Логотип «Мәйдан» журналы

Җип-җиңел әзерләнүче салат

Аны әзерләве дә гади, ашарга да тәмле!Ингредиентлар:● 1 помидор;● 1 кыяр;● 200 грамм тавык ите;● 1 аш кашыгы соя соусы;● салат яфрагы;● 1-2 тырнак сарымсак;● тәменчә тоз, борыч;● зәйтүн мае.Эш тәртибе...

Аны әзерләве дә гади, ашарга да тәмле!
jip-jinel-yasala-torgan-salat
Ингредиентлар:
● 1 помидор;
● 1 кыяр;
● 200 грамм тавык ите;
● 1 аш кашыгы соя соусы;
● салат яфрагы;
● 1-2 тырнак сарымсак;
● тәменчә тоз, борыч;
● зәйтүн мае.

Эш тәртибе:
Пешкән тавык итен шакмаклап турыйбыз. Тоз, кыргычтан чыгарылган сарымсак, соя соусы белән бутап, 20 минут дәвамында тотабыз. Аннары итне кызу табада кетердәп торырлык итеп кыздырып алабыз.

Салат яфракларын юабыз һәм киптерәбез. Аларны кул белән бераз өзгәлибез. Кыяр һәм помидорны бик вак итми генә турыйбыз. Хәзер тоз, зәйтүн мае кушып, барысын бергә бутыйбыз һәм матур салат савытына салабыз.
Тавык ите кисәкләре иң өскә салына.
 
Фото: cookjoy.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар