Чү, тукта, җил! Тынлык кирәк… әбиемә…

EPSON DSC picture

Безнең иң кояшлы тәрәзәбезгә елышып кына йомшак җил шуыша. Түр бакчадагы тереклек дөньясын әкрен генә кымшандырып куйган саен, җиһанга хуш исләр тарала. Сутлы алма исе, баллы тукранбаш, әче әрем исе борынны кытыклап үтә. Мин, ачык тәрәзәдән үрелеп, бәбкә үләннәре арасыннан калкынып тибрәнгән алсу йөзле тукранбашларга карап алам. Җәйләрнең көзләргә авышкан чорында тукранбашлар арасында да йөзләренә сары сукканнары шактый күренә. Әбием, һичнигә игътибар итми генә, бу мәлдә китабын күзләренә якын ук китерә. Җәннәт карый ул шулай.
Кайчакта миңа Фирдәвес җәннәте өебезнең олы яктагы кояшлы түр тәрәзә каршысындадыр кебек тоела. Чөнки әбием аны, китабын кулына алган саен, көненә әллә ничә кат күрсәтә:
– Иң югары җәннәт шушы инде, балам, – ди. – Габдрахман бәбекәем мине шунда көтеп тора, – ди.
Чит-ят мохиткә эләгеп, ап-ак йөзен җыерчыклар ергалаган, чал чәчле өлкән кешенең адашып йөрүен күз алдыма китерүдән йөрәгем кысылып сулкылдый. Кызганудан тулышып:
– Җәннәт ул берәү генәме соң, әбием? – дип сорыйм.
– Берәү генә түгел, кызым. Габдрахман абыең иң югарысында – Фирдәвес җәннәтендә булыр, иншалла, – ди ул ярым пышылдап. Аның битләре кичке шәфәкътәй алсуланып яна.
– Түбәне дә бармы әллә?
– Бар…
– Анысы кемнәрнеке?
– Патшаларныкы.
Әбием, патшаларга һич катнашы булмаганга сөенгәндәй, яулыгы почмагына дымлы керфекләрен сөртеп ала да ирен чите белән генә елмаеп куя. Шул мәлдә, җыерчыклы моңсу йөзенә төшкән кичке сүрән кояш нурлары җемелдәшеп, күзне адаштыргандай тоела.
– Кызым! Фәридә!
– Мин монда, әти.
Тиз-тиз ишек ягына йөгерәм.
– Әбиең кайда?
– Улмы?.. Ул… Җәннәттә…
Әти олы галошларын салып баскычка баса да, бер кулы белән итле табагын тоткан көенчә, аягын күтәрә төшеп, сыңар кулы белән оекбашларын тартып куя. Үзе һаман сорау бирә:
– Нинди җәннәттә?
– Фирдәвес җәннәтендә…
– Һай, саташкансыз инде тәмам, бар, чакыр әле үзен. Әниең тавык йолкыды менә, аш салсын. Мә, табакны тот әле. Мин кереп тормыйм, алайса…
Шунда әтинең ниндидер тирән мәгънәле әрнү аша: «Кешелекнең иң зур хатасыдыр бу сугыш… Һай бу сугышны…» – дигәнен ишетеп калам. Әни дә аңа кушыла. Әниемнең миннән ерагая барган тавышыннан нидер аңлагандай булам:
– Сүз әйтмә, Илшат, кешеләр өчен таяну ноктасы җирдә түгелдер шул. Мөгаен, күктәдер…
«Оҗмахтадыр мөгаен», – дип уйлап алам мин.
Ишекне ачып, табакны өстәл кырыена куям да:
– Әбием, чык әйдә җәннәттән, аш пешерергә кушалар безгә, – дип кычкырам.
Олы яктан күзләрен сөртә-сөртә әби килеп чыга.
Минем әбиемнең күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь агып тора. Шуңа аның кулъяулыгы һәрчак юеш була. Яулык почмагы да… Ул үзе өйрәнгән инде. Хәер, күз яшьләренә өйрәнеп була микән соң?
– Аш пешерергә кушалар дисең инде, алайса. Пешереп сыйланыйк та, мәчеткә барып кайтырбыз, кызым, икәүләп.
– Бу юлысы Аллаһ бабайны күрәбезме соң анда? – дип сорыйм мин сабырсызланып.
