Йомшак кар явып үткән. Тирә-юнь ап-ак, шундый тын, чиста, пакь… Өстәвенә сихри яктырып ак каеннар тезелеп киткән… Бу аклыкны күңелләргә генә күчерәсе!

24_РавилФай085

Авыл өенең тәрәзәсеннән караганда, әнә шундый идиллик манзара. Яшәешнең шушы мәлендә, табигатьнең җанлы бер күзәнәге буларак, аклык эчендә рәхәтләнәсе, талгын гына тибрәнәсе, хәтта эреп югаласы килә… Аннары соң янәдән тереләсең, сабый бала күзләре белән тирә-юньгә карыйсың. Ә дөнья шундый гүзәл! Яшәү шундый бәхет! Тик баштагы уйлар гына менә…
Тышта ап-ак кар. Өстәлемдә ап-ак кәгазь. Кеше гомеренең сабый чагы кебек чип-чиста. Йә, синең ярдәм белән, Каләмем, ниләр төшәр икән бу ак кәгазьгә?! Хәер, каләм изгегә тартыр, диләрме әле, вөҗданы булган әдип җанның кешеләр күңеленә ниләр түгәсе мәгълүм инде. Гуманист булу, халкыңның асыл сыйфатларын үстереп, гомумкешелеккә хезмәт итү, киләчәк буыннар язмышы өчен җаваплылык тою, үз чорыңның һәм халыкның игелекле баласы булу… Мөмкин эшме бу? Әдәбиятның алтын гасырлары үтте түгелме? Үзен алыштырырлык роботлар ясаган, алай гына түгел, клонлаштырып, теләгән җан иясен укмаштырыр сәләткә ия XXI гасыр затлары өчен эмоцианаль әдәби сүз, образлы сурәт кирәкме? Җәмгыятьтә әдәбиятка ихтыяҗ бармы? Ак кәгазьдәге язу буразналарын без дөрес сөрәбезме, Каләмем? Моннан йөз еллар элек тикмәгә генә әйтмәгәндер бит шагыйрь: «Шигырь бүтән дә, дөньяны әйләндерә торган чыгыр бүтән!» Гомумән, гуманлы әхлак хасмы бу заманга? Чыннан да, акча кодрәте белән дөнья чыгырын әйләндерүче идарә көчләр (алары да күктән төшмәгән, шул бер камырдан әвәләнгән адәмнәр ләбаса!) Кешелек дөньясы моңарчы тудырган хикмәтле китаплардан, аларда тупланган акылдан гыйбрәт-сабак алсалар, ахырзаман галәмәтләренә охшаш вәхшилекләр, сугышлар, геноцидлар, янау-талаулар, җәбер-золымнар, ашкынып коралланулар шаһиты булыр идекме? «Әй, наив җан! – дияр кемдер, – каргалар шигырь укыса, күгәрчен булыр иде!»
Шулай да оптимист буласы килә. Эчке тоемым белән әдәбиятыбызның киләчәгенә өмет белән карыйм, аның үзенә йөкләнгән тарихи миссиясен югалтмаячагына ышанам. Әлбәттә, нинди генә көчле әдәбият булмасын, ул барыбер замана басымына дучар. Тамыры булмаган әдәбият юкка да чыгарга мөмкин. Зур традицияләргә, бай мираска ия булганнары тиз генә югала алмый. Элегрәк Җир шарының алтыдан бере дип исәпләнгән киңлекләрдә әдәбиятыбыз иң борынгылардан исәпләнә. Китап рухы – безнең геннарда. Әдәби сүз культурасы бүген дә югары дип исәплим мин. Әйтик, «әдәбият әнкәсе» саналган шигъриятебез дөньядагы теләсә кайсы халык шигърияте белән ярышырлык хәлдә. Проза яки драматургия жанрларында да югары сәнгать әсәрләре җитәрлек… Киләчәк турында уйлаганда, иң кирәкле төп сорау туа: бармы бездә бүген талантлы язучылар? Иҗади учаклар дөрлиме? Аңлашыла торган табигый сорау. Кистереп «бар!» дип әйтер идем. Шөкер, әдәбиятыбызның горурлыгы саналырлык дистәләгән менә дигән язучылар, шагыйрьләр, драматурглар бар.
Димәк, әле базда дары бар! Ә укучылар бармы соң? Дары юешләнеп эштән чыкмасын өчен шарт – коры урын, ышык-ныгытма, учак дөрләсен өчен утын, аның өчен урман кирәк. Язучы өчен укучы кирәк. Алдыңда торган килеш, сырхау тәнеңә ризык үтмәсә, Галиябану кебек сылу булып үсеп тә, ярың табылмаса, бөек җыр туып та, аны башкаручы булмаса?.. Сер түгел, ни кызганыч, татар китабын укучылар кими бара (дөрес, юлын табып, авыруга укол ясаган шикелле, кешеләр күңеленә вакытында «китап вирусы» сала алсаң, күпләр, файдасын күреп, рухи савыгып, рәхмәтләрен әйтәчәкләр). Моннан егерме еллар элек тикмәгә генә мондый юллар язылмагандыр:
Кичәрләр дип, озак еллар күпер салдым,
Эш беткәндә карап баксам, елгам кипкән…
Нур чәчәм дип, гомер буе җырлар яздым,
Томнар чыккач, карыйм: укыр җаннар беткән!
Ни өчен? Чөнки үз дәүләтең юк. Телебез декларатив рәвештә дәүләт теле саналса да, асылда ул үз функциясен үтәми. Телнең иясе – халык, хуҗасы – дәүләт. Нинди имля-графикада язасын да бүтәннәр хәл иткәч, чамалап була… Өстәвенә йотылу, ассимиляцияләшү процессына интеграция, глобальләштерү кебек замана хикмәтләре килеп кушыла… Социологик анализлар ни күрсәтәдер, белмим, минемчә, элек караңгы дип саналган Россия империясендә – Себердә, Идел буе төбәкләрендә, Азиядә – татарча сөйләшүчеләр күбрәк булган. Тел булгач, нигез-тамыр булган, шаулап тормаса да, рухи шытымнар булган. Ә хәзер?…
…Авыр сорау тугач, кәгазь буйлап йөгерек кенә барган Каләм арыган ат кебек тукталып кала. Мин дә урынымнан торып йөреп алам. Тәннәр язылып китә. Янәдән тыштагы идиллик күренешкә карап торам. Гаҗәп: көч кереп, уй яктырып китә!
Миллилекне билгели торган кайбер сыйфатлар югалып барса да, гомумән, җир йөзендә татар кимемәде дип уйлыйм. Бетә торган милләт түгел бу! Күбрәк сәясәт уенына корылган, дөрес үк булмаган җан-исәп алу буенча да хәйранга чыга әле ул! Татарны тикмәгә генә яһүдләр белән ярыштырып тиңләмиләр шул. Яһүдләр дигәннән, гыйбрәт-сабак алырлык охшашлыклар да бар бит. Һәр икәве дөнья буйлап сибелгән, байтагы телен җуя баруга дучар ителгән, гасырлар буе геноцид кичергән… Һәм шул яһүдләр, беркөн җыелып (әле бик ерак тарихта түгел, моннан 70-80 ел элек кенә), дәүләт кордылар, югалган дип әйтерлек алфавитларын торгызып, телләрен яңарттылар, бөтен дөньядан җыйган малларын милли байлык итә алдылар. Бу, мөгаен, гомумтарихта чыгарма хәлдер. Ә начар чыгармамыни?! Гаҗәп үзенчәлекле тарихи катаклизмнар кичергән татарның, чыгармалымы, чыгармасызмы, нигә үз юлы булмаска тиеш ди әле. Милли идеягә, югары үзаңга, олы максатка, бердәм хәрәкәткә ия чакта булмастай нәрсә юк ул! Әлбәттә, иң мөһиме – үзаң. Үткән гасырның совет дәверендә (кайбер халыкларның тәрәккыятен таныган хәлдә) үзаңы үсешенә иң нык киртә куелган халык, мөгаен, татар булгандыр. Чын мәгънәсендә торгынлык (бу сүз безгә бик туры килә) чоры. Шөкер, соңгы дистә елларда, үзаң терелеп, милли яңарыш башланды. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклагангынамы?» – дигән сорауга анык җавап табылды. Ул уянган! Дәлилләрме? Уяну халәте булмаса, төрле кыйтгаларда яшәүче милләттәшләребез уртак мәсьәләләр турында фикерләшергә берничә мәртәбә Бөтендөнья татар конгрессына җыела алыр идеме? Милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдә уртак бәйрәм – сабантуйлар гөрләп үтә алыр идеме? Соңлап булса да Урал буйларында (соңрак Башкортстан дип йөртелгән төбәк) яшәүче татарларга игътибар артыр идеме (ә бит бу төбәктә татарның бик зур потенциалы)? Республика көне оештырылыр идеме? Туган тел бәйрәмнәре (латышлардагы «Җыр бәйрәме» кебек, халык бәйрәме дәрәҗәсенә күтәрергә иде аны) үтәр идеме?..
