Логотип «Мәйдан» журналы

Җибәрмим асыл кошны

Нәҗип белән Гөлсинә турында авыл халкы, яңа елга өйләнешәләр икән, дип сөйләгән иде.

Булмады. Салкын январь да узып китте, җилле февраль дә, тамчылы март та, шаулы апрель дә, чәчәкле май да узып китте. Инде көтеп-көтеп тә, мәктәп елларыннан бирле бер-беренә гашыйк кыз белән егетне башлы-күзле итә алмагач, яшьләрнең кавышуын сабан туена күчерде халык.
Гөлсинә фермада бозаулар карый. Ә Нәҗип... Юк, трактор яисә машина йөртми ул. Кулында трактор йөртү хокукы булуга карамастан, район үзәгеннән ат белән почта ташый. Бала чактан ук атлар тирәсендә чуалып үсте егет. Ә бүген җигеп йөргән Алмачуары җитезлектә чабыш атларыннан һич тә ким түгел.
Авыл малайларының бернинди машинага да исләре китми хәзер. Ә менә Алмачуарга кызыгалар... «Нәҗип абый армиягә киткәч, Алмачуарны мин җигәм дә мин җигәм», – дип  бәхәсләшмәгән көннәре сирәк аларның.
Әйе шул, рас әйтәләр малайлар. Нәҗипнең армиягә китәсе елы быел. Сабан туена да өйләнмәс, бөтенләй өйләнмичә, әнисе Майбәдәр апаны ялгыз калдырып китеп баруы мөмкин ич аның...
Әнә алар үзләре дә. Инеш буендагы эскәмиядә, бөдрә тал күләгәсендә бер-берсенә сыенып утыралар. Инешнең ярсу чаклары узган инде — йокымсырап кына агып ята. Тал бөдрәләре арасыннан ояла-ояла гына ай караштыргалый.
— Гөлсинәм, — диде Нәҗип, кытыршы учы белән кызның юкә яфрагыдай йомшак чәчләренә кагылып, — Гөлсинәм!
— Әү, Нәҗибем!
— Бергә булыйк, Гөлсинәм!
— Сабан туйлары узганчы гына көтик инде, Нәҗибем.
— Теге вакыт, Май бәйрәме узганчы, дигән идең. Яратмыйсың, ахры, син мине.
— Син ни сөйлисең, Нәҗибем? Авызыңнан җил алсын.
— Ат җигеп эшләгәнгә яратмыйсың син мине.
— Ярар, яратмаса яратмас инде. — Гөлсинә оясыннан очып чыккан сандугачтай җәһәт кенә күтәрелде дә эскәмиянең икенче башына күчеп утырды. — Яраткан кызларны эзлә  алайса...
— Гөлсинәм! — диде Нәҗип, кызга табарак авышып.— Сине ничекләр сөюемне белсәң иде, эх!..
Тау битендәге үләннәрне тарап искән хуш исле йомшак җил Нәҗипнең көрсенүен еракларга алып китте.
Ә иртәгесен... Иртәгесен бөтен авыл гөрләде. Сакаллы Сәгыйть баеп кайткан, имеш. Авылны материк дип кенә җиффәрә, бәрәңге дифисит, бәрәңгене сәмәлүт белән генә китерәләр, дип сөйли икән. Кибет артына җыелган ир-атларны сыйлаган чагында, өйләнергә кайттым, Татарстан кызлары дифисит анда, авылдан кыз апкитәм, дип сөйләгән ди. Ә кемне алып китәсең, дип сораучыларга, стансадан кайтканда Гали Гөлсинәсен очраттым, үскән, чибәрләнгән, бик ошады, шуны апкитәм, дип әйткән, имеш.
Нәҗип, билгеле, ышанмады бу хәбәргә. Шулай да күңеленә шик керде. Белмәссең, яшертен генә хат алышып ятканнардыр, шәт. Гөлсинәнең, теге бәйрәм узсын, бусы узсын, дип кавышуны кичектерә килүенә шул сакаллы Сәгыйть сәбәпче  түгел микән әле.
Гөлсинәнең Нәҗип белән үпкәләшкәнгә кәефе кырылып йөргән көннәре иде. Җәйләүдән кайтканда клршысына эре шакмаклы пинжәк, джинсы чалбар кигән сакаллы егет килеп туктагач, аны урап узарга теләгән иде, әмма егет ирек бирмәде.