– Юк. Аллаһ бабай түгел ул. Үзе бөтенебезне дә күрә, үзе беркемгә дә күренми.
– Алайса, бармыйк… – дим киреләнеп.
Мәчет дигәне Мәрьям әби йорты инде. Анда Гает көне алдыннан каршы кешеләр тәүбә итәргә җыела.
– Илаһи тәүбә иттем, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларымны ярлыкагыл! – дип укыйлар бер сулыштан. Без дә өлкәннәр артыннан иреннәребезне кыймылдатып, сыерчык балаларыдай тезелешеп утырып торабыз. Хәер, укучы берәү генә була, калганнары аның артыннан кабатлаучылар гына. Кулларыбызны күтәреп бердәм дога кылып куйгач, урыннарыбыздан кузгалып, күтәренке кәеф белән урамга атлыйбыз. Бөтен кеше, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыннан арынгандай, илаһи бер күтәренкелек белән өенә таба тәпили. Бу мәлдә әбием янәшәсендә мин дә бик рәхәт мизгелләр кичерәм.
– Мөэминнәр теге дөньяда башкалардан матуррак булырлар, ди китап.
– Мөэминнәр кемнәр соң алар, әби?
– Иманлы бәндәләр… Иманлы бәндәләр генә җәннәтле, кызым.
Мин тәмам буталып бетәм. Әбием сөйләгән патшалар җәннәтен күз алдыма китерәм. Ничек була инде монысы?
– Ә патшалар ник җәннәтле, алайса? – дип, бик белергә теләп, әбиемә янә сорау бирәм. – Алар башлый бит сугышны! Габдрахман абый алар кушканга киткән бит ут эченә… Әтием кебек тракторчы булыр иде ул да…
– И-и балам, чебеннең дә бер канатында шифа, икенчесендә агу бар… Аллаһ беркемгә дә золым кылмас…
Әби кушканча һич уйлый алмасам да, килешергә мәҗбүрмен.
Серле көчләр әсирлегендә яши шул минем әбекәем. Үткәннәре белән бергә югалган көннәре – иң олы бәхете аның. Хәер, ул аларның берсен дә тәфсилләп сөйләми үзе. «Элек» дип башласа, ни әйтәсе билгеле инде. Болытлар биектә иде, ди. Йолдызлар якты яна иде, ди. Бабаңа да шулай тоела иде, ди. Туфрактан ипи исе килә иде, ди. Улларым да әтиләре шикелле җир хуҗалары иде, ди. Аның күңеле шуларны юксынадыр, мөгаен.
Хәзер инде әбием, бөкресе чыга төшкән гәүдәсен әле нык тотарга тырышып, аякларын тигезләп һәм тезләре өстенә ике кулын туп-туры куеп үлем көтә. Тирән уйларга бирелеп, шыпырт кына «Иман шарты»н кабатлый. Ничек шулай көтеп алырга була икән соң аны? Яшәү матуррак ләбаса! Кызыклырак ләбаса! «Гомер ул болай да җил кебек, исеп кенә үтә дә китә», – ди бит әни. Шуны да белми микәнни әллә?
– Гомер үтә ул, Руфия, вакыт кына үтми, – дип җавап бирә әби шулчак аңа. – Югыйсә яфракларның да ничә көндә коеласы бер Аллаһка гына билгеле…
– Көзләр җиткәч коелалар инде…
Монысын мин белеп әйтәм. Чөнки безнең бакчабыз тулы алмагач, чия, карлыган куаклары. Көзләрдә җир өсте сары келәм җәйгәндәй тоела. Минем үземнең дә алар өстендә җил кебек тәгәрәп йөрисем килә хәтта.
– Юк, балам, яфракларның җәйдә үк кипкән чаклары да булды. Бөредә үк туңганнары да… Аллаһ кулында һәммәсе дә…
Әбием фани дөньяга бер генә тамчы да ышанмыйдыр сыман нигәдер, шуңа ул минем белән һәрчак ахирәт турында гына сөйләшә.
Тик оҗмах теге дөньяда гына шул. Ә аның ишеге төбендә әбиемне сугышта шәһит киткән, җанын ярып бирердәй булып яраткан улы – Габдрахман абый көтеп тора.