Әйе, халык булып киләчәктә сакланып калу юнәлешендә җәмгыятьнең төрле катламнары арасында билгеле бер уңай аралашу бар. Зур нәрсә бу. Җитәкчелек белән халыкның берлеге нәтиҗәсендә 90 нчы елларда кайбер биеклекләр яуланды да… Шул нисбәттә пропорциональ каршылык та җитәрлек. Хәтта артыгы белән. Шовинистик даирәләр (күрелмәгән хәл: матбугатта һәм радио-телевидениедә кайбер партия вәкилләренең ачыктан-ачык расистик, фашистик рухтагы чыгышлары еш булып тора хәзер) Россиядә рустан тыш милли факторны бөтенләй үк юк итмәкчеләр. Алда бераз әйтелгәнчә, бу мәсьәлә дөнья күләмендә җитди төс алды. Әйтик, Америка бөтен Җир шарын үзенчә әйләндермәкче. Синең телең, рухың, тарихың кирәкме аңа? Бөтен дөнья халкын идентификацияләп, компьютер белеме (дөресрәге, үзләренә кирәк информация җыеп) биреп, алардан интеркосмополит көч – робот-коллар ясап, җиһангир булу, дөнья белән идарә итү кирәк. Һәр кеше код – «шөреп» исәбендә булгач, аларны автоматик рәвештә юк итү технологиясен эшләү дә җиңеләя бит!
Менә кайларга кереп киттең бит әле, газиз Каләмем! Сүз башы гадирәк – әдәбият хәлләре турында иде бит. Башы шулай иде дә, ә дәвамы, төбе әнә нәрсәләргә килеп чыкты. Милләт язмышы, балаларыбыз язмышы, тел язмышы… Бу хәл табигый дә. Әйтик, тел – минем эш коралым, ахыр чиктә яшәү чыганагым, язмышым… Тел – милләтне билгеләүче иң төп компонент. Йәгез, туган телләреннән башка французны, немецны яки японны күз алдына китереп буламы? Юк, билгеле. Бу канун җирдәге бөтен халыкларга да кагыла бит! Ә телнең бакчасы ул – мәгълүм хакыйкать – Әдәбият. Кайчандыр дәүләтләрен югалткан, әмма яңарышка өметләнгән халыклар өчен бу бакча – Әдәбият – аеруча әһәмияткә ия. Аңа дәүләти институтлар башкарырга тиеш булган кайбер идеологик вазифалар да йөкләнә. Әйтик, бездә дәүләтчелекне тою хисе дүрт-биш гасыр буе югалмаган икән, иң әүвәл без Сүзгә, Язуга, Әдәбиятка бурычлы. (Дин факторын да исәпләми мөмкин түгел. Әйтик, телне, әхлакны саклауда аның роле ифрат зур. Соңгы вакытларда мөселманнарның да кайберләре Коръәнне дә русча укып өйрәнүләре генә сәеррәк.) Бәс, шулай булгач, Әдәбиятны саклау турыдан-туры милләтне саклау булып чыга түгелме соң? Бер шагыйрь әйтмешли, «ул шулайдыр әле, уйласаң»! Чыннан да шулай. Әгәр әдәби сүз бетсә, милли сәнгатьнең бүтән төрләре дә юкка чыга. Иң әүвәл театр бетә, музыка, рәсем һәм башка сәнгатьләр дә, табигый сүлен югалтып, космополитик дәрьяда эри, югала…
