Логотип «Мәйдан» журналы

Йогуртны өйдә үзебез әзерлик!

Үзең әзерләгәне тәмле дә, бик файдалы да була.Хәзер кибеттә йогуртларның төрлесе сатыла. Тик аның сыйфаты нинди булуы гына шикле. Ә менә өйдә әзерләнгән йогурт тәмле дә, файдалы да була.Кайбер хуҗабик...


Үзең әзерләгәне тәмле дә, бик файдалы да була.


jogurt-domashnij
Хәзер кибеттә йогуртларның төрлесе сатыла. Тик аның сыйфаты нинди булуы гына шикле. Ә менә өйдә әзерләнгән йогурт тәмле дә, файдалы да була.
Кайбер хуҗабикәләр йогурт ясау өчен озак саклана торган стерильләштерелгән сөт куллана. Мондый сөт югары температурада эшкәртелә, шуңа да анда бактерияләр, микроблар калмый. Яңа сауган авыл сөтеннән әзерләгән йогурт исә аеруча тәмле һәм куе була.Башта барлык савытларны: йогурт ясау өчен банкаларны, кашыкны, сөт кайната торган кәстрүлне яхшылап юып, өсләренә кайнар су коеп чайкатабыз. Сөтне кәстрүлгә салып, 37-42 градуска кадәр җылытабыз һәм ачыткы кушып болгатабыз. Йогурт ачыткысын кибеттән яисә даруханәдән сатып алырга була. Хәзер аларның төрлесе бар. Яхшылап болгатылган сөтне банкаларга салып, 8-12 сәгатькә җылы урынга куябыз. Бу вакыт эчендә банкаларны кузгатырга ярамый, селкетсәгез, йогурт килеп чыкмый.
Оеган йогуртны 2-3 сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Дөрес ясалган йогурт бик куе булырга тиеш, хәтта банканы әйләндергәндә дә ул түгелми. Өсте шома, ялтырап тора. Тәме бераз гына әчкелтем, үзе йомшак.
Үзең эшләгән йогуртта микрофлораны яхшырта торган файдалы микроорганизмнар саклана. Ул аеруча балалар һәм өлкәннәр өчен бик кирәк, ашкайнату системасын җайга сала.
Мондый йогуртка бал, кайнатма, мюсли, җиләк-җимеш кушып җибәрсәң, телеңне йотарлык була!



Фото: социаль челтәрләрдән.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар