Логотип «Мәйдан» журналы

Җиңүләргә илткән тырышлык

Марат Гарипов – Чаллы егете. Шәһәрнең 52 нче мәктәбен тәмамлаган. Мәктәптә укыганда ук тормышын спорт белән бәйли ул: башта бокс, аннан милли көрәш белән кызыксына башлый. Шәһәребез данын яклап үсмерл...

Марат Гарипов – Чаллы егете. Шәһәрнең 52 нче мәктәбен тәмамлаган. Мәктәптә укыганда ук тормышын спорт белән бәйли ул: башта бокс, аннан милли көрәш белән кызыксына башлый.
27_DSC_0061
Шәһәребез данын яклап үсмерләр арасында узган кайбер турнирларда катнаша. Үзен барлык спорт төрләрендә дә сынап карарга тели. 2001 елдан грек-рим көрәше белән шөгыльләнә башлагач кына, җанына канәгатьлек ала һәм шушы юнәлештә эшли башлый. Марат әлеге спорт төре белән очраклы рәвештә кызыксынып китә. Спортзалга баргач, бер төркем яшьтәшләренең кызыпмы-кызып көрәшкәнен күреп ала. Игътибар белән көрәшчеләрнең һәр хәрәкәтен күзәтә, аларны күңеленә сеңдереп бара. Ул кайчандыр кызыксынган милли көрәшкә охшаган спорт төре егетне тәмам тәэсирләндерә. Бераздан, башка мавыгуларын читкә этәреп, бөтен күңелен биреп шул көрәш белән ныклап шөгыльләнә башлый. Бу турыда китаплар укый. Көннән-көн спортчы булу теләге белән янган үсмер шәһәребезнең физик тәрбия көллиятенә укырга керә. Шул чорда, 2006 елны, Пермь шәһәрендә Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган үсмерләр арасындагы турнирда өченче урынны яулый. Һәм нәкъ менә шул ярышта Россия президенты исемендәге премиягә лаек була. Аның профессиональ спортка ышанычлы адымнары шуннан башлана да инде.
– Шундый зур турнирда призлы урын яулау минем өчен зур вакыйга иде. Әлеге җиңүем алга таба ирешкән уңышларыма да зур этәргеч булды, – дип искә ала бүген спортчы. 2008 елны Омск шәһәрендә үсмерләр арасында узган Россия беренчелегендә катнашып көмеш медальгә лаек булгач, аның танылган спортчы булып китәчәгенә берәүнең дә шиге калмый. Республикабыз данын яклап, югары күрсәткечләргә ирешер дип, аңа зур өметләр баглыйлар. Шуннан соң шактый сулар ага, шактый үрләр яулана. Бу уңышлар өстенә яңалары өстәлә. Әмма боларга ирешер өчен күпме сабырлык, үҗәтлек таләп ителгәнен, туктаусыз тренировкалар, катлаулы сынаулар аша узарга туры килүен спортчы үзе һәм аның тренеры гына беләдер шул.
– Ни өчен грек-рим көрәшен сайладыгыз? – дигән сорауга да җавабы бер аның.
– Бер күрүдә үз иттем бу көрәшне, – диде ул.
Бүгенге көндә Марат Гарипов Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре бүлегендә белем ала. «Витязь» спорт комплексында Татарстан Республикасының атказанган тренеры Данис Таһиров җитәкчелегендә грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Тормыш гел җиңүләрдән генә тормаганлыгын яхшы аңлый инде хәзер спортчы.
– Үсмер чакта андый уңышсызлыкларга бик исем китми иде. Еллар үткән саен, зуррак үрләр яулаган саен, моны тану кыенлаша икән. Үзеңнең җиңелүең белән килешүе кыен шул. Андый чакта еш кына төшенкелеккә дә бирелгәли идем, – дип, кичерешләре белән уртаклаша ул. Ниндидер катлаулы сынаулар аша узарга туры килгәндә, төшенкелеккә бирелгән минутларда, нәкъ менә тренеры ярдәмгә килә, алга барырга, югалып калмаска дип, җиңүгә рухландырып тора. Уңышларының төп сәбәпчеләре – әтисе белән әнисе.
– Әнием җылы сүзе, акыллы киңәшләре белән туры юл күрсәтеп бара. Аның фатихасы, гомумән, якыннарымның ышанычы зур көч бирә. Һәр җиңүемдә аларның өлеше чиксез, – ди Марат.
Кайсы гына илгә барып, нинди генә чемпионатларда катнашырга туры килсә дә, иң беренчеләрдән булып әнисе Гөлнур апа уңыш юрый икән спортчыга. 2009-2010 елларда Пермьдә узган грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегендә җиңү яулавы, 2011 елда шундый ук ярышта көмеш медальгә лаек булуы моның ачык мисалы булып тора түгелме? Аннан кала билбау көрәшен дә үз итә икән шәһәрдәшебез. Бу өлкәдә дә шактый уңышлары күренә. Әлеге көрәш төре буенча өч тапкыр дөнья чемпионатында катнашып уңышка ирешә. 2012 елда Казахстанда II урын, 2013 елда Башкортстанда I һәм 2014 елда Төрекмәнстанда үткән билбау көрәшендә III урыннарны яулый. Әлеге көрәш буенча атказанган спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешә.
