Яз
Су буенда су чәчрәтеп
Уйный балалар.

Су буйларын яңгыратып
Җырлыйлар алар.
Зәңгәр күктән каңгылдашып
Казлар үтәләр,
Ә балалар ул казларга
Яулык селкәләр.
Су буенда җем-җем итә
Май чәчәкләре.
Иркәләнеп оча майның
Күбәләкләре.
Күк йөзеннән ак чәчәктәй
Кояш нур сибә.
Яфрак яра бакчаларда
Шомырт һәм чия.
Һәр көн шулай – матур яздай
Безнең илебез.
Кайгысыз һәм хәсрәтсез
Безнең җиребез.
1936.
Туган авылымда
Я в старом сказочном лесу! 
Как пахнет липовым цветом! 
Чарует месяц душу мне 
Каким-то странным светом.
Г.Гейне
Киткәнемә инде бик күп еллар,
Сагынгандыр мине карурман,
Мин югында инде бик күп уллар
Үскәннәрдер, хәзер мин аларны
Кыйнап китсәләр дә танымам!
Мин киткән ел инде ерак калды,
Ак чал күмде кара чәчемне.
Кайчагында шулай сүз аралый
Сорасалар минем яшемне,
Алдалыйм мин:
                         яшем яшереп калам,
Яшь булырга телим һаман да,
Кайчак ышанып
                           докторларга барам:
– Яшәртегез! – димен аларга.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Карт хис итеп инде хәзер менә,
Кайтып барам туган җиремә,
Таныш кебек анда зәңгәр күк тә,
Йомшак кебек аның җиле дә.
Каршылаган кебек селкенәләр
Мин утыртып киткән имәннәр,
Тезелеп киткән миләш агачлары
Тәлгәшләрен түбән игәннәр.
Минем уйнап йөргән урыннарым
Яшел чирәмнәргә күмелгән.
Миннән нәни калган куаклар да
Кызыл чияләргә төренгән.
Бала чакларымны уйлый-уйлый
Килеп кердем туган йортыма.
Яулыгын артка чөеп, тирләп, әни
Бал-шикәрләп чәйләп утыра.
– Саумы, әнкәй!
Саумы… Таныйсыңмы
Күптән чыгып киткән балаңны?
Әле дә мине, әни, яратамсың?
Сагынып кайттым сине – анамны.
Бүләгем бар, әни, сиңа минем:
Баш яулыгы, күлмәк, галошлар…
Ә үзеңдә нинди яңалыклар?
Исәнме соң минем танышлар?
Сөйлә, әнкәй.
Тизрәк сөйлә миңа:
Урманымны, иркен кырымны.
Сагындыңмы авыл кырларында
Көтү көтеп йөргән улыңны?
Ул яшәрде кебек шатлыгыннан,
Җитезләнеп чәен яңартты.
Аның өчен гүя тагын бер кат
Нур балкытып алсу таң атты.
Миннән калган нәни шаян мәче
Әле дә исән, ләкин олгайган,
Ул, таныган кебек алга менеп,
Ялаштырып карый куллардан.
Чыгып киттем алма бакчасына.
Йотылып сулыйм тәмле һавасын.
Өзеп алам кызыл сливасын,
Өзеп алам әнис алмасын.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Кырга киттем,
Бодай дулкыннары
Иелә-иелә каршы алдылар,
Тургайлар да, бик сагынган кебек,
Баш түбәмдә сайрап бардылар.
Беткән кырда сарут үләннәре,
Күмеп китә торган ызаннар.
Беткән анда әрем сабаклары,
Мин яратмый торган сырланнар.
Бик ерактан борнын сузып торган
Авыл буендагы тегермән
Җимерелгән инде, тирә-ягы
Алабута белән күмелгән.
Күкрәк кага тып-тып,
Су буенда
Бер тегермән, үзе моторлы,
Хәтерләтә үзе көрәшләрдә
Сугышып йөргән көчле батырны.
Кайда, авыл, теге сасыган күлең?