Менә шулай, газиз Каләмем! Син кодрәтле дә, хәвефле дә, көч тә бирәсең, исәп-хәсрәткә дә батырасың. Ил теленнән сүз җыеп, арыган чакларың да буладыр… Язучының эш нәтиҗәсе – Китап. Китап – әдәбиятның таҗы, язучының йөз аклыгы. Бездә гомер-гомердән Китап сүзе дигән төшенчә яшәп килә. Китап сүзе, ягъни кануни сүз. Коръәннең бер сүрәсендә: «Кыямәт көнендә һәр халык үз китабы белән кубарылыр», – дип тә әйтелгән бит әле! Без үскәндә, һәр җәмәгать урынында, үткән гасыр термины белән әйтсәк, һәр кызыл почмакта, «Китап – белем чишмәсе» дигән шигарь-язулар эленеп тора, яше-карты шул өндәмәгә тугрылыклы булырга тырыша иде. Кызганыч, идеяләр, идеаллар үзгәрә-үзгәрә, акчага табыну иманга әверелә барган заманда хәлләр нык үзгәрде. Елында түгел, гомерендә бер генә татар язучысының китабын да укымаган (хәтта тәрҗемәдә дә!) бәндәләр ишәйде. (Шунысы көлке: шундыйларның кайбер активистлары татар зыялыларына нинди алфавитта язарга кирәклеген өйрәтеп маташа!) Татар мәктәбен бетереп, татар мохитендә яшәп, бүгенге әдәбияттан бөтенләй бихәбәр эреле-ваклы түрәләр ничаклы! Хәтта әдәби булган журналларыбызны кулына да алмаган татар теле һәм әдәбияты «укытучылары» бар. Әйе, «юк»тан да яманрак әнә шундый «бар»лар җитәрлек шул. Вазгыятькә фаҗигаи төсмер бирергә теләмим. Сүз тәмен тоючылар, китап кадерен белүчеләр, әдәбиятның тәрбияви ролен тирән аңлаучылар да байтак. Шигырь юлларын ташка, агачка чокып уючы ир-егетләребез, сүз энҗеләрен кулъяулыкларга, сөлгеләргә чигүче кызларыбыз да яши арабызда. Шөкер, туган телдә бишек җырларын көйләп, сабыйларын юаткан аналарыбыз бар. Дәүләткүләм бәяләргә лаек яңа әсәрләребез бар. Әмма…
Әгәр без бердәм булып Әдәбиятны (китапны) милләтне саклауда һәм үстерүдә иң төп чыганакларның берсе дип саныйбыз икән, вазгыятьне һич кенә дә үз агымына куя алмыйбыз. Планета коммуникаль бәйләнеш ягыннан «кечерәеп» һәм «ачыгаеп» калганда (кирәксә, космостан авылдагы өеңнең морҗасын да күрәләр бүген!), халыкара аралашу тәртипләре, алда әйтелгәнчә, аз санлы яки державага ия булмаган халыклар өчен торган саен кырысрак, рәхимсезрәк төс ала башлады. Без Г.Исхакый юраган инкыйраз рас киләме-юкмы дип яки «уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк» җырын шыңшып, тез кочаклап, оеп утыра алмыйбыз. Максатчан актив хәрәкәт кирәк. (Җан башына туган телдә чыккан китап исәбе бездә алдынгы илләрдәгенекеннән шактый түбән икәнен дә онытмыйк!)
