Логотип «Мәйдан» журналы

Җәһәннәмнән качу

1930 ел. Төнлә милицияләр килеп керде.– Тиз генә киенегез, алып китәбез!– Уф, Мөхтәрәмәм... – диде Латыйфа күкрәген тотып.– Тавышыңны чыгарма, тизрәк киемеңне ал да, чыгуыңны бел, – диде ире Габит. Өл...

1930 ел. Төнлә милицияләр килеп керде.
– Тиз генә киенегез, алып китәбез!
– Уф, Мөхтәрәмәм... – диде Латыйфа күкрәген тотып.
– Тавышыңны чыгарма, тизрәк киемеңне ал да, чыгуыңны бел, – диде ире Габит. Өлкән кызлары Мөхтәрәмә авыл очындагы туганнарында иде, алар өч яшьлек Мөкәрәмәне һәм тугыз яшьлек Сабитны җитәкләделәр дә, башларын иеп, мылтыклы кешеләр артыннан атладылар.
Вулыс төрмәсендә утырганда, көн саен Мөхтәрәмәне алып килерләр, дип көтәләр. Ләкин бәхете булгандыр, Мөхтәрәмә авылда калды.
Аларны пароход белән Обь елгасы буйлап Төмән өлкәсенең төньягына, Березово пристанена чаклы алып килделәр дә, кертеп, урман кисәргә куштылар. Көндәлек норманы үтәсәң, хәлең калса, үзеңә землянка эшләргә рөхсәт ителә.
Көз җитте, елгалар боз белән капланды, җир туңды. Агач ботакларыннан эшләнгән, яфрак белән ябылган куыш эченә ут ягып, озын суык төннәр үткәрделәр.
Ниһаять, Габит землянка эшләп куйды. Ләкин мич чыгарырга кирпеч тә, таш та юк. Балчыктан, таштан учак ясады. Артык комлы булганлыктан, учак ике ягуга да чыдамады, ишелде. Пыяла табылганчы дип, тәрәзәгә каен тузы куйдылар. Кичләрен яктырту өчен чыра әзерләделәр.
Зәһәр салкынлы поляр кышы. Кешеләр күпләп үлә. Көзге салкын тиюдән ютәлләп чирләгән Сабит та язга дөнья куя.
Бер елдан соң, лагерь сакчылары отряды бетерелә. Шулай, агач әзерләүдә ун ел үтә. Биредә аларның кызлары Яңылбикә туа.
1934 елның җәендә Габит Латыйфага качып кайтырга уйлаганын әйтә. Ләкин хатыны риза булмый, Мөкәрәмә кайтып җитә алмас, дип курка. Җиде яшьлек сабый бит әле, меңнәрчә чакрым юлны җәяүләп ничек үтсен ул.
1934 елның язында Габит тагын да качарга киңәшләшә.
Ләкин Латыйфа апа тагын каршы төшә. Сәбәбе шул ук:
– Мөкәрәмәне ничек алып кайтып җиткерәбез? Ярар, бу бәләкәен, Яңылбикәне мин муеныма бәйләп асып йөртермен. Комган, табак-савытларны да үзем күтәрермен. Син кием, азыкны күтәрерсең. Мөкәрәмә үзе атлап, караңгыда урман-саз аша, тау-таш кичеп, ике мең чакрымны ничек үтсен, ашау начар булгач, болай да хәлсез бит ул...
– Ярар, кайчан качып кайтмакчысың?
– Яңадан өч-дүрт елдан.
– Ул чакта кулыңдагысы биш-алтыда була. Димәк, ул да кайтып җитә алмаячак. Ул чакта мин үзем дә алтмышны узам, билнең елдан-елга бөгелеп барганын сизәсеңдер. Мин хәлдән таеп егылгач урман әзерләү нормасын кем үтәр? Димәк, ашарга бирмәячәкләр, үлү чираты безгә җитә. Күпме гаилә шулай кырылды. Кайтсак – быел, аннан соң була.
– Ярар, кая юл тотарга уйлыйсың?
Башта әтиең йортына, Үтәгән авылына кайтабыз. Чөнки безне эзләтергә күрше районга хат язачаклар, ә без Әбҗәлил районында булачакбыз. Анда әзрәк баш-күз алгач, кая китәргә икәнен уйлашырбыз.
– Ә юлда тотсалар?
– Үзебезне үзебез тоттырсак, һичкемгә үпкәләми, кире килергә риза булырбыз.
– Ә Үтәгәннән хәбәр итсәләр?
– Безнең туганнар: әткәең-әнкәең, абыеңнар авыл халкы белән тавышланмыйча, дус яшәделәр. Шулай булгач, безне тотып бирүчеләр табылмас, дип уйлыйм.
– Юлсыз ничек кайтмакчысың?
– Башта 400-500 чакрымдагы Урал сыртына менеп алабыз. Шуннан гел Урал сырты буйлап, Свердлов шәһәрен үтәбез, Чиләбегә барабыз. Аннан Үтәгәнгә атнада җитәргә мөмкин.
– Юлда адашсак?
– Җидегән йолдыз, яки Котып йолдызы күренсә, һич адашмабыз. Уралның сыртына җитсәк, үзе алып кайта.
– Ничә көндә җитәрбез?
– Ике айда.
–Ике ай буена нәрсә ашарбыз?
– Юлга ике кило тоз, ун кап шырпы, атна-ун көн ашарлык азык алабыз. Уралда җәй көннәрендә ашамлык күп – миләш, сарана, җиләк, юа, бүтәгә (мятлик), карлыган, шомырт һәм башка үләннәр. Карлыган, шомыртны пешмәсә дә җыеп, суга салып кайнатып, йомшагач ашарга мөмкин.
– Без – олыларга ярар да ул, балалар аның белән генә туярмы соң?
– Исән-имин Урал сыртына менгәч, куркыныч зона бетә. Ара-тирә авылларга кереп икмәк сорарга мөмкин булачак.
– Кайчан китәрбез?
– Июнь уртасындагы якшәмбедә.
...Июнь башындагы ял көне Габит разведкага барып кайтты. 25-30 километр үтеп, зур калкулыкка күтәрелеп, тирә-якны күзәтте, кайсы тирәдә авыл барлыгын һәм барасы маршрутны билгеләде.
Тоткыннарның сакчылары булмагач, качкан кешеләрне шул тирәдәге авыл кешеләре тотып китерә торган булганнар. Аларга акчалата бүләк бирелгән.
Төнлә, авылларны урап, калын урманнан, сазлык-баткаклыктан ничек һичкемгә сиздерми үтәргә? Таныш түгел җирдә бу бик авыр мәсьәлә.
Кайткач, Латыйфага әзерләнергә кушты. Ашауны яртылаш кыскартырга, икмәкне киптереп сохари итеп җыярга. Яңа, нык ботинкалар табарга. Шулай итеп, ике атнада әзерлек эше тәмамлана.
Китәргә өч көн калгач, Габит эштән кайту белән Мөкәрәмәнең башыннан сыйпап, күкрәгенә кысты. Күзләренә яшь бәреп чыкты.
– Әткәй, нишләп елыйсың? – дип сорый кызы.
– Үзебезнең өйне сагындым. Син аны хәтерлисеңме?
