Логотип «Мәйдан» журналы

Җир уллары

Кеше өчен җир – иң беренчел нәрсә, чөнки кеше үзе дә, аның барлык изге эшләре дә кендек каны тамган җирдән башлана.

Ул шунда оя кора, оясында гаилә булдыра. Кешеләр өчен иң гүзәл оя туган җирдә генә була.
Туган авыллары Качкында Гобәйдуллин Хәйрулла – Хәйруллин Гайнулла – Гайнуллин Зәйнулла гасырдан-гасырга нәсел тамырын корытмый гомер иткәннәр.
1930 елларда бу нәселнең өлкән дәвамчысы Гайнуллин Зәйнуллага җитмеш алты яшь, карчыгы Бануга җитмеш яшь була. Зәйнулла карт милек буенча өч крестиян хуҗалыгының башлыгы булып тора. Аның улы Зәйнуллин Салихҗан – 1888 елгы, Зәйнуллин Шәйхразыйның туган елы билгесез. Салихҗанның карчыгы Галимә – 1888 елгы, аларның балалары Һаҗәр – 1909, Шәкүрҗан – 1911, Мирзаян – 1913, Мостафа – 1921, Рәйсә – 1924 елгылар. Менә шушы ун кешедән торган өч гаиләнең бөтен байлыгы – өч йорт, олы юлдан килеп кергәндә берсе сул якта, икесе урамның уң ягында урнашкан була. Бер мунча, өч ат, өч сыер, егерме сигез баш сарык, бер арба, бер сарай рәсми документ белән раслана. Шушы байлык аркасында аларга кулак тамгасы сугыла, гаилә пыран-заран китерелә. Тик авыл кешесен тамыры белән җирдән аерырга бу сәбәп була ала димени инде?! Бу – авылда игенчегә әһәмият булмаганны гына аңлата. Алардан колхозга керү-кермәү турында сорап та тормаганнар бит, югарыдан килгән карар буенча планлы рәвештә генә эшләгәннәр. Зәйнулла заты шулкадәр көчле рухлы булган ки, Шәкүрҗан белән Мирзаян да, башкалары да җебеп төшмәгән. Аерылышканда, Мирзаян җыр сузган, Шәкүрҗаны күтәреп алган:
Әйдә, энем, җырлыйк әле
Безнең көйне, безнекен.
Җибәрсәләр дә Себергә,
Себер булыр безнеке.
Тик аларны Себергә түгел, Уралга сөргәннәр. Шәкүрҗанга Уралны яуларга насыйп булмаган шул. Аның гомере юлда барганда поездда ук өзелә. «Нык ярсу иде шул Шәкүрҗан абый!» – дип сөйләгәне хәтердә безгә Мирзаян абыйның. Әнкәем Һаҗәр дә улы Фарсыйга – минем абыема – шаярып: «Фарсый-ярсый, сабыр-сабыр, бу кадәр Шәкүрҗан булмасаң», – дип әйтә торган иде.
Болар бар да рәнҗетелгән һәм еллар үтү белән рәсми рәвештә акланган. Кемнеңдер язмышы йомшак җиргә туры килеп, иркенләп тамыр җәйсә, нәселемнең әнием ягы каты токымга туры килгән, тик алар шулай да яшәргә тырышкан. Аларның тамырын корыту өчен, балта белән ничегрәк чабуларын, кирәкмәгән ташлар кебек төрле якка ыргытуны, авылның иң эшчән, булдыклы кешеләрен юк итү сәясәте турында өлкән буын беләдер, әлбәттә.
1930 елгы репрессия корбаннарының язмышы, илдә барган кире борылыш хакында тагын бер кат яшь буынның исенә төшерим дип, Качкын авылының Зәйнулла бай Гайнуллин балалары һәм оныклары турында язарга теләп, кулыма каләм алдым.
