Логотип «Мәйдан» журналы

Җитезлек җиңүләргә илтә

 Cпортчы булырга омтылган балада тәвәккәллек, үҗәтлек, чыдамлык, җитдилек һәм үз-үзенә ышаныч көчле булырга тиеш.Спорт кешенең шәхес булып формалашуына, ихтыярына, холкына, эмоциональ халәтенә би...

 
Cпортчы булырга омтылган балада тәвәккәллек, үҗәтлек, чыдамлык, җитдилек һәм үз-үзенә ышаныч көчле булырга тиеш.
15_vildanova_img_1433
Спорт кешенең шәхес булып формалашуына, ихтыярына, холкына, эмоциональ халәтенә бик зур йогынты ясый. Шуның аша спортчы чын «тормыш мәктәбе» үтә. Чыннан да, спорт белән шөгыльләнү тәнне, сәламәтлекне генә түгел, кешенең холкын да ныгыта, чыныктыра. Кешенең дөньяны күзаллавы үзгәрә, тора-бара ул тәҗрибә туплый, остара, чарлана. Әлеге әңгәмәбез спорт дөньясында үз йолдызын кабызган спортчы кыз турында.
Айсылу Вилданова – Чаллы кызы, 60 нчы мәктәпнең чыгарылыш сыйныфында укый. Тиздән аның алдына һөнәр сайлау мәсьәләсе килеп басачак. Тик ул инде үсмер чакта сайлаган юнәлешне дәвам итәчәген төгәл белә. «Киләчәгем спорттан аерылгысыз булуын ышанып әйтә алам. Чөнки спорт – минем бөтен барлыгым: акылым, хис-тойгыларым, яшәешем», – ди яшь спортчы. Айсылу «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә җиңел атлетика белән шөгыльләнә, төрле спартакиада, чемпионатларда чыгыш ясап, уңышлы гына күрсәткечләргә ирешеп килә. Cпорт мәктәбенә керүе турында иптәш кызына җиткергәч: «Нинди спорт төрен сайлавыңны әйтеп тормасаң да була, йөгерүне өстен күрүеңне болай да беләбез!» – дип кенә җавап кайтара дусты. Тиктормас, хәрәкәтчән һәм җитез кызның нәкъ менә бу спорт төрен сайлавы берәүне дә гаҗәпләндерми. Айсылу түбән сыйныфларда укыганда ук спортны үз итә: биюгә йөри, кыз бала өчен ят булган спорт юнәлеше – таэквондо белән дә шөгыльләнеп карый. Болар белән беррәттән йөзү белән мавыга, су астына төшеп, андагы мохитне өйрәнү теләге дә була анда.
– Су асты патшалыгын өйрәнү омтылышың булгач, нигә әлеге юнәлеш буенча китәргә тиләмисең? – дип сорадым үзеннән.
– Бу турыда кечкенәрәк чакта хыяллана идем. Үсә төшкәч, андый уйлар юкка чыкты. Кеше гел эзләнүдә бит, үсмер чакта бигрәк тә кызыксынучан буласың. Башкалардан калышасы килмәү теләге дә үзенекен иткәндер. Әлбәттә, ул шөгыльләремнең ихтыяр көчемне сынап карау, тагын да камилләшү өчен файдасы булмый калмагандыр.
– Димәк, ул чактагы кызыксынуларың синең хәзерге барлыгыңа, ягъни холкың, тормышка карашың үзгәрүгә дә йогынты ясамый калмаган?
– Дөрестән дә, кечкенәдән спортка тартылуым мине күпмедер чыныктырды, кайбер куркуларны җиңәргә һәм, иң мөһиме, югалып калмаска, үз юлымны табарга өйрәтте.
«Ул югалып кала торганнардан түгел, үзенә ни кирәген яхшы белә һәм куйган максатына ирешергә тырыша», – ди кызы турында Лилия ханым.