– Онытмадым, идәне сарыга матур итеп буялган иде.
Үксүенә түзә алмыйча, Габит землянкадан чыгып китте.
Тышта, утынлык артында туйганчы күңелен бушатты. Бәләкәй генә кызының ике мең километр араны куе үлән ерып төнлә атларга хәле җитмәсен аңлый. Ләкин башка юл юк.
Шимбә көнне эштән кайткач, Габит савыт-сабаларны барасы юл буйлап алып барып урманда яшерә. Аннары киемнәрне дә икенче сукмактан урап, шунда ук илтеп куя.
Хәзер монда кояш бер генә сәгатькә горизонт артына төшеп ял итә дә, тагын калка. Әмма кешеләр, гадәттә, кичке 10 тирәсендә йокларга ята.
Габит Мөкәрәмәне ияртеп лагерьдан чыгып китте. Аның артыннан, бәләкәй кызын күтәреп, Латыйфа кузгалды.
Яшергән әйберләргә җитәрәк Габит туктады, Латыйфага читкәрәк китеп яшеренергә кушты. Чөнки арттан килүләре мөмкин. Арттан килүчеләр юклыгына тәмам ышангач, әйберләрне күтәреп, алга киттеләр.
Иң куркыныч урынны тизрәк үтү кирәген Габит аңлый. Ләкин Мөкәрәмәне беренче көнне үк арытсаң, ул соңыннан атлый алмаячак. Ә алда бит әле күпме хәтәр юллар көтә.
Мөкәрәмә тәтелди дә тәтелди:
– Кая барабыз? Әти, әйт инде, кая барабыз?
Аның соравына «җиләк җыярга» дип җавапландылар.
Төньякның поляр төне чокыр-чакырны урап атларга мөмкинлек бирә. Разведкага барып кайту сазлык-баткаклыклардан читтәрәк, тау итәкләп барырга, иң куркыныч зонаның бер өлешен тизрәк үтәргә ярдәм итә.
Төнлә урманда йөреп өйрәнмәү үзен сиздерә. Мөкәрәмә әллә ничә тапкыр аяклары белән коры ботакларга эләгеп егылды. Латыйфа да кулындагы баласы белән егылды, ә кызы акырып урманны яңгыратып елады. Үлемнән качып баручы буларак, Габитнең күңел киеренкелеге болай да соң чиккә җиткән иде, ул хатынын да, кызын да тиргәп ташлады:
– Үлем лагереннан иреккә чыккач та урман яңгыратып, без монда, дип кычкырасыз. Әле үлем зонасыннан чыкмаганбыз. Әнисе, аякларыңны күтәребрәк атла, ботакларны сындырып, шатыр-шотыр тавыш чыгармагыз.
Кояш чыгып җылы нурларын тарата башлагач, качкыннарга тагы да куркынычрак булып тоелды. Алар урманда булсалар да, кеше күзе күргән кебек тоела. Шулай да, кояш яктысында атлавы күңелле. Урындагы авыл халкы йокыдан торып, эшкә урманга барганчы, тагы да 10-15 чакрым үттеләр.
Елга буендагы калын урманга кереп ялга утырдылар. Төтен чыгармас өчен ут якмыйча гына, инеш суына манып, сохари ашадылар.
– Әнисе, син балаларны йоклат, үзең карап утыр. Әгәр нинди дә булса кыштырдау ишетсәң, минем исемне кычкырырсың... Мин калку урынга күтәрелеп тирә-якны карап килим әле, – диде Габит.
Үткән ара күңелне күтәрә – үлем лагере артта калды. Ләкин җирдә эз сузыла, биек, куе үлән таптала, баткакта аяк киеме эзләре сурәтләнә. Юнәлеш көнчыгыштан туры көнбатышка. Юнәлештә тайпылыш хәзергә юк.
Алда, калкулыкның итәгеннән, зур баткак башлана. Аны сул яктан урап үтәргә 20 километр чамасы юл атларга кирәк, ә уң ягының очы да беленми. Уртасында ярымутрау рәвешендә урман үсә. Баткакның бирге ярыннан ярымутрауга километр чамасы. Урап үтәргә кимендә биш-алты сәгать вакыт, һәм байтак көч сарыф итәргә кирәк. Әгәр баткак төбе кешене күтәрсә, суы тирән булмаса, кичәргә була бит. Барып караса – утрау ягына таба сирәк кенә яшь каен үскән. Димәк, су вакытлыча, күп яңгырдан соң гына күтәрелгән. Озын таяк кисеп алып, баткакның төбен капшый-капшый су ерып китеп барды. Су тездән артмый. Баткак уртасында каеннар юк, шул урынын үтсәләр, үтеп чыгарга мөмкин икәнлеге ачыкланды.
Кире барып, калганнарны китерде дә, әйтте:
– Хәзергә сез шушында торып торыгыз, минем кая барганны карагыз. Мин чамалап карыйм. Үтеп булса, шушыннан туры китәрбез, ә урасак, озын юлда арырбыз.
Йөген җиргә салып, Габит баткакны уңышлы үтте, иң тирән урыны түштән чак кына арта. Кире чыгып, һәрберсенә таяк кисеп тоттырды, Мөкәрәмәне җитәкләп, алдан китте. Ә Латыйфа ун адым чамасы арттан атлады. Тирән урынына якынлашкач, Габит әйтте:
Әнисе, мин йөкне, Мөкәрәмәне чыгарып, кире килгәнче шушында кал, бер урында торма, алга-артка атла. Тик торсаң, баткак йота башларга мөмкин.
...Ике-өч сәгать атлагач, тагы да зур баткак очрады. Аны урарга 40 чакрымнан артыграк җир атларга кирәк. Кулда карта булмагач, нишлисең, урарга туры килә. Урманның куерак урынына туктап, ботаклар түшәп, йокларга яттылар. Йоклап алгач, баткакның сасы ис аңкыган тәмсез суына кушып ашадылар.
– Җиләк җыябыз, дигән идегез, бу баткакта үсәмени ул? – дип сорады Мөкәрәмә.
Баткакны чыккач җыярбыз, туйганчы ашарбыз, – дип җаваплады әтисе. Каһәр төшкере баткак, бетмәслек булды, – диде әнисе өзгәләнеп, кызының арыган йөзенә карап.
– Мөгаен чиге бардыр, чиксез баткак булмый, – дип тынычландырырга тырышты Габит аны.
– Әтисе, бу баткакта кеше түгел болан да йөрмәгән. Вакытны бушка үткәрмик, әкренләп кенә атлыйк, ә кич караңгыда ял итәрбез.
– Дөрес, мин дә шулай уйлаган идем, тик син әйтеп өлгердең.
Зур баткакны урап үтү газапларын язып бетерү мөмкин түгел, аны үзе татыган кеше генә тулысынча беләдер.