Бу репрессиянең шулкадәр киң масштаблы булуында авыл җыеннарының да роле зур. Чөнки кем гаиләсен сөрү турындагы карар югарыдан килгән вәкилләрнең басымы астында авыл халкы җыенында расланган. Киләчәктә мондый ялгышлыклар аркасында тагын шундый язмышка дучар булырга язмасын!
Татар халкы элек-электән сәүдәгәрлек белән мәшгуль. Гайнулла улы Зәйнулла да үз хисабына кибет ачып, Качкын һәм тирә-як авыл кешеләрен азык-төлек белән тәэмин иткән. Халык аңа йомырка, тире тапшырган, ул аларны пароходлар йөзгән, поездлар йөргән җиргә алып барып, алмашка тоз, шырпы, сабын алып кайтып тараткан. Дөрес, юл эшен балалары, күп очракта Салихҗан белән Шәкүрҗан башкарган. Алар – авылның иң эшчән, әдәпле, укымышлы, булдыклы, җырга-моңга гашыйк җаннары. Өч улы да гармунда уйнаган. Өстәвенә, искиткеч чибәр дә булганнар.
Беренче кар төшеп, эшләр бераз җиңеләйгәч тә, Зәйнулла картның уллары гармун тартып утыргалый. Бу, гадәттә, Шәкүрҗан туган авылын сагынып, гармун-моңга сусап кайткач, туганнары белән очрашу хөрмәтенә була. Шәкүрҗан моңлы итеп бию көйләрен уйнаганда, җырламый-биеми түзгәннәр сирәк икән. Әлбәттә, алар авыл яшьләре белән дустанә-тату яшәгән, яннарына авыл егетләре дә килеп кушылган. Башлап Салихҗан җыр сузса, Шәйхразый төйдереп биегән, аңа башка яшьләр кушылган, чөнки алар беркайчан да үзләрен ак карга итеп тоймаган. Авыл кешеләре үзләре дә аларга кырын карамаган. Бергәләп мул иген үстергәннәр, мал асраганнар.
Җәйге матур көннәр, йолдызлы төннәр тынгысыз авыл кешесе өчен түгел, дисәк тә хата булмас. Бигрәк тә Зәйнулла бай балаларына, аның гаиләсенә бу матурлыкны күреп ләззәтләнү, хозурлану тәтемәгән. Чөнки кичен башлары мендәргә тигәнче йокыга китәләр, иртә белән тагын дөнья гүзәллеге турында уйларга вакыт калмый. Чөнки авыл кешесе – җир кешесе. Аларның аякларында чабата, өсләрендә киндер күлмәк, чикмән; билләрендә киндерә бау бушамаган. Авылда яшәгән җир кешесе гомер-гомергә, элек тә, хәзер дә шулай, эштән тәм-ләззәт табып, шуңа сөенеп-куанып яшәгән һәм яши.
…Зәйнулла карт иртәнге намаздан соң Ходайга рәхмәт укып, теләк теләп, быелгы җәйнең уңай килүенә, игеннәрнең уңуына, малларына мул азык әзерләүләренә сөенеп, шөкер итеп, үзенең ишегалды, абзар-курасын карап чыга да, урам аша Салихҗан белән Шәйхразыйның ихатасына күз төшерә, тик әле анда җан иясе күренми. Ә менә килене Галимә мәдрәсәгә ягып, җыештырып кайтып килә. Галимә яулык кыры белән битен яшерә төшеп: «Әссәламегаләйкем, әткәй», – дип аны сәламләгәннән соң, бианасы Бануның хәлен сорый да Зәйнулла йортына кереп китә.