* * *
Беркөнне без күршебез Мөнирә әбигә ияреп нарат урманына кара җиләккә мендек. «Урман анасы» дип йөртәләр аны безнең урамда. Чөнки андагы һәр кордонны гына түгел, һәр агачны белә ул. Менә шунда, түбәсе күккә тигән дәү нарат төбенә чүмәшеп җиләк җыйганда, Мөнирә әби миңа гомеремдә ишетмәгән серләрне чиште. Габдрахман абый турында иде алар.
Сугышка киткәндә унсигез яше тулган гына булган Габдрахман абыйның. Ул чакта әбиемнең сугыштан каты җәрәхәтләр алып кайткан энесе, Зәкиулла абый, хәрби комиссариатта эшләгән. Дүрт улын сугышка чыгарып җибәргән ананың бишенче улын – Габдрахман абыйны бераз җибәрми торырга исәбе булды микән соң әллә, кайберәүләр абый өстеннән жалу яза башлаганнар. Үз энесен сугышка җибәрми, имеш…
Озатканда бөтен авыл жәлләп калган Габдрахман абыйны, чөнки авылда аның кебек бала көенчә яуга чыгып киткән башка бер генә кеше дә булмаган. «Табигате белән йомшак иде бәбекәем», – ди әбием дә. Бәхетсезлегенә, туп-туры сугыш кырына килеп төшкән ул. Ә калганы…
…Ядрәләр ярыла, пулялар оча. Бөтен дөнья аждаһа чокырын хәтерләтә. Дөм караңгылыктагы янгын яктысында аның кыр буйлап, бик куркынып, «Әни! Әнием!» дип йөгереп йөргәне генә кемнәрнеңдер күзләренә чалынган… (Үлгәндә дә әни кирәк икән шул кешегә!)
Һәм бер хаты әле дә Әнисә апалар өендә яшәп ята икән Габдрахман абыйның. Анда ул күрше апага: «Без әлегә вагонда барабыз. Алла боерса, җиңеп кайтырбыз! Аяк бармакларың да тыныч йокласын, кадерлем!» – дип язган ди…
Мөнирә әби боларны миңа әкият сөйләгәндәй, җиңел генә сөйләп чыкты, шулчакта кинәт башым әйләнеп китте, әйтерсең урманда йөрәгем өстенә юан агач ауды… «Әбием ишетсә, нишләр иде икән? Юк, юк, сиздерергә ярамыйдыр аңа… Аның йөрәге һич тә күтәрә алмас мондый сөйләшүне…»
Инде чиләкләребез дә тулып килә икән.
– Җитте, калганы урман иясенә калсын, – диде Мөнирә әби. – Әйдә, сызгыр тегеләргә. Сызгыра беләсеңме? Чыгабыз, диген.
Хәер, ул кайлардан аңласын инде минем әбиемнең хәлен. Берне булса да малай үстерсә, аңлар да иде бәлки. Мөнирә әби бәхетле булган шул: гел кызлар гына тапкан. Аның да ире сугышта үлеп калган югыйсә. Тик моңа бер дә кайгырмаган кебек… Әле дә: «Ярый кайтмады» – дип куештырган чаклары да булгалый. Кайсы кешеләр бәхетенә дә башлана икән ул сугыш…
Ире үзеннән шактый өлкән булган диләр, дөресрәге, Мөнирә әбине сөймәгән кешесенә бик яшьли кияүгә биргәннәр. Бер дә өеннән чыгармаска тырышып яшәгән, ди, ире, яшь хатынын ялгыз гына күрше авылга кадәр җибәрәсе дә килмәгәндер инде. Бәлки көнләшкәндер дә.
Ул ирен болайрак искә төшерә:
– «Минем рөхсәттән башка әти-әниең йортына барасы булма, ди бит. Кулларын йомарлап өстемә килә бит. «Әйт, бардыңмы?» – ди. «Бардым», – дим. (Ул шулай әйткәндә күкрәген киерә төшеп баса). «Әйт, ничә бардың?», «Бер барасым килсә – бер бардым, өч барасым килсә – өч бардым», – дим. (Мөнирә әбинең саллы йодрыгын тоюдан өстәлебез авырсынып иңрәп куя).