Кайда теге «изге» наратлар?
Кайда теге, ияген сакал күмеп,
Надан кайткан иске солдатлар?
Кемгә генә барып дәшсәм дә мин,
Күрәм анда совет картларын,
Чәчәкләргә чумган бакча буйлап,
Ындырларга табан атладым.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Кармак тотып, нәни пионерлар
Су буена китеп баралар.
Алар тавышы белән
                               яңгырый кырлар,
Алар шат хис белән яналар.
Йөргән идем мин дә нәни чакта
Ташлар атып бака күленә,
Хәзер инде минем күз төбемдә
Җыерчыклар сызылып күренә.
Ләкин алар картаюдан түгел,
Көрәшләрдән калган эз генә,
Рәхәт тормыш хәзер,
Йөз яшь кенә
Аз буладыр төсле күренә.
Йөз яшәсәм әгәр шатланырмын,
Үкенеч булыр үлсәм вакытсыз,
Үлә калсам һаман кабатланыр
Илемә булган шушы актык сүз:
– Их, яшисе килә, җир күкрәтеп,
Ал чәчәкле якты илемдә!
Без көрәшләр кичтек,
                                    җир тетрәтеп,
Бирешмәбез тиген үлемгә!
1939.
Шагыйрь үлгәч
Үләрмен дә
Онытырлар, дип,
Юкка гына, йөрәк, янасың,
Тамбов урманнары сагыныр әле
Үзе үстергән бунтарь баласын!
Һ.Такташ
Күккә карыйм,
Күктә бер йолдыз да
Болытларга мәңге күмелми,
Җиргә карыйм,
Җирдә зәңгәр күзле
Сөйгән шагыйрь Такташ күренми.
Сыркыдыда әллә уйчан егет
Көтә микән сөйгән казларын,
Кая китте?
Әллә ул Донбасста
Өйрәнәме күмер базларын!
Җыелыш ачылыр,
Тиздән концерт булыр,
Киң зал көтәр үзенең җырчысын,
Борылмалы озын юллар аша
Безгә килгән хисле юлчысын!
Кая китте зәңгәр күзле егет?
Ник күренми безнең арада?
Клуб сәхнәсенә үзе басып
Ник сөйләми бүген ул анда?
Эх, тыңлыйсы иде
                              үзенең тавышын,
Тыңлыйсы иде тирән хисләрен,
Тыңлыйсы иде аның «Мокамаен»,
Тамбовларда ничек үскәнен!
Күккә карыйм,
Күктә бер йолдыз да
Болытларга мәңге күмелми,
Җиргә карыйм,
Җирдә зәңгәр күзле
Сөйгән шагыйрь Такташ күренми.
Ул бүгенге авыл кырларыннан
Сөенеп атлый кебек тоела,
Әйтерсең лә шушы шатлыкларын
Ул сөйләргә бүген җыена.
«Шагыйрь үлгән!..» — диләр,
Ай, бик авыр,
Авырттыра бу сүз күңелне,
Һәр тармакта җиңеп чыккан кебек,
Эх, җиңәсе иде үлемне!
1934.
Кышкы юлда
Берәү дә юк, юлда
Тик без генә,
Ямщик белән икәү барабыз,
Табанына салкын тигән кебек,
Шыгыр-шыгыр килә чанабыз.
Кышкы төннәр салкын булгангадыр,
Юлчылар да бик үк йөрмиләр,
Әллә салкын тигән,
Маэмайлар да
Авылларда шаулап өрмиләр.
Бәлки, алар тәмләп кенә
Йоклыйлардыр салам ояда.
Юлда безнең
Толып якаларын
Әкрен генә кышкы җил кага.
Төн…
Шундый матур бу төн,
Ай яктысы канат каплаган,
Ә авылда
Кем генәдер,
Кем генәдер инде ятмаган…
Җидегән йолдыз,
Күзен чылт-чылт йомып,
Безне озатып килә калмыйча,
Һаман атлый безнең туры атыбыз,
Йөри белә юлда армыйча.