Зәйнулла карт Салихҗан ихатасына керүгә: «Кара инде боларны, йокы белән юк бергә йөри, дип күпме тәкрарлыйм, торыгыз, тор! Сыртыгызга кояш төшкәнче йоклау буламы», – дип, ишектән керә-керешкә түр сәкегә уза, Салихҗанның аяк табанын кытыклап ала, тегесе, хатыны Галимә шаяра дип уйлый, ахры, аягын тартып ала. Башыннан бөркәнеп йокларга уйлаганда Салихҗанның колак яфрагын сыйпап ала. Ә Салихҗан күзен ачмыйча гына, ачу катыш шатланып, юрганын атып бәреп: «Җиттесә, Галимә! Ату исә иртән дип тормам. Мин сине, хәзер, кил әле…» – дип кочагын җәеп күзен ачса, алдында кеткелдәп әтисе Зәйнулла карт басып тора. Әтисен күреп оялып, ятагына кире йөзтүбән авып, көләргә дә, нишләргә дә белми.
Зәйнулла карт:
– Көлдердең бит, улым, хәерлегә генә булсын, күптән болай көлгәнем юк инде минем. Әнкәң йончып тора бит, – ди. – Синең белән шаярырга ни, Галимә килен күптән аяк өстендә инде ул, аның эше муеннан. Бүген мәдрәсәгә балалар килә бит, улым, беләсеңдер. Аллага шөкер, киленнәрдән уңдым мин. Әй, улларың әйбәт булгач, киленнәр дә уңган була инде.
Салихҗан әтисе янына сәке йөзлегенә утыра:
– Арылган, әткәй, кичә кич буе күл буендагы суккан тиресне бәләкәй арба белән ташып куйдык, юлы начар бит, ат җикмәдек инде.
– Ә, шулаймыни? Әнә үзегез дә беләсез инде эшнең җаен. Кара әле, улым, Шәйхразый белән, өч атны да җигеп, Мирзаянны да алырсыз да, җирне сукалап куярсыз, бик иркенләмәгез. Вакыт көтми, улым. Бу эшне җир туңганчы эшләргә кирәк. Курпы-салам камылы туфрак белән әйбәт күмелсен, каплатып сөрегез, ишетсен колагың! – дип сүзен бетерә дә ишегалдында мал арасында йөргән Салихҗан кызы Һаҗәргә: – Бану әбиең йончып тора, иртәнге аш кертеп куярсың. Бүген кибеткә халык йомырка тапшырырга килергә тиеш, аннан минем янга килерсең. Усыдан Габдерәүф, Сафиулла, Фазлулланыкылар килер. Йомырка тартмасына салырга пычкы чүбе дә ал берәр тубал», – дип сөйли-сөйли урта урамдагы йортына егетләрчә җилтерәп атлап чыгып китә – җитмеш алты яшь димәссең, аның кибете шул йортның түбәнге катына урнашкан.
Ноябрь аенда Зәйнулла картның карчыгы дөнья куйгач, ул боегып, үзенә урын тапмый азапланып йөри. Кичке аштан соң урамга чыгып күккә бага, анда офык кызыллыгын каплап алган кара болытны күреп, Раббым, хәерлегә булсын, ди. Гражданнар сугышы алдыннан да күктә шундый сурәтле кара болыт күзәтелгәнен исенә төшереп, пошынып тирән уйга чума.
Картның сиземләве озак көттерми. Оныгы Шәкүрҗан илдә болганыш башлануын ишетеп кайта. Әткәсе Салихҗан һәм Шәкүрҗан, Зәйнулла карт озак кына сөйләшеп утыра. Шәкүрҗан бу хәлгә ачыклык кертә: «Бу сәясәт безгә, җир кешеләренә, файдага түгел, чөнки монда хосусый милек бетерелә, безгә дә колхозга керергә кирәк булачак», ди. Зәйнулла карт: «Нигә, кем оланнар, керербез колхозга, безнең бит завод-фабрикаларыбыз юк, нигә кермәскә, үзебезгә берәр атыбызны, бер сыерны калдырсалар. Кеше күргәнне күрербез, без күрәсен кеше күрмәс, ничек тә яшәрбез, Алла бирса», – дип балаларын юата. Тик алар уйланганча түгел икән шул югарыдагыларның карары. Алар бу көнгә хәтле үзләренең бай кулак икәнен абайламаган да, чөнки аларның яшәү рәвеше буыннан-буынга җирдә казынып дәвам иткән.
