Гомеремнең
Әниле еллары белән
Әнисез еллары тигезлеге
Җитте…

shutterstock_85266823-960x400

 

* * *

«Ник тудырдың мине шушы илдә?
Җинаять бу, әни!»
Әллә уйлап, әллә уйнап әйткән
Кызымамы рәнҗим?!

Телсез, өнсез калып һәм… җавапсыз
Торам менә басып…
Шапылдатып аңым ишек япты –
Йөрәк шәрран ачык.

«Ник тудырдың мине шушы илдә?»
Сулык-сулык ярам.
«Шушы иле», белмим, кемнекедер,
Җире газиз, балам!

Ата-анам, әби-бабам җире,
Һәр карышы үздер.
Китәрмен бер ташлап Ак дөньяны,
Кара җирне түгел!

«Шушы иле», әйе, кемнекедер,
Без – үксезләр аңа.
Ил какканда, хәтта… мин какканда,
Җиргә сыен, бала.

Туган телгә, иман-дингә сыен,
Җан авазым ишет!
Ник тудырдың, никләр тудым диеп,
Яшәү, ай-һай, читен…

…Кабатлана бар да… Шул сорауны
Биргән көнем истә,
Һәм… сискәнгән мизгел,
Телсез, өнсез калган әниемнең
Җан авазын ишетеп…

 

* * *

Яз килә бит! Языламы шигырь?
Илһам әле ташлап китмәдеме?
«Хәлең ничек?» диюләре инде,
«Иҗат-газап башыңа җитмәдеме?»

Яз килә шул… Язылыр күк күңел,
Катлам-катлам боз астыннан чыкса.
Бу бозларга кыш гаепле түгел,
Җанны-тәнне заман-котып кыса…

Яз килә ич! Язылыр күк йөрәк,
Гөрләвектәй уйнап акса, их, кан!
Һәм… язылыр шигырь, аһ итәрлек
Күптән мине ташлап киткән илһам…

 

* * *

Гомеремнең
Әниле еллары белән
Әнисез еллары тигезлеге
Җитте…

Әниле елларның яктысы
Әнисез юлларым яктыртты.
Әниле елларның җылысы
Җылытты гомерем яртысын…
Рәнҗетсә әнисез елларым,
Әниле балачак юатты.
Әнисез елларым елатса,
Әниле яшьлегем
Яшемне сөртергә мең кайтты…

Әнисез җуелган нигезне
Әниле хәтерем саклады…
Әниле, әнисез еллар бар,
Юк җанның әнисез чаклары!..

 

* * *
Танымаслык булып үзгәрдем күк…
Авылыма кайтсам – таныйлар!
Әниемне әле хәтерләгән
Күрше-күлән, апа, абыйлар
Таныйлар бит, күрче, таныйлар!

Үзгәрәбез әниләргә охшап…
(Ә минем кыз – нәп-нәкъ атасы!)
Аһ!
Үзен үзе танымаса берчак,
Авылы юк аның кайтасы…

Шәһәре бар… туган, бәлки, газиз…
Мин сайлаган инде (ни уйлап?!),
Гомер иткән, ләкин үз итмәгән.
Һәм үкенгән. Хәер, бик соңлап…

Танымаслык булып үзгәрдем күк…
Авылыма кайтам – таныйлар!
Саламы ул, олы каламы ул,
Туган җирдә икән тамырлар.
Тамыр кайда, шунда танырлар…

 

* * *
Кош булсам, мин – шәһәр күгәрчене,
Ә эт булсам – фатир ялкавы.
Агач булсам, әйе, агач булсам –
Тузан сулап үсеп ятканы.

Үз ишләрен чукып җим бүлешкән,
Башмак чәйнәп ачу кайтарган,
Кыркып кыскартылган тубал башын
Ташка орыр булып янтайган
Мин ул…
Нинди төгәл портрет!
Охшашлыктан җан сискәнер сурәт…
Буяулары артык куертылган?!
Бәлки, бәлки…
Үзгәртергә соң ләкин,
Китте шигырь, пумаласын сөйрәп…

 

* * *

Меңьяшәр имәннәр, йөзьяшәр чыршылар,
Җәй яшәр чәчәкләр, үләннәр…
Кайсына тиңләшик, кайсыннан көнләшик,
Дөньяга «мәңгегә» килгәннәр?!

Саналган, бүленгән һәр мизгел, һәр сулыш,
Юл-язмыш язылган күкләрдә.
Аһ, соңлап аңлыйбыз, аһ, соңлап таныйбыз –
Узу юк икән лә чикләрне…

Сызу юк үткәнне, үзгәртү, төзәтү…
Бары тик үкенү – азагы.
…Җәй яшәр чәчәкләр, үләннәр күзендә
Меңьяшәр имәннәр газабы…

 

* * *

«Бәхет гормоны» җитмиме,
Әллә…
Бәхет өчен гармунмы?
Сөйләп тә карыйм, көйләп тә
Күңелдәге зар-моңны.

Тыңлыйлар да уфтаналар:
«Безнең дә хәл шул чама…»
Җан – күрекле гармун гүя,
Тузанлы чор-чормада.

Онытылган, югалтылган,
Әйләнгән кадерсезгә…
Заманга бит кубыз кулай –
Гөнаһлардан шашкан дөнья
Бии тез чүгә-чүгә.

Исем китеп карап торам,
Ә гомер үтә, үтә…
Хәер,
Бәхет өчен без – моңлыга
Гармунлы хәтер җитә…
Дияр идем, бу кадәрле
Әрнемәсә йөрәгем!

Бүгенгемне өнсез итә
Киләчәкнең өрәге…

 

* * *

Кискенрәк чыга сүзләр,
Усалрак карый күзләр.
Кем гаепле бу халәткә,
Әллә безләр, әллә сезләр?

Усалрак карый күзләр…
Көйдерерлек түгел дә соң.
Эх, беләсе иде алдан
Бу буйсынмас җан-күңелнең
Кайчанрак, кем җанына
Ярсып-ташып түгеләсен!

Эх, беләсе иде алдан
Һәм… качасы үз-үзеңә,
Чуклы-чуклы елмаюлы
Пәрдә элеп йөз-күзеңә.

Шунда яшәп кала алсаң,
Әйбәт булыр иде дә соң…
Аһ, бу җанны, бу күңелне!
Шул уйдан да килеп китте
Ярсып-ташып түгеләсем.

 

* * *
Беренче кар болай яумый инде,
Буранламый, усал бәрми йөзгә.
Әрсезләнеп куеннарга керми,
Үпкә булып тулмый инде күзгә…

Яумый иде болай беренче кар,
Йомшак кына куна иде иңгә.
Иреннәрдән, керфекләрдән үбеп,
Аклык булып тула иде күзгә.

Болай яумый, яумый беренче кар!
Җил гаепле, әллә илме соң?!
Ярсып-ярсып яшел яфрак өзгән
Бураннарга дәвер тиңме соң?!

Беренче кар болай яумый инде…
Беренче бит, көтеп алынган.
Шуңа рәхмәт – төсе үзгәрмәгән,
Мин дөньяны белгән чагымнан…

 

* * *
Төшләремә яланаяк керәм…
Имеш,
Йә мәктәпкә, йә кибеткә шулай
барганмын.
Матур күлмәк өстә,
Ефәк яулык,
Ә чүәкләр кая калгандыр…
Ялантәпи бер мин генә, имеш,
Оят, читен, тагын әллә ничек…
Балачагым төштә үч аламы
Бүгенгемнең ун туфлие өчен.
Затлы күннән, лаклы, лаксызлары,
Төсләре дә, фасоны да төрле…
Яланаяк җиргә баскан да юк
Авылымнан киткән җәйдән бирле.

Яланаяк җиргә, их, баскан юк!
Чыклы үлән назы онытылган.
Шырпы кадалмый ла табаннарга,
Йөз чытыла йөрәк авыртудан.

Төшләремә яланаяк керәм,
Үткәнемне күрәм, киләчәкне –
Ак дөньяга ялантәпи килеп,
Яланаяк кына китәчәкне…

 

* * *

Бураннарда юлга чыкма икән,
Туктап калма, чыксаң, мизгел дә.
Адаштырмый алып барыр эзне
Йөрәк утың белән сиземлә.

Бураннарда юлга чыкма икән…
Юлда чакта буран кузгалса?!
Күз ачкысыз, аягыңнан егар,
Җир белән күк гүләп тоташса?

Туктап калма, барыбер, туктап калма,
Тын алам тик, диеп алданма…
Җитәм дигән үҗәт уйларыңа
Җан җепселең белән ялган да

Алга атла. Көткән-көтмәгәннәр
Аһ итсеннәр күреп таныш йөзне!
…Тоташ давыл, тоташ буран – дөнья,
Яше-карты шомлы, хәтәр юлда,
Йә Илаһым, адаштырма безне…

 

* * *
Күз камаша неон балкышыннан,
Мең тәрәзә яна бер йортта.
Рәт-рәт фонарь, фара ташкыннары –
Кичке кала тоташ гел утта.

Ә бит минем
Үтерепләр йолдыз “күрге кели”,
Һич югында айның китеген.
Текәләм дә күккә, кызгылт бушлык
Тери җанга авыр итеген.

Баса, баса… Тын кысыла, йөрәк
Туктар чиккә җитә…
Аһ, каһәр!
Йолдызларны оныттырыр өчен
Төзелгән лә икән бу шәһәр.

Айга карап уй уйлатмас өчен,
(Һәм улатмас өчен сагыштан?!)
Күңелләргә – читлек, аңга – капкын,
Тәнгә – зиндан… Бар да ак таштан…

Язмышныңмы “кара” көлүе – шул
Ак зинданга ябып тилмертү.
Татлы сулар алда, тәмле ашлар…
Гомер итү генә – гел көтү
Яши башлаганны кайчан да бер
Җаның теләгәнчә… иректә,
Үз-үзеңнән качар җай эзләми,
Газапланмый, җитеп соң чиккә.

Үтерепләр йолдыз “күрге кели”,
Һәр төн саен айга багасы…
Дога итеп шигырь көйли-көйли,
Чынга ашмас хыялларын җирли
Неон балкышыннан
Сукырайган авыл баласы…

 

* * *

Мине кемдер югалткандыр кебек
Һәм эзлидер кебек тилмереп.
«Мин монда-а-а-а-у!» – дип кычкырасым килә,
Җан авазым белән илереп.

Мине кемдер югалткандыр, беләм…
Аһ, ул мизгел, куллар аерылган,
Күңелләрдән күңел суырылган,
Йөрәкләрдән йөрәк каерылган…

Онытсыннар бер-берләрен диеп,
Аһ, ул вакыт, бөтерелеп аккан…
Аһ, ул гомер, тоташ өннән торган:
«Син түгелме мине югалткан?»
Син түгелме мине югалткан?..

 

* * *
Күкрәү көтә йөрәк,
Яшьнәү көтә күңел,
Тик бер тапкыр тагын,
Яшьлектәге кебек…

Чыдар микән йөрәк,
Күңел түзәр микән?!
Тик бер тапкыр тагын
Җанда күкрәү көтәм…

Җан соң түзәр микән?!
Әйтә алмыйм алдан…
Тик
Кабатлансын мизгел,
Кочагыма күкләр,
Дөнья иңрәп ауган!


Комментарий язарга