Логотип «Мәйдан» журналы

Җәйнең тәүге көне бүген

Җәйнең тәүге көнендә гелКояш баеп тормастанКүтәрелә өр-яңадан,Айны алып юлдашка.Чык та төшеп өлгералмыйГөлләрнең керфегенә…Сандугачның җыр сузмыйчаНик торсын бере генә?!Эреп югала ак болыт,Күктә турга...

Җәйнең тәүге көнендә гел
Кояш баеп тормастан
Күтәрелә өр-яңадан,
Айны алып юлдашка.
Чык та төшеп өлгералмый
Гөлләрнең керфегенә…
Сандугачның җыр сузмыйча
Ник торсын бере генә?!
Эреп югала ак болыт,
Күктә тургайлар туе,
Сөткә туенып, үләннәр
Сикерә карыш буе!..
Ык яры ап-ак баланлык,
Чиертә чабаклары.
Кузгалак, юа, бөрлегән,
Җиләк җыйган чаклары.
Исе, төсе, тәме белән
Сеңгән хәтер түрендә,
Чакырып ала үзенә
Җәйнең тәүге көнендә!!.
Җәйнең тәүге көне бүген,
Тереклек тернәлгән көн!
Көзләргә өмет уятып,
Бәхеткә кинәнгән көн!..
 

 Мөхәммәт МИРЗА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/flower'>Flower фото создан(а) tawatchai07 - ru.freepik.com

Комментарийлар