Хөр холыклы карчык шул ул. Ачлык-ялангачлыкны да күргән инде үзе. Кызларын ияртеп Мәскәү якларына да чыгып киткән. Салкын вагоннардан төшкәч, ачы җилгә каршы сабый баласын пәлтәсе эченә сыендырып, күкрәгенә кысып барган. Пәлтәсен төймәләү һич мөмкин булмаганга, балам туңмасын дип, төймә тишегенә бер бармагын тыгып, калган бармаклары белән икенче ягын да тарттырып тоткан. Менә шунда өч бармагын да өшеткән. Сул кулындагы өшегән бармаклары гел хәрәкәтсез аның хәзер. Безгә һәр кергәне саен, алар, әбием белән икәүләп, йортка бәрәкәт, илгә-көнгә тынычлык теләп дога кылалар. Менә шунда мин аның хәрәкәтсез катып калган бармакларына һаман игътибар итәм. Ә ачлык турында ул ниләр генә сөйләми. Әле дә, өстәлдән ипи үрелеп алганда, юлында бриллиантка юлыккан кешедәй сөенә.
Читтә бәхет табалмаган Мөнирә әби киредән авылыбызга әйләнеп кайткан…
Тик килешмәгән бер ягы бар: кызларыннан һаман хилафлык эзләп кенә тора ул. Кече кызы Дамирә апаны: «Мин киндер ыштан белән дә кияү таптым, син епәк ыштан белән дә табалмыйсың», – дип орыша. Безнең авыл кибетендә сатучы булып эшли Дамирә апа. «Епәк» ыштаннарны чынлап та башлап ул киядер, ни дисәң дә, башта һәммәсе аның кибетенә кайта бит. Ризыкны өйгә капчыклап та каплап кына кайтарып куя. Тик Дамирә апа өйгә ташыганны Мөнирә әби бик тиз урнаштыра. Җимешне ул кушучлап кына кесәбезгә сала. Тирә-як күршеләр алардан тычкан бәвеле исе аңкып торган ярма, он ишене табаклап кына алып чыгалар. Кайберәүләр: «Бер җаен тапкан бу – урлаганны урнаштыра», – дип сөйләшсәләр дә, минем әби: «Мөнирәнең урыны аның – юмартлар җәннәтендә, иншалла», – дияргә ярата.
Хәер, кызлары чирләп китсә, нишләргә белми ул үзе. Хәсрәтен уртаклашырга иртүк кереп җитә.
– Төне буе йокламадым, Дамирәнең аяклары сызлады, – ди. Шуннан соң, нинди үлән төнәтеп эчерткәнен, рахман яфрагы ябып бәйләгәнен сөйли башлый. «Һәркемнеке үзенә, ай күренер күзенә», – дип өстәп куя аннары.
Ә бер тапкыр Мөнирә әби безгә бөтен галәмдә су тавышы шаулап торганда, актарылып ташу акканда килеп керде. Бер кат ситсы күлмәктән, күлмәк астыннан ситсы ыштан балаклары күренеп тора, оекбашлары чыланып беткән иде.
– Теге кысыр марҗаны совет властена башлык итеп куйганнар. Дүрт авылга бер ир заты тапмаганнар, – диде дә ике күзен дә йодрыклары белән умыртып сөртте. – Ишеттегезме сез, юкмы?! – Аннан ул корымлы йодрыгы белән өстәлгә сукты. – Белдегезме шуны! – Мөнирә әбинең маңгаена, битенә, күз кырыена да корым ягылып калды.
– Авыл советына төшәргә чыккан диген ә, властьта переворот ясамакчы, ә… Актарылып бозлар акканда… Ярым сукыр көенчә… – дип, күрше карчыгын рәнҗетмичә генә өзек-өзек сөйләнеп, әти, җиңелчә елмаеп, алгы якка кереп китте.
И бу әтине! Һич аңламый, Мөнирә карчык «революцион ситуациягә» әбине катнаштырмакчы була, чөнки боларның барысын да аның каршысына басып сөйли бит ул. Әби исә, ике тезенә ике кулын куеп, тик утыра бирә. Аннан сабыр гына:
– Чөгендереңне турап бетердеңме соң әле, Мөнирә? – дип сорап куя, күршесен сүндерергә тырышып.
Чөнки Мөнирә әби терлек-туарга көннәр буена чөгендер турый, бәрәңге пешерә.
