Татар җыры… Бер юлдашның
Әйткәне искә килә:
– Сезнең җырларны тыңлавы
Авыр бит… җанга тия!

Тугарылып алмыйсыз бер –
Санаулы бит һәр көне!
Сез, татарлар, җырлашмыйсыз –
Елашасыз шикелле…

…Хаклысың, юлдаш!
Күргән һәм
Көн иткән гомереңдә
Уйлаган уйга иңә шул,
Җырлаган җырга иңә.

Бетмәс-төкәнмәс аһ-зарлар
Җырдан җырга күчкәннәр:
«Сөялеп ял итә торган
Талларымны кискәннәр…»

Ничек һаман исән татар?
Ничек калды? Бетмәде?
Атлаган саен бит аның
Киселгән өметләре!

Хәлләр бөтенләй башка шул:
Җиңелсә горур халык,
Җиңүче туйдан туктамас,
Гомерлек үчен алып,

Изәр дә сытар горурны,
Гарьләнеп үзе өчен,
Моңарчы шушы горурга
Тезләнгән тезе өчен!

Үч алып туймас!
Китәр үч
Гасырлардан гасырга,
Җиңелгәннең сыкранулы
Өмете күчәр җырга.

Әйе, җанга тияр бу җыр,
Искәртеп торыр һаман:
«Түз! Хәлең җый! Көнең килер,
Синеке булыр заман!»

Һай бормалы, бормалы ла,
Бормалы җырларыбыз
Җанга тия:
– Көн киләчәк!
Күз ачып уйланыгыз!

Кайларга барып сөялеп,
Кайларда хәл алсын ул?
Ничек кенә аягүрә
Горур килеш калсын ул?

Атлаган саен упкынга
Эткәннәр дә төрткәннәр –
Күз алдында намазлыгын
Ертып ыштыр иткәннәр!

Күпме балталар чабылып,
Туралган тамырлары,
Тамыр ярасыдай сызлап
Сыкраган моң-җырлары…

Шашар иде бүтән халык
Шулкадәр тилмерүгә,
Һәр җыры шаһит
Милләтнең
Богаулы гомеренә!

Җиңүче безне алай да,
Болай да иткән була!
Җиңелгәнбез… Җиңелгәннең
Җырлары бүтән була…

Хәер, мескен дә җиңелә
Һәм җиңелгән мескенгә
Һич тә каныкмый җиңүче,
Һәм биеми өстендә!

Уйланыгыз!
Кара язмыш
Алып китмәсен кире!
…Менә шунда инде, юлдаш,
Сезгә бик авыр тоелган
Безнең җырларның сере…

Көнгә юл ярган чишмә күк,
Тирәннән килә алар…
Әйе,
Каннарга тия шул алар,
Җаннарны кыя алар…

 

ЗӨЛФӘТ

Фото: https://pixabay.com


Комментарий язарга