Гадәттә, баткак ярлары калын урман белән капланган була, ә яр читләре бормалы да бормалы. Җир асты суы баткактан бик күп югарыга күтәрелә. Икенче төрле әйткәндә, баткак чиге күзгә күренгәннән күпкә киң. Калын, караңгы урман баткакка якын барырга кыстый, чөнки бормалар ачык күренми. Ә якыннан барырга юеш җирдә аяк бата, атлау бик авырлаша. Ялга туктагач аяклар сызлый, ял үзе газапка әйләнә. Ару йокыны китерә, ә аяклар сызлавы йокыны бүлә. Икенче төрле әйткәндә, аяклар баш белән көрәшәләр. Яхшы ял итмәгәч, бик тиз арыта.
Ә алга көн саен атларга кирәк. Алган азыкның әзлеге бик ашыктыра. Бу баткакта тел өстенә салырлык һичбернәрсә үсми. Хәзер көненә бер генә тапкыр ашыйлар, тик балаларга гына ике тапкыр такы-токы эләгә. Ичмасам, туйганчы эчәргә таза су да юк. Инде ничә көн үтте, ә бер инеш тә баткакка агып төшмәве бик гаҗәпләндерде. Димәк, тау итәгенә әле бик ерак. Хәл җитәрме? Әллә шушы баткакта черербезме, дигән шомлы уйлар Латыйфаның да, Габитнең дә күңелен кыра, борчый. Тик аларга «Авылыма кайтып егылсам» дигән фикер генә ауганда торырга, арыганда атларга көч бирде. Латыйфа шул турыда җыр чыгарып, эчтән генә көйли-көйли барды.
Беркөнне, инде кузгалабыз гына дигәндә, тирә-якны ап-ак куе томан каплады, ун адымдагы әйберне аеру мөмкин түгел. Телисеңме, теләмисеңме, компассыз урыннан әллә кая китә алмыйсың. Габит, томан бәлки, таралыр, дип көтеп утырды. Ләкин көн ачылырга уйламады да.
– Әйдә, ятып йоклыйк, томан күтәрелгәч алга атларбыз, – диде ул.
Йоклап уяндылар, әмма томан шул көе иде.
– Ут ягып, ярманы пешерергә була да, су сасы, – диде Латыйфа. – Суын түгәрбез дә, боткасын ашарбыз, – диде Габит.
Борай ярмасы пешереп, тәмен үзгәртергә тозын күбрәк салып ашадылар. Габит балтасы белән агачтан көрәк ясады да, баткактан читтәрәк җирне казыды. Каты балчыгын балтасы белән яра-яра чапты. Ярты метрлап җирне казыгач су тамчылары күренде. Куанычыннан тагы да шәбрәк казып, суын тәмләп карады.
Сусыннары канганчы эчтеләр. Аннан соң чәй кайнатылды. Утны күпме яксаң да, һичкем күрерлек түгел. Яман яхшысыз булмас, дигәннәр бит. Тәүлек ярымнан соң гына томан таралды. Тулы комган су алып, алга кузгалдылар. Җәяүлегә янчык та авыр дигәнне искә алсак, баткакта бата-чума атлаганда суны түкми-чәчми күтәреп баруы нихәтле бәла икәне күз алдына килер. Атлаган саен аякларга су үтә, ә шул чакта бер йотым су эчәргә тилмерәсең.
– Кайчан җиләк-җимеш җыябыз инде? – тагы да сорады Мөкәрәмә түземсезләнеп.
– Кызым, без өебезгә кайтып барабыз, – диде әтисе.
– Идәне сарыга буялгангамы?
– Әйе.
– Анда мәктәп бармы?
– Бар.
– Мин быел укырга барам.
– Авыл мәктәбен тәмамлагач, кая барырсың соң? – дип кызын сөйләндерде Габит.
– Укып врач булам.
– Нигә?
– Мин врач булсам, абыем үлмәс иде. Тагы, күрше кызлары да чирләп үлде.
– Ярар, кызым, кайтып җиткәч укырсың.
– Мин үзебезнең өебезгә йөгереп-йөгереп кайтам. Агыйдел елгасыннан көянтәләп су китереп, өебезнең идәнен юам. Сыер сатып алсак, саварга өйрәнәм, сөтен сеңелемә эчерәм.
Кызының бәләкәй генә башында нинди уйлар кайнаганына хәйран калып, атасы башын чайкады, чөнки «халык дошманы» баласын укытмаганнарын, сары идәнле йортның урынында юклыгын белми шул сабый, ә куанычыннан сикергәли-сикергәли үз алдына сөйләнеп алга баруын белде.
Тагы да берничә көн ава-түнә баргач, көтмәгәндә инеш очрады. Чылтырап аккан таза суны туйганчы тәмли-тәмли эчтеләр, утырып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Габит йөген җиргә куеп инеш буйларын урады, күзәтеп килде.
Тауга менеп, иң башта үткән юлына күз салды. Коточкыч зур баткак җәелеп ята. Ничек бу каһәрне ерып чыктык, дигән уйдан аның күкрәге чемердәп куйды. Ләкин аңа рәхәт иде.
Инде тауның көнбатыш битендә ташка утырып, барачак юлга күз салды. Анда зур елга үзәне күренә, төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка. Авыл кайсы тирәдә? Кайсы урында елганы кичәргә? Карта һәм компасның юклыгы хәлне кыенлаштыра. Калын урманда капшанып йөреп, авылга барып керүең дә бар. Ул чакта лагерьга – тәмугка кире төшәчәксең. Габит бөтен игътибарын җигеп төтен эзләде. Ә бит авыл якында булырга тиеш. Чөнки бу тирәдә агачлар кисеп алынган, арба тәгәрмәче эзләре калган. Авыр кәеф белән кире килеп, хәлне сөйләде.
– Әнисе, синең күзләрең минекенә караганда үткеррәк, балтаны кулыңа ал да, мин барган тауга күтәрелеп күзәт әле, берәр якта төтен күренмәсме.
– Әтисе, эт өргән тавышны ишеттеңме?
– Юк, кайсы якта?
– Менә бу якта, – дип Латыйфа көньякны күрсәтте.
– Дөрес. Арба тәгәрмәче эзләре дә шул якка юнәлгән иде. Алай булгач, йөрмә. Ял итәрбез дә, кичкә кузгалырбыз.
Рәхәтләнеп йоклап ятканда, яңгыр коеп яварга тотынды. Габит каен тузын сыдырып, балаларны, киемнәрне, азыкны каплады, шырпы сакларга туздан аерым савыт эшләде.
Яңгыр кичкә кадәр дәвам итте. Бәләкәй генә елга ярларына чыгып, шаулап ага, ә суы болганчык, эчәрлек түгел. Өстә дә, аста да су, ә ирен чылатырлык су юк. Чәйнек төбендәге калган суны балаларга бүлеп бирделәр.