Беркөн Минзәләдән берничә вәкил килеп, авыл җыены ясап, аларга кулак исеме такты. Авыл халкы бу исемне башлап шулардан ишетте. «Кулак-байларны авылдан куарга, милекләрен-җирләрен тартып алырга, үзләрен Себергә, Уралга сөрергә!» – дип карар чыгарып та куялар, каршылык күрсәтүчеләрне урында хәл итәргә дигән карар-боерыкны укыйлар.
Җирле халык куркып каламы, хөсетлектәнме, яклап сүз катучы булмый. Иң беренче өч хуҗалык башлыгы Гайнуллин Зәйнулланы алып чыгып китәләр дә салкын келәткә ябып, ныклы каравыл куялар.
Бу – 1930 елның гыйнвар ае була, бер тәүлектән соң өйдәгеләргә чират җитә. Әлеге мәхшәр шулкадәр тиз эшләнә ки, ут чыкканмыни, авыл капкаларына кораллы каравыл куялар, бигрәк тә әби-патша юл өстендәге авылларга. Ә менә Усыга Чучак чокыры аша барганда капка булмый. Өйдәгеләр кайсы-кая кеше мунчасына кача, аларны мунчалардан да куалар, алар күрше авылларга барып, хәер сорашып йөри. Кич белән авылларына кайтсалар, авылдашлары ул азыкларын да талап ала.
Зәйнулла картны ике тәүлек буе салкын келәттә: «Алтыныңны кая яшердең?» дип эзәрлеклиләр, ул шунда кыйналудан, ачка интегеп үлә. Җансыз гәүдәсен авыл башына илтеп ташлыйлар. Мал-туарларын, әйберләрен авыл халкы талап ташып бетерә. Салихҗанның карчыгы – мәдрәсәдә мөгаллимәлек иткән Галимәне Казан төрмәсенә озаталар, күпмедер елдан соң коткаралар, кайта. Салихҗанның гомере исә аяныч хәлдә өзелә. Чираттагы хәер сорашудан кайтканда, кулындагы азыкларын талап алып, нык кына кыйныйлар, үле гәүдәсе табылган дигән сүзләр йөргән авылда. Ул елда илдән куылганнар бер Качкында гына булмаган, кем кемнең мәете белән кызыксынсын, һәркем үз җанын сакларга тырышкандыр.
Мирзаян белән Шәкүрҗанны бәйләп, олау белән Уралга озатканнар. Мирзаянга – унҗиде яшь, ә Шәкүрҗанга унтугыз яшь була. Күпләр поездда барганда качалар, кораллы сакчылар аларны ата. Юлдагы мәетләрнең санын кем белгән, сөрелгән кешеләрнең гомере шулай өзелгән. Мирзаян белән Шәкүрҗан да Свердлауга җитмәс борын качабыз дип сикерәләр. Мирзаянны Шәкүрҗан алдан юлга сикертә, ә үзе кораллы сакчыга ташлана. Күрәсең, көчләр тигез булмый, алай да Шәкүрҗан сакчының коралына ябыша, ул читкә атыла. Озак кына тарткалашудан соң, икенче сакчы күрше вагоннан аткан тавышны ишетеп чыга. Шәкүрҗан ике вагон арасына сикерә һәм үзе белән ике сакчыны да сөйрәп төшерә. Шуннан файдаланып, күп качаклар урманга качып өлгерәләр. Чусовойны узгач, урман арасына барып урнашалар. Үзләре бер авыл хасил итәләр.
