Җирдә көйләр күп ул,

Җир ул – көйле.

Төрле көйне көйләп карый күңел.

Ах, монысын отыйм әле дисәң,

Абайлыйсың:

Бу – синеке түгел.

 

Яңгырашы бераз бүтәнчәрәк,

Кайбер нота китә ыңгырашып.

Кайбер нота исәрләтеп куя,

Һәм йөрисең җирдән күккә ашып…

 

Җирдә көйләр күп ул,

Җир ул көйле.

Үз көеңне генә табасы бар.

Көйләр мәңгелектер,

Гомер – кыска…

Үз җырыңны җырлап каласы бар…

 

Лилия ФӘТТАХОВА

Фото: vk.com

«Мәйдан» №11, 2020 ел


Комментарий язарга