Әкрен-әкрен искән
Салкын җилләр
Безнең атка алай тимиләр,
Тик шулай да
                        безгә генә:
– Энем, салкын, толыбың ки, – диләр.
Шуңа, ахры,
Ямщик егетемнең
Бер кадаклы борыны сузылган,
Нәрсәгә соң, җаным,
Борчыласың,
Калдыңмы әллә сөйгән кызыңнан?
Ул ачулы,
Шундый ул ачулы,
Шуның өчен җавап бирмәде.
Ә соңыннан борын аслап кына
Кыз анасын «мактап» тиргәде:
Аны Маһруе, нәрсәгәдер,
Нәрсәгәдер, белмим,
                             ташлаган…
Ә соңыннан Маһруй инде,
Башка белән йөри башлаган.
Шулай, егет,
Яшь вакытта –
Матур кызлар бик күп алдыйлар.
– Алам, дисең,
Ул каһәрләр сиңа бармыйлар.
Аларны бит, җаным, кемнәр генә,
Кемнәр генә, сөям, димәгән,
Кемнәр генә мәхәббәт хатларын
Алар кулына язып бирмәгән.
Җидегән йолдыз һаман
Безнең арттан
Безне озатып әле килә иде,
Таң әтәче авыл буйларында
Таңга соңгы аккорд бирә иде.
Ә без инде әкрен генә
Тавыш-тынсыз юлда барабыз,
Сирәк-сирәк кенә
                  җил әбиен
Авыз эчләп «мактап» алабыз.
Буран күмгән…
Шуның өчен
Авыл инде нәни күренә,
Ә мин кырын ятып
Җырлап кайтам чана түрендә.
Безнең белән җил дә,
Ярышкан күк,
Авылларга табан исәдер,
Абау, матур… чишмә буйларына
Матур кызлар суга төшәләр…
Ә мин,
Зур булган күк,
Башым иеп кенә китәмен,
Тиздән, тиздән искереп беткән,
Үзем туган йортка җитәрмен.
Ә ямщигым мине
Үзем туган
Өй артына илтеп төшерер.
Әнкәй мине сөенеп
Каршы алыр,
Тәмле бәрәңгесен пешерер.
1927.
Чия бакчасы
Шомырт чәчәкләре җемелдәшә
Яшел яфрак күмгән урманда,
Кемнәр генә җырлап үтмәгәндер,
Шул урманнар аша узганда.
Күксел урман эчен шау китереп,
Сандугачлар анда сайрыйлар.
Агачлардан-агачларга кунып,
Алар анда куак сайлыйлар.
Чәчәкләргә чумган шул урманның
Бер суласаң исле һавасын,
Чәчләреңне ак чал капласа да,
Яшьлек хисе белән янасың…
Йөрәк һәм мин
Шаулый бакча.
Каен яфраклары
Җилфердәшеп җиргә коела.
Акылымның матур ак казлары
Соңгы тапкыр күлдә коена.
Карлар явар тиздән җир өстенә.
Зәңгәр бозлар күмәр күлләрне,
Билле туным киеп мин өстемә
Каршы алам кышкы көннәрне.
Йөрәгем, син нинди яшь әле,
Ягымлы син бөек халкыма;
Һаман синдә язлар чәчәге,
Җыр җырлыйм мин синең хакыңа.
Синең белән әле бик күп еллар
Уздырырбыз яшел болында.
Синең белән әле бик күп җырлар
Җырларбыз без Ватан турында.
Без килмәсәк, беләм,
                               сагынып шаулар
Күл буенда үскән тал-тирәк,
Юк җиләген өзми калган таулар,
Без җырламый калган таң сирәк.
Сау булыгыз,
                     минем йөргән җирләр,
Сау булыгыз, урман, болыннар,
Сау булыгыз, яшел төнбоеклар,
Җәй су кереп йөргән урыннар!
1940.

Комментарий язарга