Мирзаян Кунгур ягыннан татар кызына өйләнә, йорт төзи. Унбер бала тәрбияләп үстерәләр. Без аларда иң беренче тапкыр 1955 елда булдык. Ул әле икенче кешенең исеме-фамилиясе белән йөри икән. Мирзаян-Михаил дип сорыйбыз, бездә андый кеше яшәми, юк, диләр, әлбәттә. Ул әнкәй белән гарәпчә хат алыша иде, югыйсә. «Ничек юк, күп балалы татар», – дигәч: «Ә-ә, теге җир корты: ул шундый эшчән, исебез китә инде! Балаларын әйтәсе дә юк, ул берүзе бездә шундый ярдәмчел кеше, – дип мактадылар да, – Авылда иң матур ике йорт аныкы, тиз табарсыз», – диделәр. Һәм чыннан да аның җирендә үскән помидор, кәбестә, кишер ничә сутыйдыр, гектар булмаса… Әнкәй шунда ук: «Моның канындадыр инде җир кешесе булу», – диде шул авыл кешеләре алдында. Мирзаян абыйдан: «Шулкадәр җирне ничек эшкәртәсең?» – дип сорагач, ул безгә: «Җирне яратырга кирәк. Яратсаң, ул сиңа үзе колачын җәя, ә яратмасаң – мыскыл итә яки юкка чыгара», – дип җавап бирде. Аның җире өеннән аерым, башкаларныкы да шулай. Аннары 1985 елда да булдык аларда. Балалары укып, төрле җитәкче урыннарда эшли, тик документлар буенча үпкәләре бар иде ул елга чаклы, чөнки унбер баланың туу турындагы таныклыгында әтиләренең исеме күрсәтелмәгән иде. Алай да бу эш төгәлләнүгә таба бара, диделәр. Ул чакта Мирзаян абый инде лаеклы ялга чыккан, хатыны да күп бала анасы буларак, илле яшьтән пенсиядә. Менә шул баруда сөйләде инде ул безгә ничек качулары турында. Гомумән, сөйләргә ярамаган элекке моң-зарларын барын да сөйләде. «Гомер буе туган авылым Качкынны сагынып яшәдем, өемне дә, урамымны да Качкын итеп күрәсем килде, шулайрак төзедем дә», – дип мактанып та алды. Төпчек улы Фоат әтисе кебек җир кешесе, шунда яши, нәселен дәвам итә. Балалары арасында Шәкүрҗан исемле улы да бар.
Мирзаян Салихҗанов булып, балаларына яхшы тәрбия биреп, 1995 елда вафат булды. Бернинди гаепсез килеш илдән сөрелгән ирнең бөтен гомере шул Лещовка дигән качаклар авылында үтеп, бәхетен бары җир кочагында тоеп, шунда җирләнде мәрхүм.
Әллә боларның язмышы, әллә ил ялгышы – аңламассың… Өч көн эчендә бит: авыл халкы бар мөлкәтләрен шулкадәр мәрхәмәтсезлек белән талап ташып бетерә. Беркем берни белән булышмый. Аларның йортларына яңа карарны хуплап йөрүчеләр урнаша.
Алда язганымча, кибеткә йөрүчеләрдән Усыдан Габдерәүф улы Әбрар да була. Салихҗан кызы Һаҗәр күп уйлый һәм туып-үскән авылында яклау тапмаячагын аңлап, тугыз яшьлек Мостафаны һәм биш яшьлек сеңлесе Рәйсәне алып, турыдан Чучак чокыры аша Усыга юл тота. Зәмһәрир гыйнвар суыгы, һәр өчесе ялангач, алай да тәвәккәл таш яра диләр бит. Әмма Усыга җитәрәк, Качкынның ат менгән кешесе боларны куа килә. Һаҗәр белән Мостафа үз атларының, җайдакның нык камчылавыннан башын әле уңга, әле сулга чайкавын һәм еш-еш пошкыруын күреп алалар. Аларны күргәч, ат башын боргалаудан туктап, ярсып, омтылып якынлаша да, Усы капкасына җиткәндә, аякларын терәп туктап кала. Тик мөлдерәмә күзләрен боларга төбәп, арт аякларында сикергәли. Шул мәлдә җайдакның (әнкәй газизем исеме белән әйтә иде ул кешене) камчы белән Һаҗәргә селтәнеп сугуы була, ат кинәт кешнәп алга ыргыла һәм ат менгән адәмне чөелдереп-селтәп очыра да кире авылына, Качкынга таба чаба. Ә Усы капкасының теге ягында салам ташучылар боларны күреп алалар, качакларга ярдәм кулы сузалар. Усы авыл халкы аларның өчесен дә үзләренә сыендыра. Усыда Әбрарның туганнары күп булган: укымышлы, зыялы мулла балалары – Каюм мулла, Габдерәүф белән бертуганнар Сафиулла, Фазлулла, Мансур мулла – менә шушы затлы нәсел Һаҗәрне Әбрарга ярәшеп тә куялар. Әбрар – игелекле җан – Мостафа белән Рәйсәне дә үз канаты астына ала.