Гомумән, татар китабы – газаплы, авыр язмышлы, данлы тарих. Башлангычы да (XVIII гасыр башында басмаханәләр ачарга рөхсәт алгандагы кимсетелүле хәлләр турында мәшһүр галимебез Ә. Кәримуллин тәфсилләп язып калдырды), бүгенгесе дә… Язучы һәм башка сәнгатькяр дә, үз эшенең киләчәккә кирәклеген тоймаса, эшли алмый, иҗат итә алмый. Әдәбият-мәдәният өлкәсендә хәл итәсе мәсьәләләр күтәрелгәч, гадәттә, «базар» дигән сүз калкып чыга. Базар мөнәсәбәтләре хәзер, барысын да шул хәл итә, базар шартларында яшәргә өйрәнегез, диләр. Элек тә булган ул базар. Бар һәм булачак. Исәпләшми булмый: яшәешнең матди бер «чыгыры» инде ул. Әмма базарга иман кирәкми. Базар ансыз да яши. Ә кешегә кирәк, кешегә күп нәрсә кирәк. Җанлы сүзе дә, ягымлы көе дә, күңел байлыгы да… Байлык дигәннән, узган гасыр башында да булган ул байларыбыз. Булган төрлесе, булган мәгърифәтлеләре, булган «каралары». «Ак» байлардан хәтер булып мәдрәсәләр, мәчетләр, китапханәләр калган. Ә фәкать мал өчен генә яшәгәннәренең исемнәре дә нәмәгълүм диярлек. Тирәнтен уйлап баксаң, татарның төп байлыгы фәкать рухи мирас кына. Җырлар, көйләр, китаплар… Безгә мирас булып калган рух байлыгын тудыручыларны кемнәр ничек кенә санаса да, барыбер исемнәр бер тирәдә булыр. Алар – Тукай, Исхакый, Сәйдәш, Җиһанов, Урманче… Хәер, империя шартларында бүтән байлыкның, матди милли байлыкның, дип әйтүем, булуы да мөмкин түгел бугай. Ә бүгенге зур хосусый байлыкларга ия яшь байларыбызга килсәк, алар турында ниндидер фикер, бигрәк тә уңаен әйтергә иртәрәк әле. Күбесендә – «кыргый» базар шаукымында гади халыкның «күзен буып», алдап-йолдап җыелган байлык. Капитал туплауның да үз кануни традицияләре, үзенә генә хас этик кысалары, әйтер идем, үз культурасы бар. Киресенчә икән, димәк, исраф итү культурасы да юк дигән сүз. Хәрәм кергән малның, гадәттә, бәрәкәте булмый, тиз әрәм-шәрәм ителә яки «этләргә» кала… Бу хакта сүз куертып та тормас идек тә, юк шул, китап чыгару өчен дә чыгымнар, байтак чыгымнар кирәк. Ярый да хәзергә дәүләт өлешчә булыша, ә беркөн килеп, андый мөмкинлек бетсә яки «бик өстән» бетерттерелсә? Ирексездән меценатлык мәрхәмәтенә өмет тотачаксың. Ә бармы соң ул бездә меценатлык? Меценатлык дәрәҗәсенә күтәрелер өчен, малтабар кеше үзе дә күңеле белән күпмедер дәрәҗәдә шагыйрь, музыкант, рәссам, артист булырга, һәрхәлдә, рух дөньясын, сәнгатьне тоярга, аңларга тиеш. Кайда сез, бүгенге Рәмиевләр, Хөсәеновлар, Кәримовлар, Юнысовлар, Акчуриннар?
Сәнгать әсәре кем өчендер товар. Әйе, бер караганда, товар да. Оста тарафыннан бердәнбер данәдә ясалган (язылган) бәһале товар. Китап рәвешендә меңнәрчә тираж белән чыгарылганнары, чыннан да, товар. Шул ук вакытта ул товар да түгел. Бөек әсәр бәясез ул! Уй-кичерешләрне, шатлык-кайгыларны үлчәр берәмлек юк.
Ике хәзинә бар дөньяда, саклагыз!
Каберстан – аның берсе. Гел гөлдә булсын!
Китапханә – икенчесе. Күңелдә булсын!