— Җибәрмим асыл кошны, — диде, алтын тешләрен ялтыратып. — Өйләнәм мин сиңа, үзем белән апкитәм мин сине,  алтынга күмәм, җефәккә төрәм, — диде.
— Кит әле, абый кеше, эшсезләнеп йөрмәче, зинһар, эш вакытында, — диде Гөлсинә һәм халат якасын чеметеп тоткан озын бармаклардан ычкынып үз юлына китте.
— Вәгъдә — иман, апкитәм булгач, апкитәм, риза булмасаң, урлап апкитәм. Дифисит киемнәр генә киеп йөрерсең, юләр, минем белән китсәң. Китмәсәң, урлап апкитәм.
Бөтен авылыгызны исертәм дә урлыйм. Анлык кына байлык бар миндә, — дип кычкырып калды аның артыннан сакаллы Сәгыйть...
Иртәгесен таң алдыннан Гөлсинәләр капка төбенә җигүле ат килеп туктады. Арбадан шактый ук кызмача ике кеше төшеп, ава-түнә, койма буена килделәр.
Гөлсинә йокылы-уяулы ята иде. Капка төбендә ат пошкыруы ишетелгәч, әллә Нәҗип микән, район үзәгенә барган көннәрдә ул шулай соңга кала торган иде бит дип, ян тәрәзәне ачты, акация куаклары арасыннан капка төбенә сузылып карады, Алмачуарны күргәч, йөрәге чыгып төшәргә җитешеп, лепелдәп куйды һәм өстенә халатын элде дә, аны-моны уйлап тормыйча, тәрәзәдән бакчага сикерде, җилкапканы ачып, урамга чыкты.
— Нәҗип, — дип әйтә генә башлады Гөлсинә. Кемдер аның авызын томалап, өстенә одеял бөркәде дә төбенә яшел печән җәелгән арбага күтәреп салды. Алмачуар шуны гына көткәндәй, аулак тыкрык буенча юыртып китте.
Гөлсинәнең борынына печән исе катыш хәмер исе килеп бәрелде, колакларына тегеләрнең сөйләшкәннәре ишетелде.
— Кызык иттек, егете җигеп йөри торган ат белән урлап киттек кызны, — диде таныш түгел тавыш. — Тагын бер яртыны куйсаң, Гөлсинәсен генә түгел, Нәҗибен дә урлап бирәм мин сиңа, Сәгыйть дус! — дип шапырынды.
— Егылганчы сыйлыйм мин сине, аракыда коендырам, — дип мактанды гөрелдәвек тавыш. Монысы, һичшиксез, сакаллы Сәгыйть үзе иде...
Авыл башына җитәрәк, Алмачуар кырт кына уңга каерды. Арбадагы егетләрнең берсе юл читенә тәгәрәде. Ул да түгел, Алмачуар тап-такыр итеп себерелгән капка төбенә килеп туктады да ал аягы белән олы капка такталарына бәрә-бәрә кешнәп җибәрде. Эчке якта нәрсәдер саңгырау гына зеңгелдәп куйды һәм капка, әкияттәге мәгарә ишегедәй, тавышсыз гына ачылып китте. Дилбегәне кайсы якка тартырга белмичә аптырап утырган сакаллы Сәгыйть исенә килгәндә, Алмачуар ишегалдында иде инде.
Тәрәзәләрдә дә, басма алдында да гөлт итеп ут кабынгач, сакаллы Сәгыйть Гөлсинәне алып качарга уйлаган иде... Ләкин «биләвен» чишеп өлгергән Гөлсинәсе аның танавына шундый итеп кундырды — теге бичара инде ябыла башлаган капкадан ничек очып чыкканын сизми дә калды.
Гөлсинә өй алдына Нәҗип чыкканын күреп алды һәм арбада бөгәрләнеп яткан одеялны ипләбрәк җәйде дә, өс-башын рәткә китерде.
Нәҗип, ишегалды уртасында пошкыргалап торган Алмачуарга бөтенләй игътибар итмәстән, еларга да көләргә дә белмичә, арба түрендә утырган кыз янына атылды.
—  Гөлсинәм, синме бу?
—  Мин, Нәҗибем, мин, — дип пышылдады Гөлсинә. — Алмачуарыңны җигеп килдем менә... Сабан туена йоклап калмыйк.
 

Фаил ШӘФИГУЛЛИН

 

Фото: https://vk.com/


«Мәйдан» журналының архивыннан (№8, 2020 ел).

 

Комментарийлар