* * *
Сине күргән саен җанда
Бер шигырь бөреләнә.

27_image

Тамчы гына булган шатлык
Зурая, эреләнә.
Җилкәмнән тау төшеп китә,
Каурыйдай җиңеләям.
Кысыла бөтен көченә,
Тартыла күңел җәям.
Шул чагында, кош шикелле,
Эх, бер очасы килә.
Сөю тулы яшьләремә
Нидер кушасы килә…
…Сине күргән саен, җанда
Бер чәчәк бәреп чыга.
Гөлчәчәкләргә төренеп,
Шигырь ияреп чыга.

 

КЫЗЫЛЛЫК

Кызыл куртка кигән бер кыз,
Кызыл шарф бәйләгән. –
Кызыл машинасы белән
Бүген шәһәр әйләнә.
Ул сөйгәнен эзли микән?
Әллә болай гынамы,
Машинасына утырып,
Кич шәһәргә чыгамы?..
Тыз-быз чаба машиналар,
Кызыллары күренә…
Гүя кызыл карлар ява
Кызның күңел түренә…
Явар да шул, сөйгәнеңне
Машинада эзләсәң.
Тирә-юньне караланган
Тәрәзәңнән күзләсәң…
Кызыл куртка кигән бер кыз,
Кызыл шарф бәйләгән… –
Чү! Кызыбыз җәяү генә
Бүген шәһәр әйләнә…

 

САГЫНУ ҖЫРЫ

Утлы сөю хисләремне
Көмеш җептәй сапладым.
Ак болытка хатлар яздым,
Акты-китте хатларым.
Кояш нурларына төреп,
Сиңа сәлам җибәрдем.
Ул офыкка батты-китте,
Йөзгә төнге җил бәрде.
Ай яктысын карам итеп,
Сиңа шигырь юлладым.
Аем гына качты-китте,
Таң атарга – бер адым.
…Җил артыннан хатлар яздым,
Очты-китте хатларым…
Иң-иң кайнар хисләремне
Күрешүгә сакладым…

 

КЫЗЫЛ АЛМА

Кызыл алма кулларыңда –
Кайнар кояш шикелле.
Шул алмаңны миңа суздың –
Йөрәк шашты, сикерде.
Битләрең дә алма кебек –
Тулып пешкән, кызарган.
Күңелеңә язлар килгән,
Бозлы кыллар кузгалган.
Елмаясың да көләсең,
Син язның үзе кебек.
Кызыл алмаң, серле алмаң
Күңелең күзе кебек.
Кулларыңда кызыл алма –
Ул синең ут-йөрәктер.
Тулы бәхет өчен минем
Йөрәк кенә кирәктер.

 

ТАҢ КЫЗЫНА

А-га
Син еракта.
Тонык шәүләң генә
Күз алдымда бии ялгызы.
Бүген дә кич.
Кояш баеп бара.
Кайчан киләсең соң, Таң кызы?
Мин берүзем.
Сине уйлый-уйлый,
Фикерләрем, уем чуалган.
Татлы хыял
Кояш белән бергә
Ак офыкка китеп югалган.
Юк, кирәкми
Якты йолдыз, ае.
Юк, кирәкми төнге манзара.
Кичке салкын
Тәнне чемердәтә.
Кайчан киләсең соң, җан ярам?
Керфек какмыйм.
Алсу таңны көтәм.
Вакыт ага. Күңел ялгызы…
Сине эзләп,
Ак офыкны күзләп,
Төнге юлга чыгам, Таң кызы…

 

* * *
Уйларымны тараттың ла –
Ничек җыйыйм?
Сөюдән исергән башны
Кая куйыйм?..
Уйларымны чуалттың ла –
Ничек сүтим?
Йөрәгемне, әйдә, сиңа
Бүләк итим.
Уйларымны адаштырдың –
Каян табыйм?
Үземне үзем аңламыйм –
Кая чабыйм?..
…Айсыз төнне сискәндерде
Нур балкышы.
Уйларымны биләп алды
Сөю кошы.

 

МОАБИТ

Төнге Берлин буйлап йөргәндә,
очраклы рәвештә Моабит төрмәсенә юлыктым…

Германия. Берлин. Төн караңгы.
Урамнарда утлар яна бит!..
Үзем сизми генә янәшәңнән
Узып барам икән, Моабит.
Син һаман да төрмә.
Заманасы
Үзгәрде дип йөрим эчемнән.
Дөньясында барган сугышларны
Туктатырга килми көчемнән!..
Әй Моабит! Җәлил Моабиты!
Күңелемдә йөргән Моабит!..
Ак карларны көтәм. Алар өчен
Никтер кызыллары ява бит!..
Без очраштык. Җәлил шигырьләре
Соры диварларның исендә.
Харап булды татар егетләре…
Плётцензее… төрмә мичендә.
Хәтерлисең. Әле онытмадың.
Мөмкин түгел хәтер яңарту!..
Аң артса да, хыял үзгәрешсез –
Бер шартлаган шарны кабарту.
Бу кешелек сабак ала белми,
Сугыш арты сугыш уенда.
Җәлил дәфтәрләре йөри кебек
Йөрәк тирәсендә – куенда…
Германия. Берлин. Төн караңгы.
Болытлардан яшьләр тама бит!..
Уйларыма чумып, янәшәңнән
Узып барам икән, Моабит…

 

ЮРАУ

Таң белән йолдызлар
Бик авыр суласа,
Җавап бер: бүген үк
Казанны су баса.
Су баса Казанны,
Кыш яуган кар суы,
Язларның җылысы,
Күңелнең ярсуы.
Мең еллык тузанны
Яз җиле актара:
«Бу Казан тыштан ак,
Ә эчтән кап-кара…»
Эченнән дым сарган,
Сыгылган ул Казан.
Үзенең яшенә
Тыгылган ул Казан.
Шуңамы агалмый
Бозланган яше дә…
Башына китерми
Карты да яше дә –
Таң белән йолдызлар,
Һай, авыр суласа,
Җавап бер: бүген үк
Казанны су баса…
Су баса Казанны,
Юк, булмас кичерү.
Үткәнне-сүткәнне
Гел искә төшерү.
Һәм чәйнәү йөз еллык,
Мең еллык тарихны.
Без әле Казанлы,
Без әле тарихлы!..
Булса да диварлар
Ап-акка манылган.
Аларга күпләрнең
Карашы кагылган.
Карамы карашы,
Изгеме карашы.
Куера Казанда,
Куера кар ашы.
Таш ташка сүтелгән
Тузанын өйләрнең
Мин сиңа, җай чыккач,
Әле бер сөйләрмен…
Тик бүген каралган
Казанны су баса.
Ни булыр, йөз еллык
Өрене юмаса?..
Сеңдереп калдырса
Ак дивар ташына,
Кем килер аннары
Тук баба ашына?
Тыштан ак, ә эчтән
Кара ул, кап-кара…
Бабайлар калдырган
Хыяллар таптала…
Фал ачык: күңелләр
Барсына чыдаса,
Таң белән йолдызлар
Бик авыр суласа,
Бүген үк Казанны
Мәңгелек су баса!..


Комментарий язарга