– Мин сөйлимен Кытайны, син сөйлисең Шәмсениса тутайны, – дип, карчык тагын бер дөрләп-кабынып ала.
Бу юнәлеш барып чыкмагач, әбием «руль»не икенче яккарак бора:
– Сабыр ит әле, күршекәем. Ахирәткә барасыбыз бар бит. Чукмар төшмәсен тегендә, дим… башка, дим… Яндырмасыннар, дим, тегендә…
Әбекәем аңа сагаеп төбәлә. Мөнирә әби исә кызарынып бүртенә.
– Йә, ник яндырсын мине Ходай? Бедный, чисный мин… Нәрсә өчен? Аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган, зина кылмаган… Чукмар, имеш… Төшсә тагын… Тәки мине генә кыйнап ятмаслар әле, кеше күп анда… Кыйнарлар, кыйнарлар да китәрләр, – ди ул һич аптырап тормыйча.
Мин пырхылдап көлеп җибәрәм. Чөнки чукмарлар, гөрзиләр күтәреп, эре-эре адымнар белән күрше әбине кыйнарга ашыгучы затларны күз алдыма китерәм.
– Ник көләсең? – ди ул миңа хәйләкәр күзләрен кыскалап.
– Туктале, Мөнирә, сүз әйтмә әле син кызларыңа, картлык бар бит… Шулар кулына каласы кешеләр бит без… Нәрсә сөйләп торырга, хәзер үк калганбыз бит инде… Аннан, кершән кебек ике кызың ике ак күгәрчендәй гөрләп ике ягыңда торганда, килешеп тә бетмәс болай сөйләшү…
– Калган ди менә шулар кулына, хөкүмәт карый безне, айга унике сум пенсия бирәләр миңа! Бер айда шикәр алсам, икенчесендә он алам. Киласы сиксән тиеннән күпме писук тия аңа! Ул миңа бер ел яшәргә җитә! (Кызлары капчыклап кайтарган «хәрәмгә» һич ихтыяҗы юк шул аның. Әбием шулай ди.) Аннары бер көтү терлек-туарны кем тәрбияли дип беләсең син?.. Не смей!
Мөнирә әби янә өстәл почмагына йодрыгын төшермәкче генә булып торганда, әни ишекне ача. Ул, сөенечле йөзен яктыртып:
– И Мөнирә әби, ничек әйбәт булган әле бу, Фәнзиләне авыл советы секретаре итеп куйганнар икән бит. Бик куандык. Куанмый ни: күрше кешесе, ни әйтсәң дә… Бала-чагасы юк, нәкъ аның урыны инде менә, – дип, бер сулыштан тезә дә тезә. Карчык аны тыңлап та бетерми.
– Ә ирләр кая киткән?! – дип, янә дәү учы белән өстәлгә китереп суга. Әбием сискәнеп куя.
– Ә ирләр кая? – дип сүзгә кушылам мин кыенсынып кына, Мөнирә әбине куәтләп, чөнки бу араларда телеңне йотып җибәрерлек конфет алып керә ул. Дәшми торсаң, онытып чыгып китүе дә бар… Җимешләрен кибәк, салам сарган инде саруын… Әйдә, юып җибәргәч бетә ул…
– Менә ичмасам, бала булса да чамалый дөньяның кая таба барганын! Маладис!
Күрше әбекәй, кесә төбенә төшмәкче булып, ярты гәүдәсе белән аска иелә, чөнки кесәсе тирән аның, тезгә кадәрле… Һәм бөтен әйбер сыя анда: конфет, перәннек кенә түгел, эреле-ваклы клиндерләр дә хәтта.
– Чәй куеп җибәрәсеңме әллә, килен?!
Әбием шулай йомшак кына итеп янә сәясәткә катнашасы килмәвен сиздереп ала. Аннан, әнием әйтмешли, Мөнирә карчык белән «индивидуальный подход»сыз тыныч кына алга барып та булмый. Хәер, минем әбиемнең берни белән дә ачуын кабарту мөмкин түгел шул. Бер тапкыр әнинең туганы ничектер безгә корбан ите кертми киткән. Аерым чакырырбыз, дигәндер, ахрысы, чөнки алар безне бик хөрмәт итеп торалар. Әбиемнең ахирәте ит таратканда аның капка-келәбезгә кагылмый узуын күреп калган.
– Сезгә керми үттеме суң ул, Гафифә? – дип сорап куйды гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып. Әбиемнең исе дә китмәде:
– Ярар. Кермәсә соң? Минем тавык аның куначасына кунмаган бит, – дип җавап бирде. Аның сүзе шулай бик еракка бармый шул. Исәбен белеп туктый да кала. Балландырып сөйләшергә дә яратмый аннары.
Дөрес, мин бераз уйланып йөрдем йөрүен. «Тавыгы» әнием булып чыгамы икән инде? Әниемнең йөзенә оят китерәләр дияргә теләгәндер бәлки. Юк, алай да түгелдер әле. Миңа бурычы юк бит аның, диюедер…
Әбиемнең үз сәясәте шул. Ул биш улын сугыш кырына озатып җибәргән дә, берсе дә әйләнеп кайтмаган… Бабаем да… (Ярый сугыш башланганда әтием малай гына булып калган). Шуңа дөньяның кай якка барганын аңлый алмыйча, тәмам буталып беткән. Инде хәзер «Ирләр кая?» дигән сорауга җавап эзлисе дә килми кебек… кытыршы кулларын күкрәгенә кушырып, бөтенесен тыңлап кына утыра. Их, мин булсам, гел яклап кына сөйләшер идем дә бит Мөнирә әбине! Мин дә дөньяның кай тарафка агышын бик үк чамалап бетермим шул әле…

* * *
Тәрәзәдән кичке эңгернең авыш нурлары савылып төшә. Урам тып-тын. Ачык тәрәзәдән яфрак шаулавы да ишетелми, пәрдәләр дә ялгыш та селкенми хәтта. Барча тереклек дөньясы гүя өнсез калган. Кичке тынлык һәммәсен изрәтеп кенә салган, күрәсең. Мондый да тыныч көннәр безнең авылда бик сирәк була.
– Кызым, кил әле яныма…
Мин әбием янына килеп басам. Ул китабын ачып куйган да, тәрәзәдән төшкән тонык яктылык аша рәсемле биткә текәлә-текәлә, күзләрен кыса.
– Тагын оҗмахны карыйсыңмы инде?
Нигәдер, мин белә торып шундый сорау бирәм. Әбиемнең бөтен хыялы җир астындагы җәннәт ләса! Улларының барысын да яратса да, Габдрахман абыйны бигрәк тә сагына шул ул… Үзе дә теге дөньяга Габдрахман абыйга ышанып барырга әзер тора… Кайчакта мин, әбинең өзгәләнүләренә чыдый алмыйча, беркемгә дә күрсәтми генә елап та алам. Бабам белән икәүләп, «Моны без тудырмаганбыздыр, Йосыф пәйгамбәр тудыргандыр!» дип, соклана-соклана үстергәннәр бит алар абыемны. Мин гомеремдә бер тапкыр да күрмәгән Габдрахман абыйны әбием кебек үк яратам, әбием кебек үк кызганам да… Һәм әтием кебек: «Кешелекнең иң зур хатасы ул – сугыш», – дип кабатлыйм. Чөнки Габдрахман абый турында бер казакъ егете язып җибәргән хат әтиемнең документлар салынган папкасында саклана. «Габдрахманны, сызылып таң атканда, Карпат тавы итәгенә җирләдек. Бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән мәлдә, дустымны җир куенында калдыру бик авыр булды. Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Исән булсак, күрешербез» – дип язган ул. Тик… әтием һаман көтеп яшәсә дә, игелекле казакъ күренмәде… Монысын әбием белә микән? Юк, юк, әйтергә ярамыйдыр, белсә, йөрәге күтәрә алмас… Берзаман үсеп җитсәм, минем дә гаиләм булса, улларыма, кызларыма әбиемнең сүзсез генә ничек өзгәләнүләрен сөйләрмен… Ана кешенең өзгәләнүләре хакында… Сез дә үз балаларыгызга сөйләрсез, диярмен… Монысын мин шыпырт кына, як-ягыма каранып кына уйлап куям. Әнием сизеп алса, башың яшь әле, дип, хәзер өтеп ташлаячак…
Әнә ничек күзләрен кыса-кыса, әбием китабына текәлгән; кыйгач төшкән шәфәкъ нурларына берегеп, карашлары тәмам кушылып беткән, диярсең…
Көтмәгәндә, пәрдәләрне салмак кына җилфердәтеп, уйлы җил исеп үтә, урам як бакчада яфраклар шыбырдавы ишетелеп китә.
