Исбатланган иске хакыйкатьне

үзе ачты күңелем, шаккатты:

җисми икән дөнья,

 

шуңа икән

иртәм таңлы,

кичләр шәфәкъле.

 

Кояш тирәсендә Җир әйләнә.

Төн артыннан якты көн туа.

Яңа язда җирне яңартырга

кыз туа да илгә, ул туа.

 

Җисми икән дөнья.

Искән җилләр

сәлам түгел сөйгән ярлардан.

Сандугач та җәйнең уртасында

туктый, диләр, өзелеп сайраудан.

 

Хыялыйның каурый канатында

Оя кора чуар мәшәкать…

Ләкин –

кемнәр өчен йолдыз атыла,

кемне сагынып сызыла бу шәфәкъ?!

 

Исеме табылмаган нинди көчләр,

туфрак-җирдән йолкып, кешене

алып менә хыял үрләренә? –

Төреп бирә идеал серләренә

яшәешнең гади җисемен.

 

Юк, ышанмыйм! –

Әгәр җисми җирсү

өстен булса изге хисләрдән –

нигә һаман елый Ярославна,

дастан туа Таһир-Зөһрәдән?!

 

Берәү өчен берәү канын бирә.

Җаны фида –

сатмый иманын.

Илаһилык җиңә – үтә алса

җир-суларның җисми сынавын.

1972

Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА

Фото: https://pixabay.com/

«Мәйдан» №3, 2020 ел.


Комментарий язарга