Логотип «Мәйдан» журналы

Җиңел әзерләнә, тәмле була

Бу кексны әзерләү җиңел, шул ук вакытта ул бик тәмле килеп чыга.

Сез дә сынап карагыз әле.
Ингредиентлар:
● 250 грамм эремчек
● 200 грамм он
● 170 грамм шикәр
● 20 грамм май (якынча 1аш кашыгы)
● 3 йомырка
● 1 лимон
● 11⁄2 чәй калагы сода
Әзерләү:
Кекс диетадагы кешеләр өчен дә файдалы. Лимон рецептта тулысынча тышчасы белән кулланыла. Лимонның очларын кисеп алырга, түгәрәкләп кисеп, төшен алырга.
Лимонны вакларга. Акмайны шикәр белән бергә кушкач, өстенә эремчек салып болгатырга. Аның өстенә лимон, йомырка һәм сода салып болгатырга. Катнашманы 1-2 минутка калдырып торыгыз, ул кабарырга тиеш. Аның күләме 2-3 тапкыр арткач, он кушып болгатыгыз. Камыр инде төшәчәк.
Табаны майлап, камырны шунда салыгыз. 180 градуста 1 сәгать пешерегез.


Фото: ok.ru

 

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/i-el-zerl-n--t-mle-bula-644712/

 

Комментарийлар