Күңел оча, белмим кай якларга,
Нәрсә эзли, кая талпына?

 

Туган нигез*

Илгиз Закиров көе

Кендек каным тамган нигез,
Тамырым сиңа тоташкан.
Башка йортларда яшимен,
Алар җансыз, гел таштан.

Кушымта:
Тормыш – диңгез…
Бу дөньяда
Әти-әни булмаса да,
Тарта нигез.

Өзгәләнә үзәкләрем,
Туган йортым чакыра.
Бик кайтасым килсә дә бит,
Мине кем көтеп тора?!

Кушымта.

Исән чакта әти-әни,
Кадерләдекме икән?!
Җанымны уйлар өзгәли,
Дөрес яшибез микән?!

Кушымта.

Бик сагынам үзегезне,
Өзелеп кайтасым килә.
Нигеземә башым салып,
Назда янасым килә.

Кушымта:
Тормыш – диңгез…
Бу дөньяда
Әти-әни булмаса да,
Тарта нигез…

 

Мәркәзебез Казан

Салават Шәрәфиев көе

Сибелгән барча татарны
Чакыра, көтә Казан.
Бердәмлеккә омтылганда
Көч-куәт биргән сыман.

Кушымта:
Кояш кебек балкып торган
Мәркәзебез – син, Казан.
Ничәмә йөрәктә чыңлый
Моң тулы серле азан.

Яулар күргән, янган-көйгән,
Исән калган бит һаман.
Шатлыгын да, кайгысын да
Күтәрә алган каһарман.

Кушымта:
Кояш кебек балкыган
Мәркәзебез – син, Казан.
Ничә йөрәктә чыңлый
Моңлы, илаһи азан.

Һәр татар җанына якын
Исемең дә, үзең дә.
Нур чәчеп, көлеп торасың
Ун гасыр җир йөзендә.

 

Татарстан

Зөлфия Җиһан көе

Татарстан, данлы Республикам,
Сокланырлык гүзәл җирем син!
Сыйдыргансың ничә милләт халкын,
Киң күңелле тату илем син!

Шанлы тарих… Күпне күргән халкым,
Яуда көчле, җанда Ак барсың.
Идел-йортым, батыр кешеләрең
Авырлыкның җиңә барысын.

Яшә, яшьнә, күркәм Татарстан!
Горурлыгы бердәм халкымның.
Һәрберебез тоя байрагыңның
Нур балкыткан якты ялкынын.

 

Әниле йорт

Зөлфия Җиһан көе

Тәрәзәдән карап калды әни,
Балачакны искә төшереп.
Ничә көннәр, ничә күзләр белән
Көткәнбездер аны тилмереп.
Балаларын көтә хәзер әни,
Балаларын көтә туган як.
Су юлыдай кайтыр юллар озын,
Әниле йорт көтә, ул – маяк.
Тәрәзәдән әни карап калды,
Иреннәре дога кабатлый.
Аллаһыдан сорый хәерле юл,
Догаларын ишет, йа Рабби!

Әни карап калды тәрәзәдән,
Юлларыбыз уңар, иншаллаһ.
Әниләрне озак яшәт әле,
Үтенәбез синнән, и Аллаһ!

 

Кипкән букет

Анна Гыйльметдинова көе

Чәнечкеле булсын, кипкән булсын,
Әллә ничә айлар үткән булсын –
Калдырыгыз миңа ул букетны,
Күңелемә нурын биреп торсын.

Чәнечкеле булсын, кипкән булсын,
Кышның урталары җиткән булсын –
Өстәлемә куйыйм ул букетны,
Туган ягым истәлеге – торсын.

Чәнечкеле булсын, кипкән булсын,
Матурлыгы инде киткән булсын –
Җан өшеткеч кышкы бураннарда
Җылы җәйне сагындырып торсын…
Чәнечкеле булсын, кипкән булсын…

 

Азан

Рубис Зарипов,
Анна Гыйльметдинова көйләре

Гасырлардан ишетелгән кебек,
Күңелемдә яңгырый бу азан.
Тетрәнүле халык тарихының
Моң-сагышы мәллә, син кайдан?