Әбрар яңарак оешкан колхозда бригадир була. Рәйсә һәм Мостафа Усы балалары белән дуслаша, мәктәптә белем ала, үсә төшкәч, колхозда эшли. Ә Һаҗәр беренче көннән үк колхоз эшенә чыга. Җиргә кар тота, амбардагы чәчүлек орлыкны чистарталар. Мостафа инде егет булып җитә һәм 1940 елда армия хезмәтенә алына, сугыш башлана. Латвия һәм Польша җирендә сугыша. 1949 елда гына кайта, колхозда комбайн иярли. Чирәм җир күтәрүдә дә булып, йөге белән бодай алып кайта гаиләсенә. Зәйдә йорт төзи. Мул тормышта алты бала тәрбияләп, олы тормышка чыгарып, җитмеш ике яшендә бакыйлыкка күчте ул. Һәр баласы үз урынында, үрнәк гаилә булып яши. Мостафа үзенә тиешле пенсиясенә дә алтмыш биш яшьтә генә чыкты. Чөнки документлар артыннан йөрмәде, эзләп алып бирәм дигәч тә, минем ярдәмнән баш тартты.
Сугыштан кайткач, авылдагы йортның бер бүлмәсеннән фатир бирү турында карар килде Мәскәүдән, аннан да баш тартты, йөрмәде, монысы Качкынга кайтасы килмәү белән бәйледер, бәлки.
Сабый чактагы кара ярлык аларны гел ычкындырмагандыр, алар авыз ачып сөйләшергә куркып яшәде бит. Рәнҗетелгәннәргә документ алу бик авыр иде. Әниемне пенсиягә чыгарганда белдем мин моның ни дәрәҗәдә катлаулы эш икәнен.
Салихҗан кызы Рәйсә унбиш яшендә инде Киров совхозында тракторларга ат белән ягулык ташучы булып эшли. Бу елларда анда управляющий булып Галимәнең энесе Мөсифуллин Тимерхан эшләгән, Рәйсәне эшкә ул урнаштырган булган. Ләкин кырда Җир-Ананың исен иснәп ләззәтләнергә озак туры килми. Ягулыкны саткансың дип Рәйсәне кулга алалар һәм Минзәлә төрмәсенә ябалар. Бу – 1941 ел була. Тикшерүче сорау алганда: «Саттыңмы керосинны?» – дип маңгаена наганын китереп төбәгәч, ул ни дисен? – әлбәттә, саттым дип әйтә. Бу ягулыкның совхоз җирлегенә килеп җитмәс борын «сулга» китүен белсә дә, нишләсен ул яшь кыз бала. Ничек кенә булса да: «Син, кызый, күптән ирекле түгел, син бит репрессияләнгән кеше», – дип, аны биш елга ирегеннән мәхрүм итеп, Чита ягына җибәрәләр. Икеләтә ирексез кеше буларак, Рәйсә анда пыяла заводында эшләп, 1946 елда янә Усы авылына кайта. Бу елларны яшь кызларны урман эшенә – леспромхозга, Кудымкар ягына җибәрү башлана. Аны, ирексез кешене, беренче чиратта язалар. Сугыштан соң илне торгызу өчен кеше көче кирәк булгандыр, әлбәттә. Булачак ире, власовчы исеме тагылган Үзбәк, ун елга урман эшенә җибәрелгән булган. Рәйсә, ире Үзбәк белән алты бала тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгардылар. Балаларына монда үзебезнең кешегә кияүгә чыгу, кыз алу булмас дип, 1975 елда Үзбәкстанга кайтып киттеләр. Алтмыш яшендә вафат булды, Нукус шәһәрендә җирләнде.