Урманда яңгырның ике тапкыр яуганы һәркемгә билгеле, һәр яфракта гәрәбәдәй зур тамчылар эленеп тора, чак кына тисәң дә, өстеңә коелып төшәргә әзерләр.
Яңгыр өстәмә мәшәкатьләр китерде. Хәзер кузгалсаң, баштан табанга тикле юешләнәсең, Мөкәрәмә нык өшер, су сеңгән әйберләрнең авырлыгы артачак. Әмма көчле яңгырның файдасы да юк түгел: калган эз исләрен юды, эт белән эзләргә чыксалар да, табулары икеле. Ләкин тынычланырга нигез юк әле, алдагы зур елга буенда авыллар тезелергә тиеш. Ул елганы кичеп, аннан тизрәк ераклашу хәерле. Анда да су күтәрелгәндер бит, бүген чыгып булырмы?
Авылны урап узарга, төнлә ут ягып кибенергә, ә таңга, елгада су кимегәчрәк, аның аша чыгарга, дигән фикергә килеп, әйберләрен күтәрделәр. Әмма тиздән караңгы төште. Күктә калын кара болыт, ай да, йолдызлар да беленми. Туктап, ут ягып, җылынып, киемнәрне киптергәнче, яктыра да башлады. Ут яктысында әле генә изрәп киткән балаларын уятып, елгага якынларга ашыктылар.
Елга буйлап олы юл үтә. Үлән йолкып түши-түши юл аша чыктылар. Чыккач та, Габит кулындагы таягы белән әлеге үләннәрне юлдан читкә ыргытты.
Елгада су кимегән, шулай да тирән күренә. Габит озын таяк алып, елга кичәргә чамалады. Бара алмый кире борылды. Чалбарының суын аннан-моннан сыгып, югарыга китте. Саерак урынын табып килеп, шул җирдән башта әйберләрен чыгарды, аннан Мөкәрәмәне. Тагын кире чыгып, бәләкәй кызын кулына алып, атлауны дәвам иттеләр.
Инде бәләкәй елгалар һәр үзәндә еш очрый, алар яныннан юл үтә. Монысы иң куркынычлысы – кеше очравы ихтимал. Урал тавы куенында үскән Габит ике елга арасындагы сырт буйлап барырга карар итте. Әлбәттә, бәләкәй сырт олысына тоташа, анысы тагы да зуррагына, биегрәгенә кушылып, Уралның иң югары сыртына җиткерәчәк. Әмма алай барганда, юл бик бормалы, ерак булачак. Ә туры атлаганда, гел бәләкәй сыртларны менәсең дә төшәсең, тагы менәсең дә төшәсең. Бу бик йончыта, икенчедән, үзән саен юл салынган, бик куркынычлы. Сырт өстеннән барганда, тирә-якны, алны күреп атлыйсың. Ә ул бик мөһим, бигрәк тә таныш булмаган җирдә.
Тауга күтәрелгән саен яңа офык ачыла. Инде баткакның да чиге сурәтләнә.
– Әткәй, безнең землянка кайсы якта? – дип сорады Мөкәрәмә ялга туктагач.
– Кояш күренә бит, шул турыда.
– Ә өебез кайда?
– Менә алдагы тау – Урал тавы. Шуның сырты буйлап көньякка атласак, өйгә җитәрбез, – дип, Габит барасы якка күрсәтте.
– Юлда тагын баткак бармы?
– Бетте, башка булмаячак.
– Эх, баткак беткән! – дип Мөкәрәмә куанычыннан сикергәләп биеде, ике кулы белән һавада төрле фигуралар ясап уйнады.
Латыйфа балаларын йокларга салды, ә Габит разведкага китте. Таудан тирә-якны күзәтте, төнлә бару маршрутын билгеләде. Кайтышлый чиле-пешле җиләк җыеп алды. Балалары уянгач, Латыйфа җиләкне кызларына бүлеп бирде. Уралның тәмле күчтәнәчен алар мактый-мактый ашадылар.
Кичкә таба тауга менүне дәвам иттеләр. Монда табигать ташны күп өйгән. Берсен урауга, икенчесе очрый. Урман эчендә таш сирәк. Ләкин гел урманнан атларга туры килми, чак кына юнәлештән тайпылсаң, бер күтәрелгән биеклекне тагы менәргә туры килә.
...Инде кояш чыгарга күп калмады. Кинәт Мөкәрәмә егылды, коры ботаклар чыртлап сынды. Әтисе артына әйләнеп карады, кызының торуын көтте.
– Әнисе, Мөкәрәмәгә басып куйма, – дип искәртте дә, Габит кызына таба атлады.
– Мөкәрәмә, ни булды? – диде әтисе аны күтәреп.
– Әткәй, мине күрәсеңме? – дип сорады Мөкәрәмә.
– Күрәм.
– Әнкәй, син мине күрәсеңме?
– Күрәм, кызым, күрәм.
– Мин сезне күрмим, өебезгә өчегез генә кайтыгыз... Ми-ин...м...м..., – Мөкәрәмә телдән калды.
Габит кызының беләгеннән тотып, чигәсенә бармаклары белән басты.
– Мөкәрәмәнең йөрәге туктаган...
– Әле генә атлаган кешенең йөрәге нишләп туктасын, яхшырак кара, – диде ышанмый Латыйфа.
Габит Мөкәрәмәнең күкрәгенә кат-кат массаж ясады. Әмма, өмет очкыны кабынмады. Әнисе кызының күзен йомдырды, ләкин бармагын алу белән озын керфекләре күтәрелә, нурлы кара күзләре ачыла, карый кебек якты дөньяны.
– Үлмәгән, – диде әнисе аптырап.
– Йөрәге сукмый бит, – диде әтисе, гаҗәпләнеп.
Берсе ауган, икесе тезләнгән, өчәүләшеп бер-берсенә караган. Мәет ята, һичбернәрсә аңламый, ә тереләр авызларын ачып, хәйран калган; йомылмаган күзләр, ябылмаган ирен сүзсез генә сөйли кебек: мин кайта алмыйм, гафу итегез...
Латыйфа кызының кулларын тоткалый, чигәсенә бармакларын куя, ләкин кан әйләнеше сизелми.
– Кызыкаем, әйт, кем үтерде сине? – дип пышылдады ул.
– Юлбашчыбыз Сталин... – дип җаваплады әтисе, үзе, ят кеше ишетмиме дип шикләнеп, як-ягына карады.
Габит йөген җиргә салды, кызының ботинкаларын салдырды, чәче арасына кыстырган чәчәкләрне ныклабрак кыстырды да, эндәште:
– Әнисе, әйберләреңне сал да, икәүләп мәетне урманга кертеп, кабер урынын карыйк. Латыйфа ишетмәде, аның уйлары бик еракка киткән, күзләрен кайнар яшь баскан иде.
