Логотип «Мәйдан» журналы

Йогыртлы чизкейк

400- 500 гр. “Юбилейное” печеньесы, 180—200 гр. ак май, 1-2 аш кашыгы каймак, 500- 600 гр. эремчек, 4-5 йомырка, шикәр комы, ванилин тәм буенча. 2 данә “Даниссимо”йогырты ( эчендә шарчыклар булга...

400- 500 гр. “Юбилейное” печеньесы, 180—200 гр. ак май, 1-2 аш кашыгы каймак, 500- 600 гр. эремчек, 4-5 йомырка, шикәр комы, ванилин тәм буенча.
 
2 данә “Даниссимо”йогырты ( эчендә шарчыклар булганы) кирәк.
“Юбилейное” печеньесын вакларга һәм ак май белән яхшылап бутарга, табага салырга да, әзер массаны 15-20 минутка суыткычка куеп алырга.
Шул арада эремчеккә йомырка, шикәр, ванилин кушып яхшылап болгатырга. Аннан аны печенье өстенә салып, кызу булмаган ( 100-120 градуслы) мичтә 45-60 минут тотарга.
Мичтән алгач, өстенә йогырт салырга кирәк булачак. Әзер чизкейкны төрле җиләк-җимеш белән дә бизәргә була.
Әлеге чизкейкны пешерер өчен махсус таба (кырые алына торганы) кирәк!
 
https://vk.com/tatarshlari

Комментарийлар