Логотип «Мәйдан» журналы

Йолдыз Миңнуллина икенче тапкыр Мөдәррис Әгъләм иҗатын театральләштерде

“Угол” иҗат лабораториясе үз тамашачаларына Мөдәррис Әгъләм иҗатын тәкъдим итте. Халык шагыйренең “Төшке ялдан соң” шигырен Йолдыз Миңнуллина театральләштерде.Йолдыз Миңнуллинага шигырьне сәхнәгә күче...

“Угол” иҗат лабораториясе үз тамашачаларына Мөдәррис Әгъләм иҗатын тәкъдим итте. Халык шагыйренең “Төшке ялдан соң” шигырен Йолдыз Миңнуллина театральләштерде.
Йолдыз Миңнуллина икенче тапкыр Мөдәррис Әгъләм иҗатын театральләштерде
Йолдыз Миңнуллинага шигырьне сәхнәгә күчерергә Кариев театры актрисасы Рузанна Хәбибуллина, Кариев театры педагогы Энҗе Гыйззәтова, журналист Айдар Әхмәдиев һәм башкалар булышты.
 Премьера спектакля «После тихого часа» Йолдыз Миннуллиной и Мударриса Аглямова
“Төшке ялдан соң” шигъри спектакле тамашачылары арасында ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, танылган кинорежиссер Тимур Бекмамбетов, театр режиссеры Илгиз Зәйниев, шагыйрә Илсөяр Иксанова, галимә Миләүшә Хабетдинова һәм башкалар бар иде.
"Татар-информ" хәбәрчесе Тимур Бикмамбетовның Йолдыз Миңнуллина иҗатын тамаша кылуын икенче тапкыр очрата. "Город АРТ-подготовка" театраль лабораториясе кысаларында куелган “Дом” театр эскизының авторы һәм төп артистларының берсе Йолдыз Миңнуллина иде. Эскиз тамашачылары арасында танылган режиссер Тимур Бекмамбетов та бар иде.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/15/186277/

Комментарийлар