Эх, рәхәт тә соң җәй көннәре! Өстеңә җиңел кием киясең дә, урамга йөгереп чыгасың.

Кояш белән бергә торып, мәктәпкә барасы да юк. Ятасың иркәләнеп йомшак юрган астында. Күңел гел каядыр җилкенеп, ашкынып тора… Юрган астындагы иркәлек тә бераздан туйдыра шул. Кешедән алда җитешеп, җиләккә йөгерәсе килә. Иң мул чагында, чиләк-чиләк тутырып булганда, йөрергә тырышасың. Менә бүген генә барам да башка кирәкми, дигән булсаң да, яңадан ике, өч, биш мәртәбә урманга йөгерәсең…

49che8wsaso
Менә бүген дә без кызлар белән урманга җиләккә барырга уйладык. Әтием үзенең машинасында, җилдәй җитез генә җилдереп, күз ачып йомганчы илтеп җиткерде. Андагы хуш исле печән исе, кызарып пешкән җиләкләр… Ул җиләкләр әле монда, әле анда: «Мин монда, мине өзеп ал!» – дип, күз кысып утыралар.
Иптәш кызларым белән, чиләк тутырып, җиләк җыйдык. Җиләгебез хәйран күп булды. Көнозын йөргәч, һәммәбезнең дә чиләкләре тулырга өлгерде. Әтием дә тик тормады. Яшь бозауларга яшел үлән кыркыйм әле дип, чалгысын чыжлатты да чыжлатты…
Бик озак йөрдек шул. Бераз арыткан да иде. Көн кызуында җиләк җыю йомшак юрган астында яту түгел инде. Чү! Нинди тавыш бу! Кинәт чыр-чу килгән тавышка барыбыз да сагаеп калдык. Якындагы куаклык ягыннан килә иде бу тавыш. Шапылдаган, сызгырган һәм тагын әллә нинди тавышлар… Бу куаклыкны ачып җибәрсәк, анда кош балалары, үзләренә куркыныч янавын сизеп, чыркылдашалар иде. Яхшылабрак карасак, чыннан да, кош оясына таба тузбаш шуыша. Ә һавада җанөзгеч тавыш белән әнкә кош ярдәм сорап ачыргалана. Әтием тиз генә корыган чыбыкны алды да тузбашны куркытып җибәрде. Ул исә, ысылдап, килгән юлыннан кире китте. Безгә бераз үпкәләде дә, ахры. «Юньләп ашарга да ирек бирмиләр», – дип уйлагандыр әле ул, юньсез! Ә һавадагы әнкә кош, канатларын кага-кага, безнең баш очында әйләнде. «Рәхмәт сезгә, изге кешеләр!» – дия иде сыман ул безгә. Үзегезгә рәхмәт, кошкайлар! Күпме корткыч бөҗәкләрдән саклыйсыз бит сез безне. «Балалар, әйдәгез, тизрәк китик моннан. Югыйсә, әнкә кош безне дә дошман санар», – диде әтием. Ул хаклы. Кыргый табигатькә кагылырга ярамаганны кечкенәдән беләбез.
Җиләк белән тулы чиләкләребезне күтәреп машинага төялдек тә, кайтыр юлга кузгалдык. Безнең кәефләребез тагын да күтәрелде. Һәрберебезнең йөзендә шатлыклы елмаю иде.

 

Эльмира ГАЗИЗОВА,
Актаныш районы, Иске Кормаш авылы.

Комментарий язарга