– Җәннәтне карыйсыңдыр инде?..
– Карый идем шул, балам. Әйдә, сиңа да күрсәтим әле, – дип сак кына эндәшә ул.
– Әллә ничә кат күрсәттең бит инде бүген, онытасың да куясың һаман… – (Шул мәлдә йөрәгем кысып алгандай була, ләкин һични сиздермим).
Мин теләр-теләмәс кенә ачык китапка якынрак киләм. Затлы гарәп язулары басылган биткә каршы гына арка төслерәк ярымәйләнә ясалган. Аның ян-якларына, роза чәчкәләре төшкән җиргә, әллә ике кош та килеп кунган инде?.. Бу рәсемне күз карашларым күптән ятлап бетерде бит югыйсә.
– Оҗмах шушы була, кызым… Габдрахман абыең мине менә шушында көтеп торачак… Хәер, хәзер үк көтә инде ул…
Әбиемнең тавышы тетрәнеп китә (тоям: шулчакта гына җаны савыгадыр) һәм ул китап битенә күзләрен мөлдерәтеп, тилмереп каравын белә.
– Җәннәт тәрәзәсеме икән соң бу шундый бизәкле? – дип сорыйм мин, әбиемнең сүзен җөпләргә тырышып.
– Бәлки ишегедер, кызым, – ди ул, сыңар кулы белән чәчләремнән сыйпап. – Бик дәү бит, күрәсеңме, хан сарайларында да мондый олы ишек булмагандыр.
Мин әбиемнең күңеле басыла төшкәнне сизеп алам, чөнки ул боларны бакчабыздагы кичке җил сыман салмак кына итеп әйтә. Күпме карап торсам да, тәрәзәсеме, ишегеме икәнен һич аңларлык түгел шул менә. Дәү дә күренми кебек. Кем барып, шулай төшереп кайткандыр инде аны рәсемгә?! «Фәрештәләр ирештергән», – ди әбием. Фәрештәләр җирдә бөтенесен дә җиңел генә төшенеп ала торган кешеләр яшәмәгәнен белмиләрдер, мөгаен, югыйсә ишеген аерым, тәрәзәләрен аерым сурәтләп җибәрерләр иде бит… Хәер, мин ул күренешне әбием күзаллаганча фаразларга тырышам да инде.
«Аллы-гөлле чәчәкләрне коендырып, юмарт җәй җете нурларын чәчә. Юл кырыйларында кан белән туенган озынборыннар уйга чумып утыра. Умарта кортлары безелди, күбәләкләр, гөләпләргә кунып, якты йөзле кешеләрне сәламли. Йомры башлы, биек һәм хуш исле роза гөлләре арасыннан кешеләр куркып кына оҗмах ишеге төбенә киләләр. Менә безнең Габдрахман абыйга да чират җитә.
– Әйдә, Габдрахман, түрдән үт! Туп-туры оҗмахка сиңа! Фирдәвес җәннәтендә урының, чөнки син канлы яуда илең өчен шәһит киттең, – ди фәрештәләр.
Габдрахман абый исә, канатларын җилпеп, ишек төбендә тора бирә. Үзе як-ягына карана.
– Юк, – ди ул, – мин әле әнием белән әтиемне көтәм. Алардан башка кермим мин җәннәткә…»
Әбиемне кеше итеп яшәткән, фани дөньяга нечкә генә бер җеп белән ялгап торган хыял менә шушы инде ул. Яман ачы кичерешләр дәрьясындагы хыял бик тирән, хасиятле һәм өметле була икән! Аны әбием кешеләргә, хәтта иң якыннарына да сиздерми. Бу хакта мин генә беләм шул, мин генә!