Йөрәкләрне шомландыра кебек
Ишетелгән саен бу азан.
Дөньядагы барлык мөселманның
Кан-яшеме әллә, син кайдан?

Ишетүгә тораташтай катам,
Тылсым көче синдә, и азан!
Гади сүз дә, гади моң да түгел,
Күкләрдәнме әллә, син кайдан?
Изгеләрдән изге, и азан.

 

Мин җиргә килмәгән мәңгегә

Анна Гыйльметдинова көе

Мин Җиргә килмәгән мәңгегә,
Мин Җирдән китәрмен бервакыт.
Мин Җирдә яшимен вакытлы,
Җирдәге һәр мизгел – ул якут.

Мин Җирдән китәрмен бервакыт,
Җанымны чәчәккә уратып.
Галәмдә Җир – сөю урыны,
Мин яшим Җиремне яратып.

Мин Җирдә яшимен вакытлы,
Сөюен, сагышын колачлап.
Китсәм дә, кайтырмын дип уйлап
Китәрмен Җиремне кочаклап.

Җирдәге һәр мизгел – ул якут,
Кадерен белергә тырышам.
Күңелгә матурлык тутырып,
Җылымны бирим дип сырышам.

Мин Җиргә килмәгән мәңгегә.

 

Күңел оча

Рубис Зарипов көе

Күңел оча, белмим кай якларга,
Нәрсә эзли, кая талпына?
Әйтерсең лә туган якларына
Яз кайтасы коштай тартыла.

Матурлыкны эзләп оча микән,
Җирдә бар да ал да гөл түгел.
Кая барып, кемгә тотыныр ул,
Күк һәм җир тормышы бер түгел.

Җавап көтми, күңел һаман оча,
Бар Галәмне килә кочасы.
Җиһан чиксез, күпне күрер өчен,
Ай-һай, күңел, күпме очасы…

 

Кыңгырау чәчәкләре

Инсаф Хәбибуллин көе

Кыңгырау чәчәкләрендә
Зәңгәр күкнең күзләре.
Кыңгыраулар тавыш бирә,
Сагышларга түз әле.

Кушымта:
Кыңгыраулар, кыңгыраулар
Зәңгәр күкнең төсләре.
Зәңгәр күктән аңа күчкән
Мәхәббәтле күзләре.
Кыңгыраулар моңын тыңлап,
Аланнарда йөримен.
Зәңгәр чәчәкләргә карап,
Туя алмый йөдимен.

Кушымта.

Кыңгыраулар тирбәләләр,
Җилләр исеп киткәндә.
Йөрәгемә дәва алам
Аланнардан үткәндә.

Кушымта.

 

Кагылмагыз йөрәгемә

Флера Талипова көе

Әй, бу дөнья ялгышлары
Сукмакларны аера.
Күктә очкан хыялның да
Канатларын каера.

Кушымта:
Кагылмагыз йөрәгемә –
Тора бары ярадан.
Ни чаралар кылыйм икән,
Җилләр үтте арадан?!

Кем гаебе, мөһим түгел,
Җаным көя яңадан.
Саркып-саркып каннар тама
Йөрәктәге ярадан.

Кушымта.

Тәкәбберлек, горурлыкмы?
Сузылмый һаман куллар.
Мәңгелеккә аерылдымы
Безнең чәчәкле юллар?

Кушымта:
Кагылмагыз йөрәгемә –
Тора бары ярадан.
Ни чаралар кылыйм икән,
Җилләр үтте арадан.

Гомерләр уза, уза

Ринат Гобәйдуллин көе

Таңнар ата, кояш калка,
Күзләремә нур ята.
Күзләремне ачу белән,
Йөрәк әрнүем арта.

Көннәр үтә, төннәр үтә,
Еллары үтеп китә.
Яшь гомерләр кулын болгый,
Гомер уртасы җитә.

Җырлый-җырлый йөрәк сыза;
Сыза, сыза да… туза.
Йөрәк сызу берни түгел,
Гомерләр уза, уза.


Комментарий язарга