Логотип «Мәйдан» журналы

«Җиләкле алан» пирогы

Дуслар, туңдыргычларыгызда җиләк-җимешләр бармы әле?

Бүген бергәләп җиләкле-каймаклы тәмлекәч әзерлибез.


zhilek-pirogy
Камыр өчен: 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, өй температурасында йомшартылган 100 грамм акмай, 1 стакан он, ярты чәй калагы камыр көпшәкләндергеч алыгыз. Шушы ингредиентларны бергә бутап, йомшак камыр басыгыз. Аны табага җәегез, кырыйларын формалаштырыгыз һәм эчлек әзерләгәнче суыткычка алып куегыз.
Эчлек өчен: 500 грамм кибет каймагы, 1 стакан шикәр комы, 3 йомырка, 1 аш кашыгы он яисә крахмал кирәк. Барысын бергә туглагыз. Таба тирән булмаса, эчлек өчен ингредиентларның күләмен азрак алсагыз да була.
Хәзер камыр җәелгән табага үзегез теләгән җиләкләрне салыгыз. Әйтик, кура җиләге, чия, карлыган. Аларны туңдыргычтан алып, алдан эретеп куярга кирәк. Җиләк-җимеш өстенә каймаклы эчлекне агызыгыз.
Пирог 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-40 минут пешә. Табынга бирер алдыннан суытырга кирәк.
Чәйләрегез тәмле булсын!
 

Фото: retsepty-s-foto.ru

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтынн

Комментарийлар