Язганымча, әнкәем Һаҗәр Усыга аяк баскан көннән колхозда эшли башлый. Әтиебез, 1941 елда үзе теләп сугышка киткәнче, колхозда бригадир булып эшләгән. 1942 елда батырларча һәлак булган. Әти киткәндә, әнкәй кулында без дүрт бала калганбыз, кечкенәсе сугыш башланган көнне туган. Ләкин сугыш елының ачлык-ялангачлыгында икесе үлгән. Без абыем Фарсый белән икәү исән калганбыз, абыема тугыз яшь, миңа алты да тулмаган иде. Әтиебез исән чакта әниебезнең кем кызы икәнен бик исенә төшермәсәләр дә, тол калгач, ирле хатын – иркә, ирсез хатын – ирмәк дигәндәй, аңа үзенең кем икәнен еш исенә төшереп мәңге төзәлмәс ярасына тоз сибүчеләр булган. Бигрәк тә авылдагы җитәкчеләр бәйләнгән. Без, ач балалар, бер уч арыш, йә бодай белән тотылсак, рәхим-шәфкать булмас, ятим калырсыз дип курка иде, шуңа күрә безгә көн күрүе нык авыр булды. Ә әнкәемә ни дәрәҗәдә авыр булгандыр?! Шулай да пенсия яшенә чаклы эшләде ул колхозга, алтмышка да җитми бакыйлыкка күчте газизем!
Йөри торгач, миңа авылдагы Зәйнулла байдан калган хәрабә йортны кайтару насыйп булды. Нигә кирәк бу хәрабә йорт диючеләр дә табылды. Тартып алганда яңа йорт булган ул. Миңа – Салихҗанның оныгына кайтардылар. Рәнҗетелгән әнием, әбиемнәр, бабамнар, бөтен туганнарым-нәселемнең нигезе ул, соңгы ташына чаклы торсын, аларны искә төшереп, аларның рухын сөендереп, саклап торсын. Аларның рухы – Зәйнулла заты бер Усы, Качкын авылларында гына түгел бит, җәмәгать. Минем туганнар, нәсел-нәсәп кайда гына юктыр?! Бөтен Россия буенча таралган алар: Казан, Мәскәү, Ташкент, Уралда, Свердлау, Уфа, Яркәй, Пермь, Ленинград, Братский, Әлмәт, Чаллы, Зәйдә, бәлки, чит илдә дә бардыр. Әле эзләп табып бетерә алмадык. Бу затларның күбесе үзләренең нәсел тамырын гомер буе яшереп яшәгән бит. Кайберсе соңгы көннәрдә, үләр алдыннан гына әйтә. Мисалга, Шәйхразый кызы Мөслимә, чөнки аның уллары югары урында эшләгән. Ерак барасы юк: үземә дә, 1952 елда каядыр укырга китәргә туу турында таныклык алу өчен белешмә биргәндә, «әнисе Зәйнуллина Һаҗәр – кулак-бай кызы», дип бирделәр. Менә шундый белешмә белән ничегрәк анкета тутырып, кая барып була?!
Хәзер генә ул, авыз тутырып сөйләп тә, язып та утырам, Аллага шөкер, соң булса да уң булсын. «Кем идек без, кем булдык», дисәм дә ярыйдыр…
 

Гөлфәгыйдә Юлышева.
Барда.

Комментарийлар