯШИМ!..* 

Бәхилләшәм сезнең белән –
Күңелкәем тулышкан…
Тик белегез: беркайчан да
Туймадым мин тормыштан!
Туймадым сезне яратып,
Туймадым җырлап-сөеп…
Сезнең кебек асыл җаннар
Булганда, дөнья көлеп
Тора иде һәрвакытта! –
Беркайчан да онытмам…
…Үзем дә мин тузан кебек
Тузгымам – юкка чыкмам!
Таңнар булып атармын мин,
Кояш булып балкырмын! –
Һәр иртәдә сезнең янга
Җылы нурдай кайтырмын!
Чәчегездән үбәрмен мин,
Битегездән сыйпармын,
Иңнәрегездән иркәләп,
Назлап кына кочармын…
Ә аннары Мәңгелеккә
Бер җыр булып очармын! –
Шул Үлмәс Моң гел яңгырар
Күңелегезнең күгендә…
Җырга гашыйк булган җаннар
Картаюны белми лә –
Сезнең арагызда яшим,
Тургай кебек, бүген дә!..

(*Арабыздан вакытсыз киткән якын дусларыбызның безгә – исәннәргә –бакый дөньяга күчәр алдыннан әйтеп калдырган соңгы сүзләрен хәтердә кат-кат яңартып, аларның һәркайсы исеменнән язылды әлеге шигъри юллар. – Авт.)


Комментарий язарга