Базар болай да калыр…
Бүгенге көндә гомерен язучылык эшенә, әдәбиятка багышларга алынган кеше – фидакарь зат ул! Әшәкелек күзгә кереп торган заманда якты шигырь язу үзе бер батырлык! (Дөрес, кайбер спектакльләрдә, аерым әсәрләрдә – аңлапмы-юкмы – шагыйрьне ниндидер зәгыйфьрәк зат, наив, беркатлы итеп күрсәтүчеләр дә очрый. Күрәсең, андый иҗатчылар чын шагыйрьне белмиләр.) Үзен зур миссиягә әзерләгән кеше генә чын язучы була ала. Кемнәрнеңдер күзлегеннән караганда, яшәештәге рейтингы зур булмаса да, бай һәм тук яшәмәсә дә, шушы хаос, имансыз заманда халык күңеленең елъязмачысы, алай гына да түгел, халык рухының байракчысы булырга омтылу пәйгамбәрләргә хас сыйфат. Тарихи җаваплылыкны, авыр миссияне кемнәрдер алырга тиештер бит! Кемнәр соң алар? Җирле хакимият түрәләреннән берәрсеме? Депутатмы? Банкирмы? Шикләнәм…
Газиз Каләмем! Хискә бирелебрәк салулап китмәдеңме? Артык катгый сүзләр тезәсең түгелме? Халык рухының байракчысы!.. Бик зур сүзләр бит… Бәлки… Хезмәтең язмышыңа әверелгәндә, сайлаган юлыңны идеаллаштыру да булырга мөмкиндер. Әлбәттә, тарихи миссия кебек категорияләр белән сөйләгәндә, Шәхес факторы алга баса. Шәхес юк икән, әллә нинди юл, әллә нинди профессия сайла, һични барып чыкмас. Шәхес бар икән, яшәеше тормыш үзәгендә булып, халыкның иң мөкатдәс теләкләрен эшкә ашырып, киләчәк өчен бөек гамәлләр кыла икән, андый Шәхеснең байракчы саналуы гаҗәп түгел.
Яу-дауларны күргәннәр күп.
Көрәш-шауда җиңгәннәр күп.
Вакыт-Яу – иң-иң яманы!
Җиңүчеләр сирәк аны.
Вакыт белән хезмәте тау
Ирләр генә алыша ала.
Заман, иелеп, җиңүченең
Данлы исемен алып кала.
Булды заманнар, теге яки бу халыкның байрак-символы итеп бөек шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, сынчылар, гомумән, сәнгать кешеләре саналды. Итальян Данте, испан Сервантес, әзәри Физули, рус Пушкин, украин Шевченко кебек даһиларны искә алып китик тә, үзебез яшәгән чорда иҗат иткән, үзләре белән беркадәр аралашырга туры килгән бөек язучыларның кайберләрен барлап узыйк. Алар да шул когортадан!.. Дөнья алдында үз халыкларының тулы вәкаләтле вәкилләре, илчеләре. Кыргыз Чыңгыз Айтматов, авар Рәсүл Гамзатов, калмык Давыт Көгелтинев, рус Алесандр Твардовский, башкорт Мостай Кәрим, казакъ Олжас Сөләйманов… Ә үзебезнең Тукай, Җәлил шул миссияне башкармадымы? Шөкер, маяк саналырлык үрнәкләр бар. Булган һәм булачак алар. Шәхес кенә бул, үлемсез әсәрләр генә иҗат ит! Вакыт кояш астындагы тарихи урыныңны үзе билгеләр ул!
Язучы исеме, язучылык хезмәте моңа кадәр һәр халыкта да дәрәҗәле саналды. Ерак гасырлардан бирле. Ул шагыйрь дип аталамы, чичән яки акынмы, халык аларны үз итте, хезмәтләреннән гыйбрәт-сабак алды, әйткәннәрен күңелендә йөртте, мирас-васыять итеп балаларына сөйләде… Килешмәгән, хәтта дошман очракта да хаким-хөкемдарлар санлашырга, исәпләшергә мәҗбүр булды алар белән. Юкса, шагыйрьләрне хандай зурламаслар яки иленнән сөрмәсләр иде, төрмәләрдә черетмәсләр, асмаслар-кисмәсләр иде! Шулай да дөнья гел хәрәкәттә, гел әйләнештә. Мәңгелек дип саналган аксиомалар да үзгәреш кичерә. Язучы дигән атамада да, мәгънәви үзгәрешләр бар. Инглизләрдә «writer» (райтэ) сүзе «язучы» дип тәрҗемә