Логотип «Мәйдан» журналы

Җирдәге фәрештәм – Әнием!

Күкләрдән дә биек, далалардан иркен,Әни синең керсез күңелең. Диңгез сыман тирән, җиһаннан да киңрәк,Әни синең олы йөрәгең.Кушымта:Шәфкатьлек иясе – Әнием бер генә!Дөньяда бердәнбер – Әнием син генә!Г...

Күкләрдән дә биек, далалардан иркен,
Әни синең керсез күңелең.
Диңгез сыман тирән, җиһаннан да киңрәк,
Әни синең олы йөрәгең.
Кушымта:
Шәфкатьлек иясе – Әнием бер генә!
Дөньяда бердәнбер – Әнием син генә!
Газиздән иң газиз – Әнием бер генә!
Җирдәге фәрештәм – Әнием син генә!
Чиксез шатлыкларым, кайгы – борчуларым
Барысы да синең күңелеңдә.
Егылсам – күтәрә, ашкынсам – көч бирә,
Яшәү көче ташый үзеңдә.
Төшләреңдә күреп - юрап, юш китереп,
Өзелеп сагынып, көтеп аласың.
Изге теләкләрең, ихлас догаларың,
Миңа гына теләп каласың.

Комментарийлар