Айсылу кебекләр турында «баскан җирдән ут чыгара» диләр. Әйтелгәннәргә өстәп, шуны да ассызыклап узасы килә: Айсылуны көчле фигыльле, чыдам, кыю, язмыш сынауларына бирешмәүчеләр рәтенә кертсәң дә урынлыдыр. Ул уңышсызлыкка боегып, «менә барып чыкмады» дип тормыштан зарланып, күктән төшкән бәхетне көтеп утыра торганнардан түгел. Үзе өермәдәй язмыш җилләренә каршы йөгерә торганнардан. «Юлымда очраган авырлыкларны, киртәләрне дә йөгереп узам!» – дип шаяртырга ярата кыз.
Айсылуның балачагы авылда үтә. Әнисенең туган ягы Сарманга ашкынып кайта ул. Чөнки биредә аны бергә уйнап үскән иптәшләре, балачагының куанычлы мизгелләре белән тулы матур хатирәләр һәм яраткан әби-бабасы көтеп тора. «Монда мине ниндидер бер тылсымлы көч тартып кайтара. Нинди генә мәшәкатьләрем булмасын, барысын да читкә этәреп, авыл ягына юнәләм», – ди яшь спортчы. Шушы гүзәл якның елгасында су коенып, сихри урманында гөмбә, чикләвек җыеп уза Айсылуның балачагы. Авылдагы дуслары арасында күпчелекне малайлар тәшкил итә, шуңа күрә Айсылу алардан калышмый: койма башына да, агач башына да иң беренче булып менеп җитә. Еш кына бабасы Рәискә ияреп балык тотарга да, печән чабарга, көтү көтәргә дә бара. Гел малайлар янәшәсендә үскәнгәдер, Айсылу ике уйларга яратмый, курку белмәс, тәвәккәл холыклы булып үсә.
– Каршыма ажгырып килгән ферма үгезеннән дә, таларга теләп артымнан куган каздан да, урманда йөргәндә чокырдан килеп чыккан еланнан да куркып калмадым, – ди Айсылу. Шундый холыкка ия булуы аңа киләчәктә күп кенә авырлыкларны башын горур күтәреп уздырып җибәрергә ярдәм итәчәк.
– Бала чакта мин үземнең егылып яки берәр җиремне авырттырып елаганымны, нәрсәдәндер куркып калуымны хәтерләмим. Кемнеңдер кыерсытуыннан елаган чаклар да истә калмаган. Мине елатуы авыр иде, – дип, елмаеп искә ала яшь спортчы шул борчу-мәшәкатьсез чакларны.
Укырга кергәч, Айсылу авылга сирәгрәк кайта. Шулай да дуслары, якыннары белән хатлар аша хәбәрләшеп тора. Җиңел атлетика белән ныклап унбер яшеннән шөгыльләнә башлый. Яшь спортчы кыска гына вакыт эчендә зур уңышлар яуларга өлгерә. Йөгерү буенча үсмерләр арасында узган шәһәркүләм ярышта тәүге тапкыр чыгыш ясавын, дулкынланудан тез буыннары калтыравын әле дә хәтерли.
– Чыгыш ясар алдыннан кинәт кенә курку хисе биләп алды. Аның кадәр тамашачыны, жюри әгъзаларын күргәч югалып калдым. Юк-барга еламасам да, бу вакытта нишләптер кычкырып елыйсы килде. «Әллә кире борылыйм микән?» – дигән уй йөгереп үтте башымнан. Тренерым – тәҗрибәле спорт мастеры Валентин Иванович Стариков – каушавымны бик тиз сизеп алды һәм киңәшләре, җылы сүзләре белән куркуны җиңәргә ярдәм итте. Әйтергә кирәк, бу ярышта уңышлы гына күрсәткечләргә ирештем, – дип искә ала спортчы.
Айсылуның профессиональ спорт дөньясына аяк басуы шул тәүге казанышларыннан соң башлана. Аның әйтүенчә, кечкенә генә уңыш та алга барырга, ирешелгәннәр белән генә тукталмаска, яңа үрләр яуларга этәргеч бирә.