ителсә дә, мәгънә спекторы үзгәрәк… Монысы бер хәл булса, үзебезнең халыкта да «язучы» сүзенә караш беркадәр үзгәрә башлады кебек. Сәбәпләре бар. Мәгълүм гыйбарәне үзгәртебрәк әйтсәк, «килде бер көн, язучылар йөрер төркем-төркем». Дөресрәге, үзләрен язучы санаган графоманнар армиясе нык ишәйде. Андый төркемнең булуы гаҗәпләндерми дә, һәрчак булган алар (хәтта булырга тиешләрдәдер), пәри башка, җен башка дигәндәй, элек алар, гадәттә, үзешчән статусында иделәр. Көндәлек матбугатта, күмәк җыентыкларда басылгалыйлар иде, әдәби мохитнең күренеш-фонын тәшкил итәләр иде. Ә хәзер… күбесенең амбицияләре бөтенләй бүтән! Акча юнәтеп (өлгер, булган халык!), төрле басмаханәләрдә бер-бер артлы китапны чыгарып кына торалар! Калын итеп чыгаралар, яхшы кәгазьдә, матур бизәкле итеп… Аннан Язучылар берлегенә керүне максат итеп куялар. Язучылык билеты чын язучы итә дип уйлыйлардыр инде. Өстәвенә бу «актив язучылар»ның күбесе иҗат эшенә пенсиягә чыккач тотынган иптәшләр. Әйдә, җаны теләгән елан ите ашаган, язсыннар рәхәтләнеп, дияр идең дә… Алай да булмый. Халык алдында әдәбиятның дәрәҗәсе төшә, китапның абруе кими. «Кар башына кар җитә», – дигән гыйбарә бар; шуның кебек, эшләр болай барса, «китап башына китап җитә» диярсең! Чүп үләне баскан басуны күргәнегез бардыр, кайда бодай анда, кайда сарут та билчән… якын килеп карамасаң, белмәссең дә, ерактан һәммәсе ямь-яшел булып үсеп тора!
Әдәби мохит, китап дөньясы чүпләнүнең икенче бер әшәке формасы да бар әле бездә. Ул кеше өстеннән әләк, шикаять, донос язу. Нинди генә негатив фактлар табылмый да кайларга гына (министрлыкларга, прокуратураларга, төрле дәрәҗәдәге президентларга…) язылмый алар! Дәүләт структураларында интеллектуаль өлкәдә аннан башка да бик аз сандагы җитәкче хезмәткәрләрнең күпме вакытын, күпме егәрен ала ул «гаделлек сагында» торучы яла ягучылар! Мәхкәмәләргә дә тынгылык юк, процесс арты процесс… Әлбәттә, әдип кеше, талантлы кеше шөгыльләнми моның белән. Ул кирәген, күңелендәгесен ярым аноним шикаятьләр белән түгел, кешеләргә турыдан-туры ярып әйтә. Шикаятьчелек белән әлеге дә баягы көнләшү катыш амбициядән чирләүче, русча әйтсәк, окололитературный контингент шөгыльләнә дә инде. Бу чир, кызганыч, галим-голәма арасында да җитәрлек икән. Бер-берсен хурлаган, хәтта дошманлашу дәрәҗәсендә ярсыган бәгъзе адәмнәрнең матбугатта (татарча гына җитми, күбрәк русча матбугатта «бугазлашалар», ишлерәк кеше укысын, татарның үзара талашын күбрәк кеше белсен!) чыккан язмалары укшыта кайчак… Кораб давыл-штормда бату хәлендә чайкалганда, кемнәрнеңдер «каюташханәдә тиешенчә ашатмыйлар, компотка җимешне җитәрлек салмыйлар» дип, коры җир – материкка – жалу язуы белән бер бу гамәлләр. Күрәсең, рух-иман юлында, «кеше җаны өчен көрәш» тә, акыл-фикер бәрелешендә шайтан вәсвәсәсе булмый калмыйдыр. Иблис тә фәрештә санала түгелме соң? Бер яктан, әлеге тискәре күренешләр бик аяныч булса, икенчедән, язу эшенең, иҗат эшенең күпләр өчен никадәр кызыктыргыч мөһим, никадәр җаваплы һәм дәрәҗәле миссия икәнен дә күрсәтә. Ширбәте булган чәчкә тирәсендә генә бал кортлары оча, шулай ук чебен-чиркие дә…
