Логотип «Мәйдан» журналы

Җир

ПоэмаГаризалар яздым:«Коммун өчен  Көрәшергә изге ниятем!..»«Кулак токымы!..» – дип,ПартиягәАлмадылар мине, ни әйтим...Ялтырап бер кояш күренә дә,АннанТоман, томан бу дөнья:Акыллы да,Акылсыз да с...

Поэма
Гаризалар яздым:
«Коммун өчен
 
Көрәшергә изге ниятем!..»
«Кулак токымы!..» – дип,
Партиягә
Алмадылар мине, ни әйтим...
Ялтырап бер кояш күренә дә,
Аннан
Томан, томан бу дөнья:
Акыллы да,
Акылсыз да сыман –
«Утыз тугыз» сыман бу дөнья...
...«Жигули»лар җибәрәләр арттан,
«Волга»ларда килеп керәләр:
Картәтидән талап алган җирне
Хәзер
Миңа... көчләп бирәләр.
«Җир ал, диләр, теләгәнчә, диләр,
Совет килде, диләр, властька!..»
Иген икмим,
Мал үрчетмим икән –
Мин гаепле икән... ил ачка?
...17 нче елда да бит шулай
Властьларга килгән Советлар.
17 нче елда да бит шулай
Ил ач калган –
Белгән советлар.
«Җирне – крестияннарга!» дигән
Чакырулар ташлый бит алар:
Ярлыларга алпавытлар җирен –
(Талап)
Бүлә башлый бит алар...
Күңелләр шат: «Кара төннәр уза!..»
Көзләрдә нур: «Таңнар беленә!..» –
Меңәр-меңәр тапкыр
Бүленгән җир
«Мәңгегә!» дип... кабат бүленә.
Хуҗа булса гына, җир – хәзинә...
Советлармы булган томана? –
Җирне бүлгәннәр...
Җан башы саен
Һәм җан башы саен имана* (*Имана – җир бүлгәндә җан башына тигән җир участогы. (Авт.)
«Садыйк басуы» дип
Язган вәкил
Ызаннарга каккан казыкка:
Өч баласы җирен бергә кушып,
Биш имана тигән Садыйкка.
Күңеле шат, йөзендә нур балкый:
«Җир мәңгегә! Гомер-гомергә!..»
...Ә алпавытларны
Большевиклар
Этап белән куган Себергә...
Хуҗа булса гына, җир – хәзинә...
«Җир байныкы түгел: минеке!!!» –
Иген иккән Садыйк!
Мал үрчеткән
(Алар гына булган унике!)
Балалар да үсеп буйга җиткән,
Менә-менә туйлар буласы!
Тамаклар тук!
Өс-башлар да бөтен!..
Мәңге яшә, Совет власте!..
Кибетен һәм тегермәнен сала
Урман кисеп, тауда таш ватып...
Эх...
Каш төзәтеп... күзләр чыгаралар,
Төзәтәләр күзләр... баш ватып...
Большевиклар
(Хамелеон сыман!)
Коммунистлар дигән ат алган,
Һәм... аларның аяк асларында
Күпме өмет, хыял тапталган...
Ялтырап бер кояш күренә дә...
Аннан –
Томан, томан бу дөнья:
Акыллы да, акылсыз да сыман –
«Утыз тугыз» сыман бу дөнья...
«Аерым хуҗалыклар – хата булган!..»
(Баеп бетәр: эшчән бу халык!) –
Советлардан власть талап алып,
Коммунистлар
Төзи илдә... күмәк хуҗалык...
Күңелләр – таш, йөзләрдән – нур качкан:
«Кем соң дошман?..»
«Кем соң дус булган?..»
...Алпавытлар киткән тарафларга
Хәзер «кулак Садыйк» куылган...
Көтү көткән Садыйк?!
Умартачы?!
Тегермәнче?..
Ташчы?..
Җир сөргән?!
...«Җир бирсәләр – берүк алмагыз!» – дип,
Соңгы хаты килгән Себердән...
Себер – ишарә ул: сүз куертма,
Баш күтәрми эшлә,
Бул колы! –
Коммунистик хакимият шулай
Ике куян тота берьюлы...
Алдап, хата юлдан җибәргәннәр –
Сер түгел (мин нинди сер әйтим?!):
«Иң дөрес юл белән барасыз!» – дип,
Урамнар һәм юллар чатларына
Ясаттылар... Ленин сурәтен.
Хата юлдан –
Ялган максатларга
(Ачык максат, дөрес юл юкка!):
Без йөз тоткан коммунизм – офык,
Буламыни җитеп офыкка?!
Коммунистлар,
Халыкларны алдап,
Күпме шулай имгән ил тәнен...
(Хәбәрдарлык елларында белдек
Упкыннарга алар илткәнен...)
...Җаннар комнар булыр көрәшләргә
Ялангач кул белән керелгән:
Коммунистлар
(Егерме миллион!)
Билетларын ташлап... бирелгән...
90 нчы елда кабат (кабат!)
Властьларга килде Советлар! –
90 нчы елда тагы шулай
Ил ач калды –
Белде Советлар...
«Жигули»лар ди җибәрәләр арттан,
«Ниссан»нарда килеп керәләр:
Картәтидән талап алган җирне
Хәзер –
Миңа... көчләп бирәләр.
«Җир ал, – диләр, – теләгәнчә, – диләр, –
Совет килде, – диләр, – властька!..»
Иген икмим,
Мал үрчетмим икән,
Мин гаепле икән... ил ачка?!
Билләр бөгеп,
Көн-төн тирләр түксәк,
Өч-дүрт елдан без бай буласы! –
Без болай да – байлар токымыннан!
Рәхмәт сиңа, совет власте!..
Совет түгел –
Күктән Аллаһ үзе,
Алга төшеп, башын исә дә... –
Картәтинең лагерьлардан язган
Соңгы хаты йөри кесәдә!..
Эх...
Ялтырап бер кояш күренә дә...
Аннан (беләм!) – томан бу дөнья:
Акыллы да,
Акылсыз да сыман –
«Утыз тугыз» сыман бу дөнья...

1992.

Комментарийлар