Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының Җиңү паркында балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр

1 июнь көнне 12 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Чаллының Җиңү паркы сәхнәсендә «Капитошка» балалар бәйрәме уза, дип хәбәр итә Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте.Чара программасына конкурслар, турнирлар, бү...

1 июнь көнне 12 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Чаллының Җиңү паркы сәхнәсендә «Капитошка» балалар бәйрәме уза, дип хәбәр итә Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте.
Чара программасына конкурслар, турнирлар, бүләк тапшыру тантаналары кергән. Аны Чаллы Башкарма комитеты һәм “Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палата”сы берлеге оештыра.
Парк территориясендә сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт өлкәсендә бушлай консультация зоналары һәм балалар мәдәният учреждениеләре эшли. Балалар врачлары: ортопед, аллерголог, психолог, педиатр, травматолог, отоларинголог һәм башкалар кабул итү уздыра.

Комментарийлар