Габит бәләкәй кызын әнисеннән алып, җиргә куйды, савыт-саба салынган капчыкны җилкәсеннән ычкындырды һәм торырга ярдәмләшергә дип хатынын култыгыннан күтәрде. Урманга барысын да күчергәч, сорады:
– Урманда җирлибезме, әллә ачык урындамы?
– Ачык тау битендә. Ичмасам, тирә-якны карап ятыр.
Габит юан наратны балтасы белән егып, уртага ярды, ләхет тактасына. Тагын бер кисәген ярып, көрәк ясады. Балтасының очы белән җирне йомшартып, көрәге белән туфрагын бер урынга өйде. Латыйфа апа кызын юып, яулыкларыннан кәфен текте. Кабер әзер булгач, әтисе Ясин укыды. Төньяк Урал битендә ялгыз, бәләкәй кабер барлыкка килде. Таш плитәгә Габит балтасының очы белән «Х.М.» хәрефләрен язды.
– Бу нәрсәне аңлата? – дип сорады Латыйфа, тик гарәпчә генә укый-яза белгәнгә.
– Хаҗимөхәммәтова Мөкәрәмә.
– Нишләп исемен тулысынча язмыйсың?
– Әгәр дә бу җир өчен ят исемне бүген укысалар, иртән үк артыңнан төшәчәкләр. Кабер яңа икәне күренеп тора бит.
Әле иртәрәк булса да, Габит урман эченнән алга табан барырга уйлады. Хатыны һичтуктамый үкси, икенчедән, кеше килеп чыгуы мөмкин, чөнки агач егып, тавышландылар. Әйберләрне күтәргәч, Латыйфа кабер ташына кулын куйды:
– Монда башка килә алмабыз, хуш, кызым, мәңгегә хуш!
Кулын ычкындыра алмый үксеп елап торганын күреп, Габит аны кулыннан җитәкләде, әкрен генә алга атладылар.
– Горурлан, әнисе, кызың Мәкәрәмә белән. Ул нахак сөрелгәннәр азатлыгы өчен һәлак булды. Ирек өчен йөрәгенең соңгы тибүенә тикле атлаган бала каһарман исеменә лаек, – диде Габит.
– Безнең авылыбыз исеме дә Каһарман. Каһарманда туган бала авыл исеменә тап төшермәде, каһарманнарча корбан булды, – диде, иренең сүзенә кушылып Латыйфа апа, күз яше аша.
– Мөкәрәмә – безнең гаилә батыры, – дип йомгаклады атасы.
Ничә төн, ничә көн баткакта дәвам итте азатлык өчен көрәш, аяусыз алыш... Йөгереп кенә йөреп, уйнап үсәр чагында гына һәлак булды... Уф, ут каба йөрәгемә... Латыйфа сөйләнә-сөйләнә елады.
– Анасы, сабыр акыл – зур дәва, дигәннәр борынгылар, шуны онытмыйк, – диде Габит.
– Атасы, уң яктагы үзәндә елга бар сыман. Шунда төшеп, су эчеп, юынып, әзрәк ял итик. Инде ничә көн рәхәтләнеп ятып йоклаганың юк. Әллә күпме агач кисеп яргаладың, көрәк ясап, кабер казыдың... Биргән икән Ходаем сиңа гайрәтне!
Латыйфа беравык иренә сокланып карап торды.
– Сез урманда калыгыз. Мин барасы үзәнне карап киләм, – диде Габит һәм, йөген җиргә төшереп, алга атлады.
Ташка ышыкланып, киң үзәнне күзәтте. Елга буенда урманда бер иске генә өй утыра, ә кешеләр күренми. Урман каравылчысы йортымы, аучыларныкымы?
Кире килеп, йөген күтәреп, урманнан атладылар. Габит тагын разведкага китте. Үзәнгә төшкәндә, агач астыннан куян сикереп чыкты да, туктап гаҗәпләнеп карады. Габит балтасын ыргытты. Куян егылды. Йөгереп барып арт аягыннан тотып күтәрде. Балтаның түтәсе куянның башына тигән, кыска вакытка исен җуйган икән. Габит балтасы белән куянны чалды. Яшәрен-яшәгән өлкән ата куянны китереп, Латыйфа алдына салды.
– Бирәсе колына, чыгарып куяр юлына. Нәкъ шул мәкальдәге кебек барып чыкты. Әйдә, елга ярына киттек.
– Эх, кызым, Мөкәрәмә, бу куян итен ашасаң, бәлки, үлмәс идең, – дип, Латыйфа тагын үкси башлады, озак яшь түгүдән шешенгән күзләрен уып. Әрнү йөрәктә таш булып эленеп тик тора.
– Бик авыр хәл, аңлыйм. Тик нишлисең. Әкренләп алга таба атлыйк.
Елга ярына килгәч, Габит куянның тиресен салдырды. Латыйфа итен тозлады. Баш-тоягын, эчкарынын төнлә пешереп ашарга, шушында тукталырга сөйләштеләр. Габит йокларга ятты. Караңгы төшкәч, Латыйфа ут якты. Ит пешкәч бергәләп ашадылар, лагерьдан киткәннән соң икенче тапкыр чәй кайнатып эчтеләр.
Поляр ак төндә тау сыртыннан атлавы баткак белән чагыштырганда күпкә ансат тоелса да, үргә менүе буынның хәлен ала. Тауның берсен төшеп, икенчесенә күтәрелү күңелгә тия, алар һич бетмәс кебек тоела. Кояш чыгып югары күтәрелде. Елга буенда туктап, су эчеп йокларга яттылар. Йокысыннан торгач, Габит тирә-якны күзәтергә китте. Калкурак урынга менеп, зур тауны күрде. Бу Народная калкулыгы (1894 м.) – безнең төп ориентир, дип исенә төшерде. Куанычыннан ике кулын биленә куеп уңга-сулга әйләнде дә, телен шартлатып, уң кулының баш бармагын Народная тавына юнәлтте.
– Менә безнең азатлык, бәхет ориентиры!
Кире борылып, агач-таш арасында җиләк, карлыган җыйды. Кайтып җиткәч сөйләде:
– Анасы, Народная тавы күренә. Иртән Урал сыртына менәрбез. Көнне шушында үткәреп, кичкә таба кузгалырбыз.
Ниһаять, күптән көтелгән Урал сыртына күтәрелделәр. Габит Латыйфа апаны кочаклап дулкынланып кычкырды:
– Бетте үлем зонасы! Азатлык!
Үзе тыпырдатып биергә тотынды. Латыйфа апа баласын ташка төшерде дә, бармакларын шартлатып, куәтләп торды, аннары икәүләп онытылып биеделәр, кара-каршы такмак әйтештеләр.
– Әйдә, хәләл җефетем, үзәнгә төшеп азатлык бәйрәмен үткәрәбез.
– Анда су чылтырап ага, ял итәргә уңайлы.
Агачы куерак урында туктадылар. Шатлыктан җыр ургылып чыкты.
 
