Логотип «Мәйдан» журналы

ҖИҢҮЧЕЛӘР

Яз көне ике күршенең дә сыерга ашатырга саламы бетте.

Башларына уй төште Гарәфетдин белән Шәкүрнең.
Казыган тау басуында калган иске салам өемнәренә сәфәр чыкмыйча булмас. Сугыштан кайтып өйләнүләренә әле берничә генә ай үтте. Гарәфетдин Нуридәсен, Шәкүр Хөснурыен ияртте. Иртәнге таң белән кузгалдылар. Ташу суын ерып чыгарлык түгел икән, ярый әле җилләр яр астына карны калын салган, кар өстеннән шуып чыктылар. Кирмән инеше шулай кичелде. Казыган тау елгасы аша сикереп чыгарлык тар урынны шактый эзләгәч кенә таптылар. Иске салам төпләрен эзләп озак барды күршеләр. Саламы гел ярамаслык түгел, каралуын каралган, ваграк та икән, нишләмәк кирәк, малкайлар көтеп тора бит. Сыерлы өй – сыйлы өй дип, юкка гына әйтмәгән бабайлар. Гаиләләр дә ишәергә тора, ләкин моны Нуридә Хөснурыйга, Хөснурый Нуридәгә пышылдаса да, ирләр ул хакта сөйләшмиләр, гаилә булгач – бар да кирәк, дип кенә җибәрәләр.
Әйбәтләп биштәрләделәр, исән-сау кайтып җитсәләр, шактыйга җитәр, Алла боерса. Тәвәккәлләп кымшандылар. Җил көчле, яз көне салкыны, җылысы еш алышынып тора шул. Ирләр хатыннарын ышыклап кайттылар, берөзлексез шаярдылар.
– Исән-сау кайтсак, мин алып кайтканы ашатырга, син алып кайтканы мал астына, карчык, – диде Шәкүр.
– Күзгә кырып салырлык дару урынына гына тотарбыз, карт, – дип карышты Хөснурые. – Безнең Акбаш тегермән бит ул, аңа ничек җиткерәсең. Үзебез ябына торган юрганны алып чыгып астына салсак кына инде. Хәзер җәй җитә, юрганның кирәге калмас, карт.
Язгы кояш карның тотанагын бетергән, чабаталар әллә ничә тапкыр сулы боткага чумды, аңа игътибар итсәң, гел кайтып җитәсе түгел. Инеш киңәйгән икән. Шәкүр җиңел гәүдәсе белән очып кына сикереп чыкты. Аңа биек ярдан Гарәфетдин дүрт бәйләм саламны ыргытты – монысы булды. Хөснурыйның биленә бау бәйләде Гарәфетдин, бауның икенче очын Шәкүргә ыргытты, сикереп чыкты Хөснурый. Ул сикерер, аңа егерме генә бит. Нуридәнең дә биленә бау ятты, ул да сикерде, утыз яшьтә кеше карт буламыни! Чират Гарәфетдингә җитте, аның көйсез буласын Шәкүр күптән белеп тора, сизмәмешкә салыша. Гарәфетдин аксак, аның бер аягы икенчесеннән бер чиреккә кыска. Биленә бау бәйләде Гарәфетдин, сикереп чыга алмасын белде.
Гарәфетдин бауның икенче очын һәм бүреген Шәкүргә ыргытты. Йөгереп килде дә ташу суының нәкъ уртасына чумды. Ах-вах килеп, өчәүләп көчкә тартып алдылар сикерүчене.
Иң беренче Гарәфетдингә кидерделәр биштәрне һәм ашыгырга куштылар, аннан үзләре киеп, җәһәт-җәһәт тауга үрмәли башладылар. Кирмән елгасы чын мәгънәсендә котырган. Ташлы яр турындагы кар күпере дә юкарган кебек. Дүрт биштәрне дә Шәкүр, берәм-берәм өстерәп, авыл ягына чыгарып куйды. Аннан бауга бәйләнеп түш белән шуып чыктылар.
Кадерле салам тагын җилкәләргә менеп утырды.
– Күршеләр, безгә керәсез, – дип кычкырды Шәкүр читән аша атлаганда. – Карчык, умач кижи!
Коры кием эләктереп алган Гарәфетдин чәй чүмерә.
– Бирешмә, күрше, – дип кыстый аны Хөснурый. – Җиңүчеләр бит сез, дошманны нишләттегез әнә. Варшава, Прага, Берлинны алдыгыз. Менә бәрәңге күмәченә үрел, Нуридә апа.
– Җиңүчеләр шул, – диде Шәкүр һәм өстәл артында озакка сузылган авыр тынлык урнашты...

Комментарийлар