Иҗат итү – илаһи халәт, кеше акылының җиңүле тантанасы. Иҗат – илһам дигән күңел дәрте белән бәйле рухани акт. Шуңа күрә үтә индивидуаль, серле, тылсымлы шөгыль дә инде ул. Галимнәр арасында бөекләрнең иҗат лабораториясенең хикмәтләрен ачарга омтылучылар бар. Әлбәттә, иҗатның кайбер тенденцияләрен, алымнарын, стиль-рәвешен һ.б. ачыкларга була. Әмма кош юлының эзен «тотып» булмаган кебек, иҗат процессының төбенә төшү дә мөмкин эш түгел. Еш кына автор үзе дә бернәрсә турында язарга тотынып, башта уенда да булмаган әллә нәрсәләргә килеп чыга… Хикмәт! Шулай да Әдәбиятта сер булмаган тәртипләр, кагылгысыз традицияләр дә бар. Әдәбиятта иң элек әдәп булырга тиеш. Әдәбият багына, гыйбадәтханәләргә кергән шикелле, чиста күңел, изге уй белән керү мөһим. Бу бакчага кергәннәр нәрсә яхшы, нәрсә яман, нәрсә ярый, нәрсә тиеш түгел кебек сорауларга җавапларны алдан ук белеп керергә тиешләрдер. Сүз эстетик идеал, әдәби этика, профессионализм кебек төшенчәләр турында бара. Хәзер, сүз иреге дип, теләсә нәрсә турында теләсә ничек язгалаучылар барлыкка килде. Әдәбият бүген генә яралмаган, үткән юлы аның әллә ничә мең еллар. Татар әдәбиятының традицияләре дә, Аллага шөкер… Укы, бел, гыйбрәт ал. Әлбәттә, әйтелгәнчә, читтән яки өстән кушып, диктат белән иҗат итү мөмкин түгел. Өндәмә генә булса, Совет чорында партиянең «әдәбият-сәнгатьне үстерү турында» чыккан бихисап карарларыннан соң әллә никадәр шедеврлар туар иде. Иҗатны стимуллаштырып була. Конкурслар, иҗади ярышлар, фестивальләр, премияләр… Әдәби хәрәкәтне идарә итү (элек без ышанганча) мөмкин үк булмаса да, булган әдәби байлыкны анализлап, орлыгын кибәктән аерып, халыкка аңлатып, яшь талантларга булышып була. Бар әдәби җәмәгатьчелек, бар иҗади оешма, бар әдәби профильдәге журналлар… Бу өлкәдә һәммәбезгә дә эш җитәрлек. Бу корылтайлар, семинарлар, утырышлар кебек компания рәвешендә генә түгел, әдәбиятта үз җаваплылыгын тойган һәркем өчен көндәлек даими эш булырга тиеш.
…Алдымдагы кәгаземнең байтак битләре шыплап тулды. Ә тәрәз алдымдагы күренеш һаман шул: ап-ак килеш. Дөньяда Яңа ел икән бит! Күпләр шуның хозурында. Күңелем белән үзем борын заманнардагы ерак бабаларым көтеп алган Яңа ел – Нәүрүз ягында. Яңа елның яз булуы табигый. Шәрык илләрендә ул шулай да. Яз, чыннан да, Яңа фасыл булып, яңарыш циклын башлый. Җиргә орлык чәчелә, кошлар кайта, табигать уянып, яшелләнә, күңелләргә яңа дәрт өстәлә, өмет-ышаныч арта. Зәмһәрир кыш уртасында, суыклар, бураннар котырган көннәрдә, «Менә, апай, пәрәмәч!» дигәндәй, менә сиңа Яңа ел! Вакытны болай сындыру мизгелен шартлы рәвештә биле өзелергә җиткән кыска көннең тулыша башлау вакыты дип аңлатсаң гына инде… Хәер, аны Раштуа, Христос тууы белән бәйлиләр, европалылар гадәтен Россиягә Петр патша керткән, диләр. Шулайдыр. Күбебез бу хакта уйламый да инде. Яңа ел тек, Яңа ел. Яшәгән дөньяң, бөтен тирә-юнең гөрләп мәш килгәндә, бәлки, безгә дә, бәйрәм рәвешен китереп, бераз ял итеп алырга ярыйдыр?
Шулай дип яздым да тәрәзәдән күренгән тышкы аклыкка карап алдым. Аннары янәдән алдымда яткан кәгазьләремә текәлдем. Йә, нишлибез, газиз каләмем? «Җиң сызганып эшлибез,» – дисеңме? Әйдә, шулай булсын!


Комментарий язарга