Нахак сөрелдек черергә Себергә,
Тапталды гаделлек, тугрылык.
Җәһәннәм баткагын кичеп, ерып,
Үлем лагерыннан котылдык.
 
Иренең күз яше тамчыларының бите буйлап тәгәрәгәнен күреп, Латыйфа дәвам итте:
 
Урал буйкаенда печән чаптык,
Кышын малыбызга җитсен, дип.
Үзе лә генә җырлый, үзе елый,
Хәләл көчем башка җитте, дип.
 
Габит:
 
Тәмуг баткаклары михнәтен
Аңлап булмый аны кичмәгәч,
Адәм хәлен кеше һич тә белми
Үз башына хәсрәт төшмәгәч.
 
Латыйфа:
 
Җырлачы ла, җаным, тау бөркетем,
Авыр юллар җиңел тоелсын,
Эчкенәем тулы кайгы-хәсрәт
Синең моңың белән коелсын.
 
– Безне «халык дошманы» исемләп, газет-журнал, китапларда язалар. Мәсәлән, мин үз халкыма нинди зыян китердем, Латыйфа? Синең белән бергә утыз ел гомер иттек. Белсәң, әйт. Монда икәү генәбез бит, – дип сорады Габит.
– Язын печән җире бүлгәндә, җыелышта син дөреслек булсын, дип кайсы кешеләрне яклап сүз сөйләдең, печән җире алырга ярдәм иттең. Ә аны күбрәк алырга теләүчеләр сиңа күзләренең кыры белән карадылар. Шуларның берсе районга кәгазь җибәргәндер синең турыда. Без хәзер шуның җәзасын татыйбыз. Әгәр авыл халкының җыелышында шул язуны тикшерсәләр, бу хәл булмас иде.
– Дөрес, анасы. Мине әллә ничә тапкыр допроска чакырдылар. Шунда, минем «эш»не актарганда, үзебезнең авыл кешесенең язуын күреп калдым. Тикшерүчеләр миннән сорадылар: «Кемне хезмәтче итеп эшләттең?». Мин җавап бирдем: «Һичкем миндә хезмәтче булып бер көн дә эшләмәде». Алар сорауны кабатлыйлар, ә мин үз җавабымны кабатлыйм. Соңыннан сорадылар:
– Өч атны, дүрт сыерны ничек асрадың?
– Минем көч шуларны гына карарга җитте. Әгәр көч җитми башласа, малны киметүе кыен түгел: базарга чыгардың саттың. Өч атның икесе йөк аты, берсе җиңелчә йөрергә. Район үзәгенә килергә 60 километр, ә кайтуы белән 120. Магазинга, базарга, больницага йомыш төшә. Җиңел ат белән бер көндә киләсең дә кайтасың. Ә йөк аты белән ике көн йөрергә кирәк. Безнең якта тимер юл салынмаган, пассажир поездлары йөрми. Мин кайтканчы ике атым ял итә. Иртәгәсен аларны җигеп, урманнан бүрәнә ташыйм Агыйдел ярына, ә аларны сал белән Уфага агызып алып китәләр. Ике атым белән кыш саен ике бүлмәле ун йорт салырлык бүрәнәне Әүҗән леспромхозына тапшырдым. Конторыннан белешергә мөмкин. Ике йөк аты исәпләнсә дә, миндә алар дәүләт эшен башкарды, илгә файда китерде. Гаиләмдә биш җан, өч ат, дүрт сыер, гадәттәге урта хәлле крестиян малы. Безнең авылның күбесенең малы шул чамада. Безнең Уралда, үзегезгә мәгълүм, таш та, тау, калын урман. Иген чәчәрлек ялан юк. Тик мал асрап, урман эшкәртеп көн итәбез.
Шулай дигәч, тикшерүчеләр күзләрен түшәмгә төбәп, сүзсез калды. Бер тын гына утырдылар да, сакчыны ияртеп мине чыгарып җибәрәләр.
Ә инде печәнлек бүлүгә килгәндә, дөреслекне якладым. Бер гаиләдә туалар, икенчесендә үләләр. Печәнлек җан башына бирелгәч, яңа туган кешегә дә өлеш чыгарырга кирәк. Кайсыбер баласы үлгәннәрнең бирәсе килми, тавыш күтәрә. Яки япа-ялгыз яшәгән әбиләргә якыннан бирик, дип әйтсәң, тагы тавыш. Ике гектар җирдән утыз күбә генә печән алына. Аларның 2-3 ат, 4-5 сыер. Димәк, лесхоз җиреннән чабырга туры килә бит. Урал бик киң, ничә гектар чапсаң да, тик чабуыңны бел. Лесхоз кешеләре, алган участогыңны чабып бетер, чабылмый калган җирдә киләсе ел үлән сыек үсә, кырагайлана, дип аңлатып торалар. Җир тар булса, икенче хәл. Шатан таулары (1275 м.) Исмакай авылы яклары, бездән 10-15 километр киткәннән соң, Урал бөтенләй чабылмый ятып кала. Шуңа карамастан, ел саен эт сыман талашырга кирәк.
– Сәбәбе нидә? – дип сорады Латыйфа.
– Наданлыкта.
