Исәнмесез, хөрмәтле “Мәйдан” журналы редакциясе!

fbfe07f54ddd886ad12d2c7d2b391f4b-1

Бик озак уйланып йөргәннән соң, аптырап, үземне бик тә борчыган мәсьәләләр буенча кем белән уртаклашырга икән дип шактый уйланып йөргәч, фәкать сезнең белән элемтәгә керергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем.

Ни хәл итмәк кирәк, җәмгыятебез юньсезләнеп барган бу илдә борчыган мәсьәләләр бик күп шул. Иртүк йокыдан уянуга, тагын кемне астылар, кемне үтерделәр, кайда нинди ямьсез хәлләр булды икән дип, борчылып, куркып куясың.

Менә гел шулай дәшми яшәп, нервыларым какшап, ахыр чиккә җитеп, шыр куркакка әверелдем. Хәтта өйдә шылт иткән тавыш ишетелсә дә мин, егылырдай булып, озак тынычлана алмыйча дер калтырап йөрим. Бу илдә әйбәт кенә яшәп була микән?! Яхшы гына яши башласаң, әллә бу кеше юләр микән дип шикләнеп карый башлыйлар.

Ярый, Рәсәйдә бу табигый хәл булсын, көн дә берәр ямьсез хәл майтарылсын, ди. (Без монда яшәп аңа күнегеп беттек инде. Инде берәр көнне бернинди дә яман вакыйга булмаса, хәтта бераз ямансу да булып китә төсле. Хикмәт бит инде: кеше начарлыкка да күнегә, өйрәнә икән. Нидер булмый калса, аңа инде бу гаҗәп булып күренә, нәрсәдер җитми калган шикелле тоела).

Шулай да, яманлыклар хакында Рәсәйдә генә түгел, ни кызганыч, инде бүген үзебезнең Татарстаныбызда да ишетелгәли башлады. Шул ук сәүдә үзәкләрен яки чиркәүләрне яндыру, зиратларда вәхшилекләр кылыну, зур предприятиеләр ябылу (мәсәлән, Урыссуда электростанциясе ябылган, ә Азнакайда фермер хуҗалыгы банкротлыкка чыгып, меңләгән сыерларын алып чыгып киткәннәр…). Болар безгә – Татарстаннан читтә яшәүчеләргә дә бик авыр булып ишетелә. Шул уңайдан күп сораулар да туа. Мәсәлән, нишләп соң ил хөкүмәте бераз ярдәм күрсәтми икән шул бөлгенлеккә төшкән предприятияләргә яки хуҗалыкларга?..

Чынмы-ялганмы – белмим, ләкин, ишеткәнемчә, имеш, Татарстаныбызда “сәясәт” һәм “банкрот” төшенчәләренә бәйләп зыян салына, астыртын гамәлләр кылына икән. Сәясәт дигәнен гел дә аңламыйм инде, ә менә банкрот дигәне бераз аңлашыла. Ник дигәндә, “…крот” дип тәмамлана, ягъни безнеңчә “әрлән” дигән сүз. Әрлән гел җир казып йөри бит ул. Шул уңайдан: “Безгә дә чокыр казып йөрми микән ул хәшәрәт?” – дип уйлап куйдым. Кечкенә чакта миңа әнкәем сөйләгән бер гаҗәеп хикәят искә төште. Шуны кабат искә төшереп китмәкче булам.

Әнкәем, бер класс белеме булмаса да, бик тә укымышлы, акыллы кеше иде. Аны бик тә ихтирам итеп Муллабыстай дип йөрттеләр. Бер мәлне ул миңа бик тә истә калырлык хикәят сөйләде: “Ахрызаман алдыннан дөньяда әллә нинди хәшәрәтләр пәйда булачак. Иң беренче чиратта, Каф тавы артыннан Мәгъҗә белән Мәгъҗүҗ чыгачак. Алар, илдәге бөтен кешеләрне аздырып-туздырып, гаять начарлыклар кылып, бөтен дөньяның астын-өскә китерәчәк. Менә шулардан бик тә сакланырга, алардан ерак торырга кирәк булачак. Аларга иярсәң, шулар кебек явыз юлга басачаксың”. Мин сабый чакта шул Мәгъҗә белән Мәгъҗуз килүдән бик тә курка идем. Кинәт авыл башында берәр өермә яки буран чыкса, котым очып өйгә кереп мич эченә кача идем.

Менә шул әнкәй сөйләгән хикәят искә төште дә, “Шул ук сәясәт белән банкрот – Мәгҗә белән Мәгҗузләр түгел микән, икенче төскә кереп һәм икенче исем алып, безгә зыян салып йөрмиләр микән дип?..” – дип уйлана башладым. “Бу мәлгуньнәр Татарстаныбызны эчтән какшатып, хәлсезләндереп юкка чыгарырга тотынмадылар микән?” – дип, дер калтырап утырам. Газиз татар халкым, кадерле Татарстан Җөмһүриятебез өчен куркам, аның якты киләчәге, ягъни бөтен татарлар өчен бердәнбер Илебез Татарстан өчен борчылам. Чөнки безнең башка рухи Ватаныбыз юк!..

Киләчәктә Татарстан турында начар хәбәрләр чыгарып, аны “үз карамагына алырга”, “якасыннан тотырга”, губерна итәргә теләүчеләрдән үтә дә сак булыйк! Бөек халкыбыз тырыш һәм сәләтле. Ул – каты сынаулар үткән, көрәшләрдә чыныккан, зур уңышларга ирешкән абруйлы милләт. Шунлыктан ул, һичшиксез, бу авырлыкларны да җиңеп чыгар дип өметләнәм.

 

Ихтирам белән, Габделхак ӘХМӘТ.
Магнитогорск каласы.

Комментарий язарга