Вилдановлар нәселендә Айсылудан башка спортчылар юк икән. Тик әнисе Лилия ханым, вакыты булганда, кызы белән физик күнекмәләр ясаудан баш тартмый, иртән йөгерергә дә бергә чыгалар. Бергә спортзалга да барыштыралар икән. Лилия ханым кызыннан бераз гына да калышырга теләми. Үзен яхшы формада тотарга тырыша. Шуңадырмы, Айсылуның сайлаган юлын хуплый, һәрчак аңа терәк була, казанышларына ихластан сөенә. Кызының һәр чыгышын борчылып, дулкынланып күзәтә. Яшь спортчының төп җанатарлары да – әнисе һәм бергә уйнап үскән туганнан туган абыйлары. Алар Айсылуның спортта яхшы күрсәткечләргә ирешәчәгенә тамчы да шикләнми.
– Профессиональ спортка ничек килдең, моңа кем этәргеч булды?
– Иң беренче чиратта, әлбәттә, гаиләм. Алар, спортка омтылышымны күреп, бу юнәлештә китүемә каршылык күрсәтмәде. Әлеге өлкәдә ниндидер уңышларга ирешүемдә якыннарымның өлеше шактый дип әйтә алам. Шулай ук тренерым Валентин Иванович өлеше зур монда. Спорт дөньясына нәкъ менә ул юл күрсәтте һәм уңышка ирешүнең серләрен ачты.
Айсылуның Валентин Стариков белән очрашуы очраклы рәвештә була. Беренче тапкыр алар 2010 елда Чаллы мәктәпләре арасында узган җәйге спартакиада вакытында таныша, атаклы тренер бу ярышка хөкемдар итеп чакырыла. Әлеге хәрәкәтчән, үҗәт, тәвәккәл кызны республикабызга әллә никадәр танылган спортчылар әзерләгән тәҗрибәле тренер бик тиз күреп ала. Айсылудан өметле спортчы чыгачагын шунда ук чамалый ул. Әлеге ярышта А.Вилданова югары нәтиҗәгә ирешә. Нәкъ менә шул җиңүе хәлиткеч роль уйный да инде. Бераздан Валентин Иванович җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый. «Ул миңа әтием кебек», – ди яшь спортчы аның турында.
16_vildanova
Туганнары, дуслары Айсылуның спортка омтылышын башта бер мавыгу итеп кенә кабул итсәләр, соңга таба аның карары ныклы булуын аңлыйлар. Казанышларын да күргәч, спорт аның яшәү рәвешенә әйләнәчәгенә чын-чынлап ышаналар. Шуңа күрә аны бер генә тренировка, ярыш һәм җыеннан да калдырмаска тырышалар. Тренеры бара алмаганда, Айсылу ярышларга якыннары белән йөри. Җәйге җылы көннәрдә тренировкалары урман аланында узса, кышын – манежда, ягъни йөгерү өчен махсус катлам җәелгән мәйданчыкта уза. Бу мәйданчыкта гади аяк кием белән йөреп булмый, чөнки ул тайгак. Моның өчен йөгерешчеләр генә кия торган «шипы»лы аяк киеме каралган. Яшь спортчы әйтүенчә, әлеге төр аяк киеменә ияләшүе кыенрак икән.
– Ни өчен нәкъ менә бу спорт төрен сайладың? Кызлар өчен башка төрләре дә җитәрлек бит?
– Мин махсус сайламадым, күңелемә ошаганына өстенлек бирдем. Үземне йөгерү буенча сынап карадым да, булдыра алачагымны аңлап, шул юнәлештә китәргә булдым. Аннары күп кенә таныш кызлар да йөгерүне үз итте. Әлбәттә, җиңел атлетиканың төрләре байтак, мине аеруча сикерү төре кызыксындыра. Үземне төрле спорт юнәлешләрендә сынап карарга яратам.