– Безнең газаплануда наданлык гаеплеме?
– Бер очы шунда. Таланттан, белемнән, акылыннан үлеп көнләшүчеләр, сәләтсез наданнар, дан-дәрәҗә яулап калырга тырышучылар, шау-шудан файдаланып, репрессия тегермәненә су койдылар.
Әле рәсми рәвештә: «Сез азат ителдегез», дип игълан ителмәсә дә, үз-үзеңне иректә сизү, куану, чынлап та, кәефтә могҗиза тудырды. Үз-үзеңне җиңү, тоткыннарны үзгәртте, үз көчләренә ышануны тагы да арттырды.
– Анасы, – диде Габит, – мин сине сорарга барганда, бабай әйтте: «Әгәр дә тату яшәргә, җәмәгатеңне саклап гомер итәргә уйласаң, бердәнбер кызымны алырга ризалык бирәм», – диде. Мин аңа барлык ирлек намусымны җыеп әйттем: «Үлсәм, үзем үләрмен, ләкин кызыңны бәла-казадан коткарырга тырышырмын», – дидем. Менә сине имин-аман ата йортына җиткерсәм, үз намусыма тап төшермәдем дип, үлгән чакта да тыныч җан бирермен. Хыянәт – иң зур җинаять. Юк, Ватанга гына түгел, якын кешеңә, әйткән сүзеңә хыянәт итү дә зур җинаять.
– Рәхмәт, ирем-толпарым, – дип кенә әйтә алды Латыйфа дулкынланып.
– Әгәр атым кулда булса, ике атнада өйгә кайтарып җиткерер иде. Их, малкаем, колхоз киртәсендә ачыгып, кешнәп торып, аякларын сузгандыр. 1918 елда әтиең Ырыскужа мәрхүм бүләк иткән иде. Ун ел буена җигеп, рәхәтен күрдем. Атларның да дәртлеләре очрый. Көрән ат иң дәртлеләрдәндер. Көч дигәнең дә җитәрлек иде. Уралдай рәхмәт, сиңа, атым-канатым!
– Син атыңны сөйләгәч, минем кара сыерым исемә төште. Җәй үлән шәп чакта көн саен чиләк ярым сөт бирде. Куелыгы да яхшы иде. Колхоз киртәсендә ашарына сорап гомере өзелгәндер... Сөтне күп биргәч, Белорет ит комбинатына озатмый интектергәннәрдер. Малыбыз авылда, ә балаларыбыз Себердә кырылды.
– Ярар, анасы, хәтирәләрне алгы көннәргә калдырып, ял итик.
Ял көне эш белән үтте. Габит каен тузыннан җиләк-җимеш җыярга ике кәрзин ясады. Җиләк, карлыган җыйдылар, киптерделәр. Куян итен пешереп, кызларына гына саклап ашатып, үзләре шулпасын эчтеләр.
Урал сырты буйлап беренче көндә 40-50 километр араны үтеп, үзәнгә төштеләр. Җиләккә кушып, су эчеп, йокларга яттылар, ә кием, савыт-саба читтәрәк, урманда яшерелде. Әгәр кеше очраса, җиләк җыябыз, дип әйтергә булдылар.
Ике километр чамасы биеклектән көнчыгышка, көнбатышка күз салып, Уралның гаҗәп матурлыгына сокланып, вакыт бик тар булса да, күргән тау тезмәләренә, яфраклы, ылыслы урманнарына хәйран калып, туктап, фикер алыштылар, онытылдылар. Бигрәк тә икесе бергә торганда. Чөнки Латыйфа Габитнең аркасындагы әйберен, ә ире хатынының җилкәсендәге кызын күрсәләр генә, үзләренең качкын икәннәрен хәтерләде.
Алар бер-берсенең күзләренә тутырып карашты. Габитнең зур кара күзләрендә канәгатьләнү, шатлык, ә Латыйфа күзләрендә сагыш-хәсрәт.
Габит хәләл җефетенең күңелен күтәрергә тырышты, Мөкәрәмәнең юлда ятып калганына җаны өшегәнен аңлый иде. Әмма көрәш корбансыз булмый, һич гаепсез Себердә черергәме? Әллә качып кайтып, өйдә үләргәме? Әгәр кайтып җитмәсәк, юлда, гаделсезлек белән көрәшү юлында егылырбыз, Мөкәрәмә кебек, дип уйлады Габит.
– Йә, анасы, безнең гаилә акыны, үләң әйт, – диде Габит, казак сүзләрен кушып. – Иректән елмаеп, балкып торасың биек Урал өстендә.
Латыйфа җыр башлады:
 
Без өйләнгәч, Япон сугыш ачты,
Анысы беткәч, Герман башлады,
Революция... Үзара сугыш,
Хәзер бара кулакны кырыш.
 
– Һай-һай! Сайра, карлыгачым! – дип дәртләндерде ире, кулын һавада уйнатып.
 
Кеше гомерләре кыска дибез,
Соң ничек озайтырга, димен.
Менә миңа илле бер генә яшь,
Ә мин. гүя, тере мәетмен.
Биек Урал сыртларына менеп,
Хыял канатында мин очам,
Ирешер дә идем морадыма
Авылыма кайтып егылсам.
 