– Спортта кумирларгыз бармы? Кемнәр алар? – дип кызыксындым спортчыдан.
– Кумирларым юк, әмма үзләренең җиңүләре, уңышлары белән рухландырып торучылар бар. Мәсәлән, танылган спортчылар Александр Карелин, Имил Шәрәфетдиновларның көрәшләрен кат-кат карыйм, шуннан чыгып үз эшчәнлегемә нәтиҗә ясыйм.
– Үзегез кебек яшь спортчылар арасыннан кемнәр белән аралашасыз?
– Әлмәт шәһәреннән Родион Саматовны (якын дустым һәм фикердәшем), 2013 елда Казанда узган Универсиада чемпионы – Ринат Әхмәтшинны, 2014 елда милли көрәш буенча Россия чемпионатында җиңү яулаган Рамил Хисмәтуллиннарны атап үтәр идем. Еш кына алар белән ярышларга бергә барырга туры килә.
– Дусларыгызның күпчелеген татарлар тәшкил итә. Алар белән туган телебездә генә аралашасызмы?
– Мин татар булуым белән горурланам. Дусларым, якыннарым белән дә татарча аралашабыз. Телне бозып, ниндидер чит сүзләр кыстырып сөйләшүне кабул итә алмыйм.
– Спорт сезнең бер мавыгу гынамы, әллә яшәү рәвешеме?
– Бу минем яшәү рәвеше генә түгел, хәзерге вакытта тормышымның асылы, мәгънәсе дияр идем.
– Буш вакытларда нәрсә белән шөгыльләнәсез? Аңлавымча, ял иткәндә дә спортны калдырмыйсыз?
– Соңгы елларда ял итү азрак эләгә. Спортсыз, гомумән, яши алмыймдыр. Аның барлык төрләрен дә үз итәм. Ял иткән вакытта дусларым белән төрле шәһәрләргә сәяхәт итәбез. Еш кына ишегалды мәйданында бергәләп футбол, волейбол уйныйбыз. Шулай ук кинога йөрим, төрле кызыклы китаплар укыйм. Соңгы арада психология белән кызыксына башладым.
Кеше кечкенә чагыннан ук киләчәк тормышына планнар төзи, үзен нинди дә булса һөнәр иясе итеп күрә. Тик үсә төшкәч, аның фикере, дөньяны күзаллавы да үзгәрә. Кичә генә укытучы яки табиб булырга хыялланган яшь кеше алдында тагын әллә кемнәр булу теләге килеп баса. Ә шуларның берәрсен сайлап алу вакыты җиткәч, ул югалып кала. Ниндидер өстенлекле якларына кызыгып, үзенә бөтенләй ят булган һөнәрне сайлый ул. Яшәү дәверендә генә әлеге һөнәрнең аңа гел дә кирәк булмавына төшенә. Күңеленә ошардаен тапканчы, нинди генә юнәлештә эшләп карамый. Ялгышуын аңлап бик еш үкенергә туры килә аңа. Үзенекен тапкач кына, чын-чынлап иркен сулап, бөтен җаны-тәне белән шул эшенә бирелеп, дөнья көтә башлый...
– Спортчы булмасагыз, кем булыр идегез? Үзегезне кайсы өлкәдә күрәсез?
– Мине төрле планеталар кызыксындыра, бу темага кагылышлы фильмнар карыйм, кайбер галимнәрнең хезмәтләре белән танышам. Галәм – минем өчен ачылмаган сер ул.
– Кайсы илләр чемпионатында катнашырга туры килде?
– Казахстан, Төрекмәнстанда узган ярышларда катнаштым. Эстониянең Таллин шәһәрендә оештырылган Икенче бөтендөнья җәйге уеннарында беренчелекне яуладым.
– Көрәштә травма алырга туры килдеме?
– Көрәш барышында юк. Ә менә тренировка вакытында җилкәмне кузгату нәтиҗәсендә, чемпионаттан төшеп калырга туры килде.
– Спорт өлкәсендә алга таба максатыгыз?
– Россия җыелма командасына эләгеп, Олимпия уеннарында җиңү яулау.
– Танылган спортчылар арасында, уңышка ирешү өчен, төрле ырымнар, талисманнар куллану киң таралган. Андый нәрсәләргә ышанасызмы?
– Ырымнарга ышану дин буенча гөнаһ исәпләнә. Мин моны бөтенләй кирәк санамыйм. Көрәш алдыннан белгән догаларымны укыйм.
– Вакытларын кая куярга белмичә, эшсезлектән интегеп йөргән яшьтәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?
– Авырлыклар алдында югалып калмаска, үз-үзеңә ышанырга, спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Шул очракта гына рухи һәм физик камиллеккә ирешергә мөмкин.

Комментарийлар