Тау итәгендә авылым,

Тау бите тулы җиләк.

Җиләк җыясы килгәндәй,

Талпынып куя йөрәк.

 

Балачагым мизгелләрен

Җыяр идем тезләнеп.

Адым саен анда минем

Ялан тәпи эзләрем.

 

Камыт кебек, богау кебек,

Аягымда гер минем.

Җыя алмам, тик, яныңда

Утырып торыр идем.

 

Җиләге дә тансык түгел –

Базарда күпме кирәк.

Вакыты аның бәясез,

Мизгеле аның – җиләк.

 

Җиләкле җәй ел да килә,

Күңелдә көннәр гаме.

Иңдә еллар, юллар йөге,

Авызда җиләк тәме…

 

Рәниф ШӘРИПОВ

Фото: https://pixabay.com/

 

«Мәйдан» №5, 2020 ел.


Комментарий язарга