Ул хыялга әле минем үзем өстисе өлеш тә бар. Анысы болайрак: «Җылы, җете җәйнең чәчкәләр диңгезендә коенып күбәләкләр уйный. Хур кызларының җилбер чәчләрен оялып кына сыйпап салмак җил исә. Габдрахман абый оҗмах ишегенә сөялеп әбием белән бабамны көтә. Менә алар, кулга-кул тотышып, хуш исле гөлләр арасыннан килеп тә чыгалар. Абый икесе белән дә кочаклашып күрешә дә, әбиемнең колагына гына иелеп: «Әнкәй, хәзер мин кадерлем – Әнисәкәемне генә көтеп бетерим дә, без икәүләп артыгыздан очып килеп җитәрбез», – ди… Менә ул аларны Фирдәвес җәннәтенә кертеп җибәрә дә үзе, канатларын җилпи-җилпи, ишек төбендә торып кала…»
Мин дә бу хакта беркемгә дә әйтмим.
Ничек инде шулай димәсен Габдрахман абый? Әнисә апа бит гомере буена аны гына көткән. Кияүгә дә чыкмаган хәтта. Ә үзе яшь, үзе чибәр абыем җан сөйгәне барында хур кызларына карап йөрсен, диме? Алардан кай җире белән ким соң әле Әнисә апа? Әнә ничек, яшь кызлар шикелле, башын югары тотып, карашларын гел зәңгәр күкләргә төбәп кенә атлый ул. Хәер, хур кызлары борын сеңгермиләр, ди әбием, кешеләрдән аларны шул аера, имеш… Әнисә апа да артыгын «культурный». Аның хакында күршеләр шулай сөйли.
«Кулын сораучылар булмады түгел, һәммәсен кире борды, чиктән тыш тәкәббер дә әле ул Әнисә», – ди әни. Их, әни дә берни дә аңламый икән шул. Габдрахман абыйның хаты турында да белмидер әле, мөгаен. Әнә бит юлдан ук нинди матур хат язып салган ул Әнисә апага: «Аяк бармакларың да тыныч йокласын, кадерлем», – дигән… Әйе, әйе, «кадерлем» дигән…

* * *
Еллар үтте. Елларга ияреп, гомерләр дә үтә икән. Әбием дә, Габдрахман абыйны җәннәттә очратасына өметләнеп, бакыйлыкка күчте. Мөнирә әби дә, аның кызлары да, чибәр Әнисә апа да юк инде. Их, бу сугышны! Һәркемгә тигез кагыла икән шул ул… Уллы кешегә дә, кызлыга да… Тик яралары, әрнүләре кемнең эчендә, кемнең тышында, дигәндәй… Ә сугыш Газраиленең максаты бер генә: тамырларны корыту. Сугыш булмаса, җан сөйгән ярлары белән кавышып, балалар, оныклар рәхәте күреп, яшәрләр дә яшәрләр иде әле алар. Кем белә, бәлки минем әбием улы янына ашкынган кебек, алар да эчтән генә Аллаһтан, канлы яуда шәһит киткән сөйгәннәре белән тизрәк кавыштыруны сораганнардыр. Бәлки шул теләкләре тормышка ашканга, яу кырыннан кайта алмаган авылдашларым истәлегенә куелган обелискның кояш нурларында җете елкылдавы елдан-ел көчәя төшәдер дә… Мин моны үзебезнең өй тәрәзәсеннән гел күзәтеп торам бит. Өч йөзләп ир-егет исеме язылган анда! Хәер, минем улларым да тоя икән. Кечесе:
– Әнием, безнең һәйкәл көмештән иде кебек, әллә алтынга манганнар инде аны? – дип сорап куйды.
– Иртән – көмеш, кичен, кояш баеганда, алтынга әверелә ул, – диде олысы. Шунда мин аларга әбием кыйссасын сөйләдем. Киләчәкнең җир хуҗалары бу хакта белергә тиеш…
Их, бу сугышны! Кешеләргә мәхәббәт һәм дәвам кирәк ләса… Ул чагында безнең авыл болай зур тизлек белән җир йөзеннән җуелмас та иде…
Беләм, бу тормышта һәммә нәрсә фани. Әмма фанилыкны җиңәр өчен дә, бакыйлыкка илтә торган гамәлләр кирәк. Бу гамәл сугыш түгел, әлбәттә. Бу гамәл – ТЫНЫЧЛЫК, әлбәттә!
«Тынычлык! Тынычлык!» дип аваз салды гүя уйларым кайтавазы…


Комментарий язарга