– Анасы, кайтып җиткәнче, бәлки, шагыйрә булырсың әле, – диде Габит көрсенеп. Башкорт кызларының укып белем ала алмаганына чыраен сытты.
Табигать матур, җылы. Дөнья чәчәк – мәхәббәт белән тулган. Шатлыктан һичтуктамый җырлыйсы килде Латыйфаның.
Җырлашып, сөйләшеп ял иткәч, тагын гайрәтләнеп алга атладылар. Инде кеше очраса да, тотып милициягә тапшыру куркынычы бетте. Тик бала гына сагайта. Ят җирдә ул башкортча сөйләшеп, эшне бозуы мөмкин. Шуңа күрә, кеше очраса читкәрәк китеп торырга яки алга баруны дәвам итәргә кирәк, дигән фикергә килделәр. Әлбәттә, кыз русча да сөйләшә. Ләкин алдан белеп булмый бит баланың ни әйтәсен.
Әлегә якында кеше яшәвен белдергән дәлил сизелми. Шуңа күрә, көндез дә, төнлә дә атладылар. Кайда арысалар, яки уңайлы үзән очраса, шунда ятып йокладылар, җимеш-җиләк җыелды. Әгәр җил көнбатыштан иссә, Уралның көнбатыш үзәненә, ә көнчыгыштан иссә, көнчыгыш үзәненә төштеләр. Чөнки утның төтенен җил урман эченә кертеп тарата, ерактан бик күренми. Габит гел каен утыны китереп, кабыклы утынның төтене куе булганга, кабыгын әрчеп бирде. Латыйфа утыннарны өеп, берьюлы яндырат. Кабат-кабат утын өстәсәң, куе төтен тагын күтәрелә. Күмәк утын кузында тагы бер мәртәбә су кайнатырга, ярма, җимеш, җиләк пешерергә мөмкин.
Ун көн үткәч, агачлардагы балта эзләре күңелне төшерде. Хәзер ике кулны тиң селтәп, шикләнми көндез атлау бетте. Төне дә караңгылана башлады. Тагы биш көннән паровозлар гудогы ишетелде. Тимер юл Уралны аркылы уза. Аны төнлә чыгарга киңәшләштеләр. Ләкин тимер юлдан ары Урал түбәнәеп, вак сыртларга бүленә. Кайсы сырттан атларга?
Уртадагы сырттан киттеләр. Кайсы гына үзәнен карама, печән чабалар. Көндез елга буендагы әрәмәлектә көнне үткәрергә туры килә. Җиләк-җимеш җыеп киптерәләр. Караңгыда сырт өстеннән ашыгып атлауларын дәвам иттеләр.
Тагы ике атнадан Уралны аркылы үткән тимер юл очрады. Якынрак килеп карасалар, «Москва-Свердловск» пассажир поезды күренә.
– Анасы, Свердловск шәһәре тирәсенә килеп җиткәнбез. Инде ерак калмады, тиздән Үтәгән авылына җитәчәкбез, – диде Габит, балаларча куанып.
– Менә бу уң яктагы сырт биегрәк шикелле, шуны үтик, бәлки, печәнчеләр сирәк очрар иде, чөнки югарыда үлән бик үсми бит, – диде Латыйфа.
Тимер юлын чыккач, борылырбыз. Анда урманы сирәк сыман. Төн озынайды. Инде тагын да тизрәк алга барачаклар...
Автордан. Төнлә безнең өй тәрәзәсенә чирттеләр. Әнкәй юрганны күтәреп сорады:
– Кем анда?
– Җиңги, ишегеңне ач әле.
– Аһ-аһ, тавышы Латыйфаныкына охшаган ләбаса, – дип торып, әнкәй ишектән чыкты. Бераздан кире керде.
– Габит җизнәңнәр кайткан, әбиеңнең өен ачып керттем.
Иртән Латыйфа апа белән Габит җизни килеп керде. Кул биреп исәнләштек. Йөзендәге сирәк сипкеленнән Латыйфа апаны танып була, ә Габит җизнинең зур кара күзләре, тавышы гына үзгәрмәгән. Ябыккан, карайган, бөкрәйгән, картайган, йөзен сакал баскан. Моннан алты ел элек кенә тулы итле, кул мускуллары бүртүе киеменнән үтә беленеп торган кеше иде бит.
– Латыйфа, абыең мәрхүм булып калды, – диде әнкәй.
– Юныс абыемның вафат булганын, колхозларда мал кырылганын, Мөхтәрәмә кызым үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыгып, ике балалары туганын ишеттек, – дип җаваплады Латыйфа апа.
– Хат яздырмагач, ничек белдегез?
– Лагерьда кеше күп үлә, аларның урынына яңаларын китереп торалар. Без сезнең хәлне белдек, ә сез безнең хәлне белмәдегез.
– Ничә көн кайттыгыз?
– Ике ай биш көн.
Берничә көннән соң, Габит җизни Уралга барып юкә сыдырып, көче җиткәнчә күтәреп кайтты. Иң башта Латыйфа апага, үзенә чабата үрде. Аннан кем заказ бирсә, шуларга эшләде. Итек, ботинка, галош ямады, пима төпләде. Кышын бәләкәй чана ясады.
Кышкы озын төннәрдә Латыйфа апа безнең өйгә кереп, ничек лагерьга барганнарын, качып кайтканнарын бәйнә-бәйнә сөйләде.
Идрис энем, безнең михнәт чиккәннәрне, онытылмас борын, кәгазьгә язып куй, – диде Латыйфа апа.
– Аһ-аһ, Идрис бүген язса, иртән аның муенына богау салып алып китерләр, – дип җаваплады әнием.
– Ярар, бер вакыты килер әле, – дип ризалашты Латыйфа апа.
Ике дәфтәр тулганчы җыр-бәетләр язган икән. Аларны укып ишеттерде.
– Мөкәрәмә кызымның без шәлкем чәчен чүпрәккә төреп алып кайттым, кызымның төсе итеп сакларга, – диде Латыйфа апа, кесәсеннән алып безгә күрсәтте.
1936 елның язында Габит җизниләр Дәүләт авылына (Әбйәлил районы) киттеләр. Анда да җизнәм аяк киемнәре ремонтлаган, печән чапкан, балта эше белән шөгыльләнгән. Шул елда кызы Яңылбикә үлде.
1936 елда Латыйфа апа дөнья куйды. Юеш землянкада озын поляр төннәрдә кышкы салкында яшәве, төнге сәяхәт, берьюлы өч баласын җирләү кайгысы саулыгына зыян иткәндер.
Кешеләр маңгай күзе белән күргәнне Габит җизни күңел күзе белән дә күрде. Шуңа күрә, ул хаклык өчен көрәшү юлына баса. Бик каты җәзага тартылуга карамастан, үткер фикерле Габит җизни дөреслекне яклады. Үзен генә түгел, гаиләсен дә гаделсезлеккә каршы ачык көрәшкә – качуга алып чыкты: я баткакта үлү, я азатлык! Ә хакыйкать өчен көрәшү – батырлар эше.
Гаделлек өчен көрәштә бөгелмәс-сыгылмас, тотылмас Габит җизни 1961 елда вафат булды.
 

Идрис РЫСКУЖИН


Фото: ok.ru








«Мәйдан» №6, 2021 ел.







 

Комментарийлар