Айсылу – бик кызыксынучан, үз дигәненә ирешмичә туктамый торган тынгысыз җан. Спортка килүенә әле дүрт-биш ел гына булуга карамастан, җиңүче данын кулыннан ычкындырырга теләми ул. Шундый казанышлардан иң мөһимнәрен атап үтү урынлы булыр. 2014 елда җиңел атлетика буенча Пермь шәһәрендә узган Россия беренчелегендә югары күрсәткечләргә ирешә. 2015 елда Түбән Камада В.Сазонов истәлегенә оештырылган ярышта 400 метрга йөгерү буенча (1998–1999 елгы үсмерләр арасында) беренчелекне яулый. 2015 елны Чебоксар шәһәрендә 400 метрга йөгерү буенча үткән VII җәйге спартакиаданың икенче этабында призлы урынга лаек була. 2016 елда Чиләбедә кызлар арасында җиңел атлетика буенча узган Россия беренчелегендә дә сынатмый. Сикерү төре буенча да 2014 елны Пенза шәһәрендә үткәрелгән спартакиадада җиңү яулый. Дөрес, бу спорт төре буенча чыгыш ясау очраклы рәвештә насыйп була аңа. Айсылуның җиңүләре моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Элек ул яшүсмерләр төркемендә чыгыш ясаса, бүген инде бу спорт төре буенча зурлар төркемендә яхшы күрсәткечләргә ирешеп килә. Ул спорт мастерына кандидат та әле, Россия җыелма командасы составына эләгү теләге белән яна.
21_vildanova
Спортчының көн тәртибе, тренировкалар турында да кызыксындым.
– Без командада шөгыльләнәбез, бергәләп 150 метрга йөгерәбез. Һәрберебезнең үз тренировка тәртибе бар. Тренировкалар манежда башлана. Иң башта дөрес сулыш алу буенча күнегүләр башкарабыз, аннары акрын гына атлап йөрү, буыннарны язу күнекмәләрен башкарам. Каршылыклардан торган полоса буенча йөгерү, сикерү – иң яраткан күнегү төрләреннән берсе.
– Ничек уйлыйсың, теләгән һәр кеше спортчы була аламы?
– Омтылыш булса, ихтыяр көче булса, әлбәттә, була ала. Моның өчен бик зур тырышлык куярга, ялкаулыкны җиңәргә, үз-үзеңә ышанырга кирәк. Яхшы нәтиҗәгә ирешкәнче шактый гына авырлыклар аша узасы булачагын әйтеп тору кирәкмидер. Ни дисәң дә, тормыш гел җиңүләрдән генә тормый. Аннары спортчының төп сыйфаты – җиңелүне, уңышсызлыкны кабул итә белү. Шул сыйфатны үзеңдә тәрбияләү зарур.
– Даннары бездә генә түгел, чит илләргә дә таралган танылган спортчыларыбыз арасыннан кайсыларын үзең өчен үрнәк саныйсың?
– Алар берничә һәм һәрберсе үзенчәлекле дияр идем. Җиңел атлетика буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Дарья Клементина, колга белән сикерү буенча ике мәртәбә Олимпия чемпионы Елена Исенбаева һәм Чаллыдан шәһәрдәшебез Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкиналарның казанышлары мине яңа үрләр яуларга рухландыра.
– Спортка тәүге адымнарын ясаган, йөгерә башлаган яшьтәшләреңә нинди киңәш бирер идең?
– Һәр нәрсәнең үз җае бар. Тренировка сулыш алу күнегүләреннән башлана. Берничә метр атлап барасың, әкренләп тизлегеңне арттырасың, шуннан гына йөгереп китәсең. Югары нәтиҗәләргә ирешәм дип, егылганчы чапмыйсың, әлбәттә. Вакытында йокларга, ял итәргә һәм дөрес тукланырга кирәк. Ярышлар алдыннан позитив рухта булуың аеруча зур роль уйный...
Спорт кешенең күңел халәте булырга тиеш. Уңыш яулау, дан казану өчен яисә үзеңне башкалардан өстен итеп күрсәтү максатыннан спорт белән шөгыльләнә башлау – зур ялгышлык, вакыт үткәрү генә. Үзеңне мәҗбүр итеп, нәрсәдер исбатлыйм дип кенә уңышка ирешү мөмкин түгел дип саный Айсылу. Әңгәмәдәшемә яңадан-яңа уңышларга ирешеп, дөнья чемпионы исеменә лаек булып, Татарстаныбыз данын еракларга танытырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
 

Комментарийлар